16+

Татар булуыбызга һич кимсенмибез

Гимназиябездә төрле милләт балалары укый. Шуңа карамастан, бездә укучы балалар бер-берсенә яхшы мөгамәләдә, сыйныфташлары белән дус-тату. Төрле кичәләр, бәйрәмнәр җанлы һәм кызыклы уза. Өлкәннәр көнендә, лаеклы ялга чыккан укытучыларыбызны чакырып, концертлар куябыз. Ел саен, Җиңү бәйрәме уңаеннан, сугыш һәм хезмәт ветераннары белән очрашулар үткәрелә. Болар барысы да өлкән буынны хөрмәт...

Гимназиябездә төрле милләт балалары укый. Шуңа карамастан, бездә укучы балалар бер-берсенә яхшы мөгамәләдә, сыйныфташлары белән дус-тату. Төрле кичәләр, бәйрәмнәр җанлы һәм кызыклы уза. Өлкәннәр көнендә, лаеклы ялга чыккан укытучыларыбызны чакырып, концертлар куябыз. Ел саен, Җиңү бәйрәме уңаеннан, сугыш һәм хезмәт ветераннары белән очрашулар үткәрелә. Болар барысы да өлкән буынны хөрмәт...

Гимназиябездә төрле милләт балалары укый. Шуңа карамастан, бездә укучы балалар бер-берсенә яхшы мөгамәләдә, сыйныфташлары белән дус-тату. Төрле кичәләр, бәйрәмнәр җанлы һәм кызыклы уза. Өлкәннәр көнендә, лаеклы ялга чыккан укытучыларыбызны чакырып, концертлар куябыз. Ел саен, Җиңү бәйрәме уңаеннан, сугыш һәм хезмәт ветераннары белән очрашулар үткәрелә. Болар барысы да өлкән буынны хөрмәт итәргә өйрәтә, чөнки бу эш бер генә көн түгел, ә ел дәвамында оештырыла. Ветераннарга булышу һәм хәлләрен белү һәр сыйныфка йөкләтелгән.
Быел Татарстаныбызда - Тарихи-мәдәни мирас, Россия буенча - Тарих, ә мөселманнар өчен - Коръән елы. Менә нинди бай ел. Мин «тарихи-мәдәни мирас» сүзен болай аңлыйм: халкыбызның гореф-гадәтләре, милли-дини бәйрәмнәр, онытыла барган уеннар, истәлекле урыннар, тыюлыклар, һәйкәлләр... Алар безнең өчен бик кыйммәтле чыганак булып тора. Төптән уйлап караганда, гимназиядә һәр елны оештырылып килгән чаралар шушыларның барысын да үз эченә туплаган. Мәсәлән, «Карга боткасы» яз көне балаларның яраткан бәйрәмнәреннән санала. Гимназиянең һәр баласы бер уч тары, карабодай яки дөге ярмасы алып килә. Шушы ярмалардан пешкән иң тәмле ботканы саф һавада утырып ашавы үзе ни тора! Һәр сыйныф берәр концерт номеры күрсәтә: такмаклар, җырлар, шигырьләр, биюләр, төрле уеннар. Гимназиядә иң олы дини бәрәмнәрнең берсе - Корбан ашы уза. Башка милләт балаларын да бу бәйрәмгә кунакка чакырабыз.
14 нче гимназиядә 2006 елдан бирле, күренекле татар мәгърифәтчесе Ибраһим Хәлфин исемендә, укучыларның фәнни-гамәли конференциясе оештырыла. Элегрәк ул шәһәр дәрәҗәсендә булса, соңгы ике елда анда Татарстан районнарыннан килгән укучылар да бик актив катнашты, шунлыктан, республика югарылыгына күтәрелде. Республикадан җыелган укучылар, туган як тарихын өйрәнүгә, халкыбызның күренекле шәхесләренең эшчәнлеген һәм тормыш барлауга багышланган юлларын, классик язучыларыбызның әсәрләренә үзләренең мөнәсәбәтләрен белдергән проект эшләре белән, төрле секцияләрдә катнашалар.
Гимназиядә күп еллардан бирле укучыларның «Идегәй» үзидарә оешмасы эшләп килә. Аның структурасы түбәндәгечә: оешма җитәкчесе - президент; президент ярдәмчесе - вице-президент; шулай ук төрле юнәлешләрдә эшләүче министрлар бар. Сайлау ике елга бер уза. Монда 7-11 нче сыйныф укучылары катнаша. Сайлауда катнашырга теләгән укучылар бердәм команда туплый. Бу командалар президентлыкка үз кандидатын тәкъдим итә һәм алар арасында дебатлар уза. Узган елны «Идегәй»челәр башлангыч сыйныфларны шефлыкка алу эшенә бераз үзгәреш керттеләр: мастер-класслар, сыйныф сәгатьләре үткәрделәр, атналыклар һәм төрле акцияләр оештырдылар. Мәсәлән, «Мин татарча сөйләшәм» акциясе көнне һәр тәнәфес арасы уеннар уйнату, халык җырларын җырлату, шигырьләр сөйләтү белән аралаштырыла.
Соңгы елларда мәктәпләрдә парламент дәресләре оештырылып килә. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның республика укучылары һәм укытучыларына мөрәҗәгатен зур кызыксыну белән тыңладык.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading