16+

Татар кызларын милли ризыкларыбыз да таныта

Яңа Савин районындагы 155 нче татар гимназиясенең 10 «в» сыйныф укучысы Айзилә Нурмөхәммәтова Бөтенроссия конкурсында III дәрәҗә Диплом яулады.

Татар кызларын милли ризыкларыбыз да таныта

Яңа Савин районындагы 155 нче татар гимназиясенең 10 «в» сыйныф укучысы Айзилә Нурмөхәммәтова Бөтенроссия конкурсында III дәрәҗә Диплом яулады.

- Безнең гимназиядә татар теле дәресләре мәктәп программасы белән генә чикләнеп калмый. Татар телен дәрестән тыш, фән түгәрәкләрендә дә өйрәнәбез. Аларга йөрү ирекле, әмма укучыларыбызның өстәмә белем алуга омтылулары сөендерә. Мәсәлән, Айзиләнең район һәм республика олимпиадаларында җиңүләргә ирешкәне бар иде инде. Казан федераль университетында татар теле буенча үткәрелгән конференциядә дә галимнәр Айзилә әзерләгән докладны иң яхшыларның берсе дип бәяләде, - диде татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәдинә Хәсәнҗанова.
Мәдәни мирас, экология һәм яшәеш эшчәнлеге иминлеге мәсьәләләре буенча «ЮНЭКО» Бөтенроссия конкурсына Айзилә Нурмөхәммәтова үзенең «Татар теленең матди-мәдәният лексикасы: ризыклар һәм аш-су традицияләре» дигән фәнни эшен тәкъдим иткән. Казанны, кызганыч ки, үзбәкләрнең «шаурма», японнарның «суши» киосклары басты. Адәм көлкесе, нинди тәмле милли ризыгыбыз өчпочмакның треугольник дип йөртелүенә юл куябыз. Айзилә исә татар милли аш-суларының тарихын, үзенчәлекләрен өйрәнгән. Россия генә түгел, хәтта БДБ илләре укучылары, студентлары катнашкан конкурста милли ризыкларыбызны олылаган татар кызы үзе дә хөрмәт казанган.
Милли ризыкларыбыздан аш, өйрә, тутырма, казылык, әлбә, тәбә, чәк-чәк, кош теле, әйрән, гомумән, һәр сүз-исеменең килеп чыгышы татар халкының борынгы тарихы, тормыш-көнкүреше белән бәйле. Эзләнү һәм өйрәнү барышында фәнни җитәкчем Мәдинә Хәйдәровнаның киңәшләре бик ярдәм итте. Укыган саен укыйсы, белгән саен тагын да күбрәк беләсе килә, - ди Айзилә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading