16+

Студентларны эшкә алучылар артачак?

Студентлар хезмәт отрядындагы егет-кызларны эшкә алучы предприятиеләр өчен яхшы яңалык бар: мондый оешмалар Пенсия фондына күчерергә тиеш булган мәҗбүри иминият кертемнәрен түләүдән азат ителәләр.

Студентларны эшкә алучылар артачак?

Студентлар хезмәт отрядындагы егет-кызларны эшкә алучы предприятиеләр өчен яхшы яңалык бар: мондый оешмалар Пенсия фондына күчерергә тиеш булган мәҗбүри иминият кертемнәрен түләүдән азат ителәләр.

Бу яңа кагыйдә, 2010 елның 28 декабрендә кабул ителгән 428 нче федераль законга үзгәреш кертелеп, инде 2011 елда ук үз көченә керә. Әмма шуңа да карамастан ул күп кенә предприятиеләр өчен яңалык булып тора. «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат очрашуында Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры Ринат Садыйков моның сәбәпләрен дә аңлатып китте. Беренчедән, әлеге законны гамәлгә ашыру схемасы баштарак бик аңлашылып бетмәгән. Моның өчен Мәскәү, Чиләбе һәм Санкт-Петербург тәҗрибәсен өйрәнергә туры килгән. Пенсия фондына күрсәтергә тиешле белешмәләрне килештерү өчен дә күп вакыт таләп ителгән. Оешмаларның күбесе, шулай ук студентлар да яңа законнан әле дә хәбәрдар түгел. Ринат Садыйков әйтүе буенча, үткән елны аннан бары тик бер предприятие генә файдаланган.
Пенсия фондына иминият кертемнәрен түләүдән азат булу өчен, билгеле бер таләпләрне дә үтәргә кирәк, теләсә кайсы студентны эшкә алдым да кертемнәрдән котылдым дигән сүз түгел әле ул. Алар белән Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге иминиятләштерү кертемнәре белән идарә итүне оештыру бүлеге башлыгы Ирина Тлитова таныштырды. Ул белдергәнчә, студентлар отряды дәүләт ярдәменнән файдалана торган яшьләр һәм балалар берләшмәләренең федераль яки төбәк реестрына кертелгән булырга тиеш. Аннан соң эшкә алынган яшьләрнең студентлар хезмәт отрядында теркәлгән булуы һәм аларның көндезге бүлектә укулары мөһим һ.б.
Пенсия фондына түләнә торган иминият кертемнәреннән азат ителгәч, күп кенә предприятиеләрнең эшчеләрне студентлар хезмәт отрядыннан алу теләге артыр дип уйлыйлар.
Сүз уңаеннан, быел ТР студентлары хезмәт отрядлары хәрәкәте оешканга 50 ел тула.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading