16+

Сокландыргыч була белегез

«Хатын-кыз - колаклары, ә ир-ат күзләре белән ярата», диләр. Нәкъ менә шуңа күрә хатын-кызга, кияүгә чыкканының бишенче елында да, унынчы елында да иреннән «күзләрең матур», «яңа күлмәгең бик килешә», «миңа, бу күлмәгеңне кигәч, бигрәк тә ошыйсың» кебегрәк сүзләр ишетү искиткеч мөһим. Кызганычка, күп кенә ирләр хатыннарының күңеленә хуш килгән сүзләр...

«Хатын-кыз - колаклары, ә ир-ат күзләре белән ярата», диләр. Нәкъ менә шуңа күрә хатын-кызга, кияүгә чыкканының бишенче елында да, унынчы елында да иреннән «күзләрең матур», «яңа күлмәгең бик килешә», «миңа, бу күлмәгеңне кигәч, бигрәк тә ошыйсың» кебегрәк сүзләр ишетү искиткеч мөһим.
Кызганычка, күп кенә ирләр хатыннарының күңеленә хуш килгән сүзләр әйтүдән бик тиз туктыйлар. Алар, хатын-кызның зәвыгына яисә биленең нечкәлегенә йөзенче тапкыр сокланып, аңа меңенче тапкыр «яратам» дип әйтеп, мәхәббәтнең гомерен озайтуларын аңламыйлар.
Хатын-кызларның күпчелегенә, үзләре яратуга караганда, аларны яратулары әһәмиятлерәк. Матур сүзләрне даими ишетеп тормаганда, аларда шик-шөбһәләр туа, мәхәббәт сүнә. Ләкин ирләре илтифат итмәүгә хатын-кызлар еш кына үзләре гаепле. Аларның күбесе фигурасын бик тиз җуя, бөгәрләнеп беткән күлмәк киеп, чәчен-башын туздырып йөри.
Бу уңайдан француз хатын-кызлары: «Оегыңда бер сыр булганчы, битеңдә ике җыерчык булу әйбәтрәк», - диләр. Әлеге сүзләр ир белән хатын тормышындагы эстетик культураның бер девизы булырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading