16+

Табигать һәм без

Матур чәчәкләргә, ямь-яшел яфракларга, «чут-чут» итеп кошлар сайравына кем генә сокланмый икән?! Әлбәттә, бу хисләрне балаларда булдыру өчен, аларны кече яшьтән үк башта гаиләдә, аннан соң балалар бакчасында һәм мәктәптә тәрбияләү дәвам итә.

Табигать һәм без

Матур чәчәкләргә, ямь-яшел яфракларга, «чут-чут» итеп кошлар сайравына кем генә сокланмый икән?! Әлбәттә, бу хисләрне балаларда булдыру өчен, аларны кече яшьтән үк башта гаиләдә, аннан соң балалар бакчасында һәм мәктәптә тәрбияләү дәвам итә.

Безнең мәктәптә укучыларга экологик тәрбия бирүгә игътибар зур. Бу аңлашыла да, чөнки табигать - кешелек бишеге бит. Саный китсәң, алар бик күп. «Экологик белем көне», «Бөтендөнья җир көне», «Бөтендөнья әйләнә тирәне саклау көне» һәм башка шундый әңгәмәләрне бик теләп, яратып үткәрдек. Укучылар да бик ошаттылар. Инде хәзер традициягә кереп киткән «Беренче чәчәк», «Чыршы», «Чишмә», «Яшь тимурчылар», «Кырмыска», «Җимлек» һәм башка шундый операция белән акцияләрне укучыларыбыз көтеп ала. Районыбызда үтә торган «Парклар маршы»нда катнашып, төрле уңышларга ирешәбез. Быел «Сыерчык оясы» номинациясендә беренче урынны алу да матур хезмәтебез нәтиҗәсе.
Яз һәм көз айларында мәктәбебез укытучылары һәм укучылары тарафыннан бик күп агачлар утыртыла. Мәсәлән, клуб һәм мәктәп территориясенә ямь биреп торган миләш агачлары - моның ачык дәлиле. Бу эш районыбызның мәдәният учакларында эшләүче абый һәм апалар белән бергә башкарылды. Шулай ук мәктәбебез белән язын һәм көзен «Экологик сукмак» буйлап урманга экскурсияләр оештыру, әйләнә-тирәбезне чистарту максатыннан өмәләрдә катнашу, олы юл кырыйларын, урман полосаларын чистарту кебек эшләребез бик күп. Ә быел «Минем гөлем» проекты старт алды. «Иң матур бүлмә гөле» конкурсында бөтен мәктәп катнашты. Үзенчәлекле бу проетка әти-әниләр белән әби-бабайларны дә җәлеп итә алдык. Шулай итеп, ел буе гүзәллек дөньясына «чумдык». Гөлләр, искиткеч матур булып, бүгенге көнгә кадәр чәчәк атып утыралар. Ә көзен авылыбызда без моны «Иң матур чәчәк үстерүче хуҗалык» дип билгеләп үтәбез.
Эшлисе эшләребез күп. Күңелне борчыганы - авыл уртасындагы елга, аны чиста итеп саклау. Яз көне елга тирәсендә яшәүче хуҗалыклар белән сөйләшүләр алып барабыз, яр кырыена агачлар утыртабыз. Ләкин бу гына аз, елгабызның елдан-ел пычрана баруына йөрәк әрни. Икенчесе - чишмәләребез. Аларны саклыйсы иде, бетмәсен иде алар.
Кыскасы, тормыштагы матур эш-гамәлләребез табигатьне саклауда, экологик белемнәрне тирәнәйтүдәге планнарыбыз бик күп. Мәктәпнең үстерелеш программасына да без «Мәктәп - социаль, мәдәни, фәнни үзәк» юнәлеше буенча эшчәнлек алып баруны керттек. Бу исә безгә тагын да җитдирәк эшләр йөкли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading