16+

«Шүрәле»гә – 105 яшь!

5 октябрь көнне Г.Тукайның әдәби музеенда «Шүрәле» әсәре иҗат ителүнең 105 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Шүрәле безгә кечкенә чактан ук үзенең мөгезе, озын бармаклары белән таныш «урман сарыгы».

«Шүрәле»гә – 105 яшь!

5 октябрь көнне Г.Тукайның әдәби музеенда «Шүрәле» әсәре иҗат ителүнең 105 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Шүрәле безгә кечкенә чактан ук үзенең мөгезе, озын бармаклары белән таныш «урман сарыгы».

Күп кенә осталар - рәссамнар, скульпторлар, шагыйрьләр, язучылар, композиторлар серле, кызык, сихерле Шүрәлене сурәтләргә алынган. Бүгенге көндә «Шүрәле» әсәре бик күп балаларның яраткан әкиятенә әверелде, төрле телләргә тәрҗемә ителеп, бөтен дөньяга таралды. Әдәби кичә А.Алиш исемендәге балалар иҗат сараенда шөгыльләнүче Инсаф Вәлиевнең шигырь укуы һәм 48 нче мәктәп каршындагы «Мизгел» театр түгәрәге укучылары чыгышы белән башланып китте. Балалар, бөтен күңелләрен биреп, Тукайның әкиятләрен сәхнәләштерде.
Әлеге кичәгә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил, Ш.Маннур һәм А.Алиш исемендәге премияләр лауреаты, язучы Ләбиб Лерон да килде. Ул, Шүрәле турында фикерләрен белдереп: «Мин үскән вакытта, «Шүрәле» беренче укыган китапларымның берсе иде. Минемчә, бөтенебезнең күңелендә үз Шүрәлесе яши», - диде.
Шулай ук килгән кунаклардан Тукай иҗаты белән тыгыз бәйләнештә иҗат иткән рәссам Рушан Шәмсетдиновка, шагыйрә, балаларга багышланган бик күп әсәрләр авторы, музейның якын дусты Нәҗибә Сафинага, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, агачтан һәм төсле буяулардан үзенчәлекле Тукай дөньясын булдырган Р.Галимуллинга да сүз бирелде. Кичә барышында 2 нче номерлы интернат-лицейның 11 нче сыйныфында укучы Камил Кадыйров «Шүрәле» җырын башкарды.
Килгән балаларның Тукай иҗатына гашыйк булуларын күреп, сөенеп кайттым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading