16+

Тарихи газета музейга бирелде

Кулымда «Шәһри Казан» газетасының беренче үрнәк басмасы. Ялтырап торган кәгазьдә нәшер ителгән. Бу тарихи сан. Газетаның өске ягына, «17 август, 1990 ел» диелгән. Беренче биттә дәүләт башлыкларының котлау текстлары урнаштырылган.

«Казанда яңа милли газета чыга башлау - татар халкының мәдәни тормышында күренекле вакыйга. «Шәһри Казан» газетасын котлап шуны әйтәсе килә: ул халыкның чын демократик трибунасы булсын иде.
РСФСР Югары Советы Рәисе Борис Ельцин.»
ТАССР Югары Советы Рәисе, КПССның Татарстан Өлкә комитетының беренче секретаре Минтимер Шәймиев, ТАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары Мансур Хәсәнов, Казан шәһәре Советы башкарма комитеты рәисе К.Исхаковның да котлау сүзләре бар. Әлбәттә, иң зур язмаларның берсе «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Хәлим Гайнуллинныкы - «Укучыларыбызга мөхәррир сүзе» язмасы зур урын алып тора.
Бу сан миндә 22 ел сакланды. Кемдер, кирәкми дип, ташларга да мөмкин. Мин исә аны музейга тапшырдым. Хәзер газетаның бу саны Казандагы «Социалистик көнкүреш музеен»да сакланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading