- Менә, Равил, сез - язучылар, шагыйрьләр - мәхәббәт турында язарга яратасыз инде. Тик минеке кебек мәхәббәт турында әле беркемнең язганы юк. Хәер, һәркемгә аныкы гына шундый чиста, олы, матур, кабатланмас дип тоеладыр инде ул. Ничек дигән әле Такташ? «Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта...»
Студент чак. Көчләп диярлек театрга алып барганнар иде безне. Кайсына икәнен әйтмим, анысы мөһим түгел. Ә беләсеңме нәрсә мөһим? Минем баш рольдә уйнаган артистканы тагын бер күрәсем килде. Аның уеныннан таң калуымны белдертәсем, рәхмәт әйтәсем, чәчәкләр бүләк итәсем килде. Шуңа күрә икенче көнне тагын театрга барырга уйладым, шул ук спектакльне карарга.
Кешегә сөйләсәң, кеше ышанырлык түгел - өч сәгать җыендым чыгып киткәнче! Чалбарның стрелкасына кагылсаң, бармакны кисәрлек! Өр-яңа ап-ак күлмәк белән кычкырып торган кып-кызыл галстук алып кидем. Затлы ислемай сибендем. Ниһаять, киттем театрга!
Барганда, күзалдыма китереп барам. Менә мин зур букет күтәреп, театрга килеп керәм. Фойедагы тамашачылар барысы да миңа карый! Спектакль башланып, теге артистка сәхнәгә чыккач, алар чәчәкләрнең кемгә икәнен аңлап алалар да карашларын тагын миңа ташлыйлар. Мин бит оялып үләчәкмен, дим!
Барып җиттем. Кассага керсәм, йә Алла, билетлар юк! Чыктым урамга. Бер егет басып тора. Сөйләшеп киттек. Кызын көтә икән, тегесе һаман килми! Ятып калганчы, атып калыйм, дип кенә, билетыңны сат әле, дигән идем, сәгатенә карады да, мә, болай бирәм, ди. Рәхмәт әйтергә дә өлгермәдем, кисәк борылып китеп тә барды бу.
Мин дә сәгатькә күз салдым. Спектакль башланырга җиде минут калган. Чәчәк кибетенә җитешмим бит инде, кереп киттем театрга. Ярар, минәйтәм, тәнәфестә фойедагы киосктан сатып алырмын әле.
Тәнәфестә киоск янына килсәм, ни күзем белән күрим, нибарысы бер генә роза калган! Күз явын алырдай чибәр артисткага хризантема белән гладиолус бүләк итә алмыйм ич инде мин?! Берни эшләр хәл юк, киттем инде чәчәк кибетенә. булган бөтен акчаларымны кибетче кызга чыгарып салдым да, шушы суммага букет ясап бирегез, минәйтәм! Шундук тагын бер сатучы кызны чакырып китерде бу. Нидер пышылдаштылар да, бәлки сезгә кәрзингә композиция ясап бирергәдер, диләр. Ясагыз, минәйтәм. Их, егетләр, бу дөньяның бер бәхетсезләре сез, чөнки ул чәчәкләрне күрмәдегез! Минем үз гомеремдә алай матур итеп җыелган композицияне күргәнем юк иде! Ә исләре… Башларны әйләндерә!
Урамга чыксам, йә Алла, анысын уйламаганмын, сыерчык бураны котыра иде ич! Нишләргә? Театрга барып җиткәнче, чәчәкләр өшеп бетә бит. Такси ялларга мәзәк, театр якында гына, аннан соң акча да бетте бит инде. Озак уйланып тормадым, пәлтәмне салдым да чәчәкләрне шуның белән капладым. Барам театрга, мин сиңа әйтим, җил сөякләргә кадәр өшетте, ә миңа рәхәт. Мин бит Аңа дөньядагы иң матур чәчәкләрне алып барам!
Килеп кердем театрга. Гардеробтагы мәгънәле генә итеп елмаеп куйды. Залга керә торган ишек янында билет тикшерүче апа тора иде. Ул да чәчәкләрне күргәч, улым, менә монда ишек янына гына куеп тор, әнә тегендә якында гына буш урын бар, шунда утыр, дип, бик җылы каршы алды. Кереп утырдым. Ышанмассыз, егетләр, йөрәк дөп-дөп тибә, кул-аяклар калтырый башлады.
Ниһаять, спектакль тәмамланды. Халык басып кул чаба башлады. Мин чәчәкләремне алып сәхнәгә чыкмакчы идем, аякларга унар потлы герләр бәйләп куйганнар диярсең, батырлыгым җитми ничектер. Шунда берәрсе чыкса, мин дә чыгар идем, тик берәү дә кузгалмый. Сәхнәгә килеп җитәр-җитмәс туктаганннар да, алар да ул кадәр кул чабуга аптырап, сәхнәгә чыгарга базмыйча торалар. Бу мизгел миңа гасыр булып тоелды!
Ярый әле бер ханым чәчәк күтәреп сәхнәгә менеп китте, йөрәгем тотып егыла идем, югыйсә. Ул ханым артыннан тагын берничә кеше күтәрелде. Нишләптер берсе дә бу артисткага чәчәк бирмәделәр. Ул бу хәлгә ничектер уңайсызланыбрак тора иде, ни дисәң дә, төп рольне башкаручы бит. Ниһаять, мин дә айнып киттем, кәрҗинемне алып, сәхнәгә юнәлдем. Минем сәхнәгә чыгуым гына булды, актерларның берсе үзенең букетын аңа бирде. Ул мизгелдә мин бу егеткәйне ботарлап атырга әзер идем!
Адымнарымны тизләтә төшеп, аның янына килдем дә алдына чәчәк тулы кәрҗинемне куйдым. Аннан соң гусарларча бер теземә тезләндем дә… кулын үптем. Чынлап әйтәм, Равил, ни өчен алай эшләгәнемне хәзер дә белмим, аңлата алмыйм. Күрәсең, залның гомуми күтәренке кәефе миңа да күчкәндер. Зал димәктән, тамашачыларның инде кимүгә таба барган кул чабулары минем гамәлемнән соң ничектер икенче дулкын булып, беренчесеннән күпкә көчлерәк булып ишетелә башлады.
Мин аңа: «Рәхмәт сезгә, туташ, сез - зур талант!» - дидем дә сәхнәдән китәргә ашыктым. Гардеробтан пәлтәмне алдым да йөгереп диярлек урамга чыктым. Анда һаман сыерчык бураны котыра иде. Мин йөзем белән җилгә каршы бастым. Зур юеш кар бөртекләре кызган битемә бәрелеп еладылар. Белсәгез иде, егетләр, нинди бәхетле идем мин ул мизгелдә! Андый бәхетле минутны дөньяда беркемнең дә кичергәне юктыр…
Менә шуның белән вәссәлам минем мәхәббәт тарихы, Равил. Ничек дип әйтим икән?.. Аның хәтерендә зур кәрҗин тутырып чәчәкләр бүләк иткән егет буларак, инде пафос белән әйтсәк, хыял булып кына калсам, яхшырак дип санадым… Нидән курыктыммы?! Аның янәшәсендә бик тупас һәм ямьсез булып күренүдән… Гөлчәчәк янында алабутага урын юк, аны барыбер төбе-тамыры белән умырып аталар. Ничек аңлатыйм икән? Чәчәк бүләк итү ул - минем күңелемнең бер очынып алуы гына иде. Бу бары тик театрда бик шәп итеп уйнаган гүзәл кызга минем рәхмәтемне җиткерүем генә. Бу очракта шуннан да артыгы була алмый…
Ничек дип җырлый әле «Айфара» егетләре? «Син йолдызга ник үрелим, яратсам да дәшмәдем...» Менә шулар турында яз син, Равил, чын язучы булсаң...
Комментарийлар