16+

ШТК КВНнан КАЛЫШМАСЫН!

Бүген нинди генә юмор һәм сатира телетапшырулары юк! Иң зур тарихка ия булган КВН һәм «Аншлаг», «Сomedy Club» һәм «Comedy Women», «Наша Раша», «Comedy Баттл» һ.б. Рус юморын зәңгәр экраннарда күреп күнеккән кешеләргә татарча юмор булуына ышану авыррактыр, бәлки. Үземне дә шундыйлар рәтенә кертә идем. Ләкин 18 майда «Сәйдәш» мәдәни...

ШТК КВНнан КАЛЫШМАСЫН!

Бүген нинди генә юмор һәм сатира телетапшырулары юк! Иң зур тарихка ия булган КВН һәм «Аншлаг», «Сomedy Club» һәм «Comedy Women», «Наша Раша», «Comedy Баттл» һ.б. Рус юморын зәңгәр экраннарда күреп күнеккән кешеләргә татарча юмор булуына ышану авыррактыр, бәлки. Үземне дә шундыйлар рәтенә кертә идем. Ләкин 18 майда «Сәйдәш» мәдәни...

Җомга көнне укуга бармау сәбәпле: «Эх, бүген рәхәтләнеп ял итәм, беркая да бармыйм», - дип хыялланып ятканда, телефон шалтырады. «Кич белән ШТК карарга барабыз. Сәгать алтыда «Сәйдәш» мәдәни үзәге каршында очрашабыз», - диде дус кызым Мәрьям. Ярар, бераз күңел ачып, шаян мәзәкләр тыңлап кайтырмын, аннары ШТК дөньясында кайнап йөрүче дус кызым Алсу да еш кына «татарча КВН» карарга чакыра иде. Ризалаштым. Мин «Сәйдәш» янына килеп җиткәндә, анда яшьләр шактый җыелган иде. Кайсы урам уртасында җырлап тора, кайсы бии, кайсы ниндидер шигырь-мәзәк сөйләгән була, кайсысы грим ясау белән мәшгуль иде. Әһә, мөгаен, болар нәкъ менә ШТК дип үлеп китүчеләрдер инде. Сәгать алты тулып киткәч, халык залга агыла башлады. Мин дә калышмадым, дусларым белән бергә, өстәге рәтләрнең берсенә барып утырдым. Сәхнә моннан яхшы күренә.
Чара Масляковның КВНында яңгырый торган көй белән башланып китте. Алып баручы Р. Гатауллин тамашачыларны барлык командалар белән таныштырып чыгып, уңышлар теләгәч, юмор сибелә башлады. Көлке кичәсе шаян мәзәкләргә бай булган сыман, аның алып баручысы да шундыйрак булса иде...
ШТКның финал уенында тугыз команда катнашты. Башкалабыз данын яклаучы җиде команда - «Дөбер-шатыр», «Кадак», «Катык», «Таныш», «Яңа гасыр», «Мade in Azino», «Формат А». Кунаклар - Байлар Сабасыннан «Саба» һәм «КамАЗ»га төялешеп килгән «Чаллы» командалары.
Беренче конкурс - кызыклы һәм һәр команданың үзенчәлеген күрсәтә торган «Сәламләү». Ай-яй, нык әзерләнгән дә соң командалар! Сәлам бирүләре шәп булды! Аларны күзәтеп утырганда Масляковның КВНы бер кырыйда торсын. Оялу кебек нәрсә юк бу балаларда. Әлбәттә, алар бит үзенә күрә артист-пародистлар да. Кызганыч, бу чараны рәхәтләнеп карап булмады. Дивар артында, икенче залда, авыр рок көе ишетелә башлады. Җитмәсә, электр гитарасы кыллары авазы минут саен тагын да көчәя, ә кайсысыдыр карлыккан тавышы белән җырлаган була. Менә, ШТК карарга килдемме, әллә рок концертын тыңларгамы, дип уйлап утыр шулай.
Ярый, беренче конкурс тәмам. Нәтиҗәләр чыгарырга вакыт. Бу - жюри әгъзалары вазифасы. Юморга баймы, юкмы икәнен билгеләр өчен, Зөлфәт Зиннуров, Динар Кәримов, Ислам Вәлиев, Данир Сабиров кебек шаян кешеләр җыелган иде анда. Бәяләү җиңелләрдән булмады, ахры. Хәтта төрле фоторәсемнәргә мәзәк табу конкурсы булганда да, З. Зиннуров «тере» фотосурәт ясады, ягъни ике су шешәсен кулына алып: «Менә мондый картинкага нәрсә диярсез?» - дип, контроль мәзәк сорады. Шуны әйтергә кирәк - бу конкурста алай искитәрлек мәзәкләр ишетмәдем. Командаларның мәзәкләре бәлки кызыклы да булгандыр, ләкин алар аны тамашачыга дөрес итеп җиткерә алмады. Яшьләр яшьләр инде ул. Бер-берсе белән көн дә үзара рус телендә аралашкач, уйлаулары да русча. Шуңа күрә, уйлап тапкан мәзәкләренең рус теленнән татарчага калькалаштырылып әйтелүе сизелеп торды. Тәрҗемә нәтиҗәсендә, бөтен мәзәкнең көлкеле мизгелләре югалып барды. Татар телен камилләштерү, бәлки, ШТКны бераз популярлаштырып та җибәрер иде. Тик шулай да «Дөбер-шатыр» командасы вәкиле үз төркемен алгы урынга чыгара алды.
Менә музыкаль конкурска да барып җиттек. Музыка дигәч, җанланып киттем тагы. «Туц-туц, биибез хәзер», - мин әйтәм. Кызганыч, мин көткән нәрсә булмады. Хәзерге яшьләр әйтмешли, «движуха» юк монда. Теге дивар артындагы рок-гитаристлар да тынып калды. Әллә алар да, берәр искиткеч әйбер көтеп, гитарада уйнаудан туктап калганмы икән?! Юк, түзмәделәр. Унбиш минут үтүгә, теге карлыккан тавыш янә нәрсәдер суза башлады.
Озын-озакка сузылган музыкаль конкурс та үтеп китте. Уен тәмамлануга, жюри әгъзалары, сәхнәгә менеп, командаларга мактау да, шелтәләү дә белдерде, киңәшләр дә бирде. Уен уен инде ул: монда һәрвакыт җиңүче дә, җиңелүче дә булырга тиеш. Та-та-там...җиңүче итеп «Дөбер-шатыр» командасы билгеләнде. Афәрин! Икенче урында - «Формат А», ә өченчедә - «Таныш»лар. Артык хисле кызларыбыз елашып та алды, ләкин бер команда да бүләксез калмады. Шуңа күрә, киләчәктә катнашырга теләгән командалар өчен нинди дә булса стимул бар. Шаяннар һәм тапкырлар Клубы финалы аның традицион гимнына биеп җырлау белән тәмамланды.
Әлбәттә, әлегә ШТК КВНнан калыша, ләкин, миңа калса, моны төзәтү авыр түгел. Бераз тырышлык, тынычлык, көч һәм КВН бер кырыйда калачак!..

Аерма бармы?
ШТК рус «туганы» КВНнан нәрсәсе белән аерыла икән? Әлеге сорауны шул «казан»да кайнаучыларга бирдек.
Данил Шәймуллин: «Темалары белән аерыла. Минемчә, КВНга һәр халык үз колоритын өсти. Дөресен генә әйткәндә, минем татар КВНын күргәнем юк әлегә!»
Рәдиф Әхмәдиев: «Ике ел ШТКда уйнаган кеше буларак, безнең КВНда татар рухы бар, дип әйтә алам. Күбесенчә татар көнкүрешенә кагылышлы темаларга басым ясала. Ике ел эчендә ШТК нольдән күтәрелде. Аның оешуы - зур җиңү. Ул үсештә әле, шуңа күрә, ниндидер гаеп-хаталар гафу ителергә тиеш. Ә рус лигасына инде дистәләгән ел».
Динар Рафиков: «Минемчә, иң беренче чиратта тәҗрибә белән аерылалар. Татарча КВН әле туып кына килә».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading