16+

Татар кешесе булу – горурлык

«Шәһри Казан» газетасын Ләбиб Лерон әзерләгән сәхифәләр өчен генә дә әллә кайлардан эзләп табарсың, валлаһи. Язылырга өлгермәүчеләр марттан башлап булса да аны өйләренә алдырыр, мөгаен. Матбугат сүзенең көче кайда яшеренгәнен сер итеп кенә, аз-азлап язып торганга, халык аны ябырылып укый.

Татар кешесе булу – горурлык

«Шәһри Казан» газетасын Ләбиб Лерон әзерләгән сәхифәләр өчен генә дә әллә кайлардан эзләп табарсың, валлаһи. Язылырга өлгермәүчеләр марттан башлап булса да аны өйләренә алдырыр, мөгаен. Матбугат сүзенең көче кайда яшеренгәнен сер итеп кенә, аз-азлап язып торганга, халык аны ябырылып укый.

15 гыйнвар санында Ләбибнең Нури Арсланов турындагы хатирәсе мине дә кулга каләм алырга этәрде. Ләбибнең студент булып «Төзелештә» газетасында практика үтеп йөргән көннәрен күз алдыма китердем.
Ләбибне мин рәтләп күрми дә калган булыр идем. Эшен бетереп, китеп барганда, аны сәркатибебез Сания апа Басыйрова туктатты. Сания апа - Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевларның якташы, Рамил Курамшин белән бер авылдан - Кочки Пожаркидан. Ул Ләбиб Леронның шагыйрь икәнен белгән, үзе дә шигырьләр яза. Тик сугышта катнашкан, күп медальләр белән бүләкләнгән Сания апа үзеннән яшь Ләбибне өстенрәк күреп сөйләште. Күрәсең, шигърият Ләбибнең кемлеген ул чакта ук таныткан булган.
Шагыйрь Нури Арслановның да сугыштагы батырлыклары турында беләбез. Бер тапкыр ул Тукай клубындагы очрашуга хатыны белән килде. Мордва милләтеннән икән аның бу хатыны. Әмма шулай булса да, Нури абый укыган татарча шигырьләрне аның ихлас күңелдән тыңлаганын күрдек.
Нури Арслановның беренче хатыны Әминә апа Бикчәнтәева да шагыйрә иде. Нинди язмыш аергандыр аларны, безгә караңгы. Шәхесләрнең шәхси тормышына кагылу кирәк тә түгел. Без Биектау районының Бөреле авылы янындагы пионер лагеренда тәрбиячеләр булып эшләгәндә, лагерьның музыканты булып Әминә апа белән Нури Арслановның улы Илдар эшләде. Өздереп баянда уйный иде ул. Аның лагеребыз директоры язучы Локман Бадыйкшанга да, башкаларга да үзенең чын татар шагыйрьләре баласы икәнен горурланып әйткәнен хәтерлим.
Ләбиб Лерон да Нури Арсланов турындагы хатирәсендә олы шагыйребезнең «Атлантида» шигырендәге татар булуның горурлык икәнен белдергән сүзләренә басым ясаган.
«Татар дигән исем йөртәбез без -
Татар каны ага тамырда!»

дигән шигъри юллары белән генә дә Нури Арсланов үзенә мәңгелек һәйкәл торгызган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading