16+

Соравыма җавап тапмадым

Тәнкыйть сүзен әйтү үзе үк килешмәс кебек хәзер. Ә менә киңәш бирсәм, беркемне дә аптырашта калдырмам, бәлки. «Казан утлары» журналының ноябрь (2012 ел) санында фән темасына кагылып алган мәкалә басылган. «Авыр чакта гел Казанга ялганам» дип атала ул. Журналның баш мөхәррире урынбасары Рәфикъ Юныс әфәнде язган аны. «Рәшит Гали улы...

Моны күргәч тә мин мәкаләне, кичектермичә, укып чыктым. Гади фән әһеле генә түгел шул Рәшит Гали улы - космос тармагында хезмәт итә бу мөхтәрәм шәхесебез! АКШ һәм Европа илләренең югары фән оешмалары әгъзасы да ул һәм алган алтын медальләре, саллы-саллы премияләре генә дә егермеләп икән аның... Димәк, олпат хезмәтләре бар Сүнәевнең. 1974 елдан алып СССР Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институтында эшләгәч, аның эшләре галәм белән бәйле дип уйларга хаклы без. Тик нидән гыйбарәт икән соң аның ачышлары? Килешерсез, алдынгы чит илләрдә дә татар галимен хөрмәтләгәннәр икән, аның, һичшиксез, хезмәт җимешләре кызыклы булырга тиеш. Әмма, ни кызганыч, 121-128 нче битләрдә басылган бу күләмле мәкаләдә шушы төп сорауга җавап тапмадым мин. Дөрес, мәкаләдә мәгълүмат шактый. Әйтик, галимнең хатыны Гүзәл исемле икән һәм Шамил, Госман, Зөлфия, Гали исемле гаилә әгъзалары белән дә таныштыра галим. Әлбәттә, шанлы галимнең гаиләсендә татар рухы саклануы сөендерде мине. Тик, шуның белән бергә, фән әһеленең мәшһүр хезмәтләре дә күрсәтелсә... Әлеге әңгәмәдә тагын танылган кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның әнисе татар булуы да әйтелә. Яңалык түгел шул инде бу! Моны белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Шундый зур мәкаләдә татарның иң олы галиме Рәшит Сүнәевнең нинди ачышлар белән танылуы ачыкланмагач, мин үзем, мәсәлән, вакытны бушка уздырдым дип уйладым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading