16+

Сирена улады, аннан күңел уйланды

«Шәһри Казан» газетасының 27 июль санында «Сирена тавышын ишетсәгез, курыкмагыз!» исемле язма басылган иде. Язмада, 28 июль көнне иртәнге сәгать 10нан 11гә кадәр Татарстанда Гражданлык оборонасы әзерлеген тикшерү узачак, диелә.

Сирена улады, аннан күңел уйланды

«Шәһри Казан» газетасының 27 июль санында «Сирена тавышын ишетсәгез, курыкмагыз!» исемле язма басылган иде. Язмада, 28 июль көнне иртәнге сәгать 10нан 11гә кадәр Татарстанда Гражданлык оборонасы әзерлеген тикшерү узачак, диелә.

Мин бу чараны аңлап, алдан ук кызыксынып, күзәтеп тордым. Иртән фатирымдагы телефонны, чыбыклы «Татарстан» радиосын да (ул инде «үлгән» булса да, бу очракта эшләр дип) карап, көйләп куйдым. Телевизорны да кабыздым. «Татарстан - Яңа Гасыр» каналын карыйм. Теге «Музыкаль каймак» бара.
10 тулды. Бернинди сирена, гудоклар юк, урамда да тыныч. Радио-телевизордан да ГО сигналлары юк... 10-12 минутлар үткәч, урамнан, ачык балкон, фатир ишеге аша, сирена тавышы ишетелә башлады. Зур дикъкать белән чыбыклы радиодан бу очракта бик кирәк сүзне, киңәш-тәкъдимне тартып алырдай булып көтәм. Радио һаман да телсез. Телевизор теге «каймак»ны әвәләп маташа. Сирена 12 минутлар чамасы улады да туктады.
Радио-телевидениедән бер җөмлә сүз булмау күңелгә ошамады бу «уен»да. Сиреналар улавы ул бит халыкка, барлык төр оешмаларга, органнарга, җитәкче даирәләргә «Внимание всем!» сигналын җиткерү була. Бу сигналны ишетү белән яныңда булган бөтен радио-телевидение, башка хәбәр тапшыру-алышу чараларын хәбәрләр алыр өчен куллану кирәк. Алар аша халыкка килеп туган шартларда иң беренче ни эшләргә кирәклек белдерелә. Бу очракта менә бусы булмады. ГО өлкәсендә эшлисе эшләр күп әле. Мәсәлән, Казан гарнизоны хәрбиләре белән үзара бергәләшеп эш итү. Алар - тупланган зур көч, һәрчак ярдәмгә әзерләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading