16+

«Син тагын акча әрәм итеп, чәчәк сатып ал!»

Танышларыбыз 8 март бәйрәмендә чәчәк саттылар. Район үзгендә дә, бистә яки шәһәрдә дә түгел, гап-гади, халык саны артык күп булмаган мари, татар авылларында.

«Син тагын акча әрәм итеп, чәчәк сатып ал!»

Танышларыбыз 8 март бәйрәмендә чәчәк саттылар. Район үзгендә дә, бистә яки шәһәрдә дә түгел, гап-гади, халык саны артык күп булмаган мари, татар авылларында.

- Без авыл абзыйларының, бигрәк тә татар авылларында бәйрәм уңаеннан чәчәк бәйләме күтәреп кайтканнарына күнекмәгән, чәчәкләрегезне алдылармы? - дип, сорыйм танышымнан.
- Татар агайлары чәчәк сатып алыр иде дә, хатыннары ирек бирми, - дип гаҗәпләндерде танышым. - Бер ир-ат: "Әйдә, чәчәк алып бирим әле үзеңә", - дип безгә таба атлаган иде, хатыны яшен тизлеге белән очып килеп җитте дә: "Син тагын акча әрәм итеп, чәчәк сатып ал!" - дип, иренә янарга ук тотынды. Бик күп авыл апалары әлеге урында үзләрен таныйлардыр. Мари авылында да саттык, анда чәчәкләрне күбрәк олы яшьтәге ир-атлар алды. Татар авыллары да сынатмады, анда яшь егетләр өлгер. Иң игътибарга лаегы шул, егетләр йөргән кызларына биш чәчәктән торган бәйләм алсалар, әниләренә тугызар чәчәк алалар. Бу берничә тапкыр кабатланды. Бер биш яшьлек малай аеруча күңелгә кереп калды. Тиенләп җыйган акчасына әбисенә дип бер чәчәк сатып алып китте. Югыйсә юкка-барга кызыга торган чагы, шоколад та алып ашый алган булыр иде.

Кичен чәчәкләрне сатып кайткач, гаилә белән кичке аш ашаганда әлеге вакыйганы да искә төшердек. Өстәл янында сигез яшьлек күрше егете Аяз да утыра иде, шыпырт кына торды да чыгып китте. Әнисе янына кергән дә биш чәчәклек акча сораган. Безгә исә әти чәчәк алырга кушты дигән була. "Кош тоткандай очып кайтты да, әнием бәйрәм белән", - дип, котлады дип сөйли әнисе.

Гомумән, быел чәчәк сатып алучылар узган елга караганда күбрәк булган. Күрәсең, бәясе артык кыйммәт булмау да җәлеп иткәндер. Күп сату нокталарына лалә чәчәкләре җитмәгән дә.

- Бәйрәм көннәрендә бер роза 150 -160 сум торганда, лалә чәчәген 50-60 сумга алырга мөмкин иде. Авыл һәм районнардан башка, Казанда гына егермедән артык ноктада чәчәкләрне өстәмә соратканнар иде, алып кайткан товарыбыз гына булмады, - диде чәчәкләрне күпләп сату белән шөгыльләнүче Айдар Гатиятуллин.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading