16+

Татар лингвокультурологиясе белән дөнья галимнәре дә кызыксына

4-5 октябрьдә Бакуда дөньядагы телләрнең саклап калынышы һәм үсеше проблемалары хакында фикер алыштылар. Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты директоры профессор Рәдиф Җамалетдинов һәм академик Мирфатыйх Зәкиев 4-5 октябрьдә Баку шәһәрендә узган Халыкара гуманитар форум эшендә катнашты.

Татар лингвокультурологиясе белән дөнья галимнәре дә кызыксына

4-5 октябрьдә Бакуда дөньядагы телләрнең саклап калынышы һәм үсеше проблемалары хакында фикер алыштылар. Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты директоры профессор Рәдиф Җамалетдинов һәм академик Мирфатыйх Зәкиев 4-5 октябрьдә Баку шәһәрендә узган Халыкара гуманитар форум эшендә катнашты.

Җыенда Россия, Казахстан, Әзәрбайҗан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Украина, Румыния, Согуд Гарәбстаны, Малайзия, Марокко, Литва, Пакыстан, Кытай, Кувейт, Катар, Канада, АКШ һәм башка илләрдән җыелган сәясәтчеләр, фән, мәгариф һәм сәнгать әһелләре, гаммәви-мәгълүмат чаралары вәкилләре чыгыш ясады. Форумның төп максаты - глобальләштерү шартларында җәмгыятьтә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын гуманитар проблемаларга юнәлдерү. КФУның Филология һәм сәнгать институты директоры Рәдиф Җамалетдинов фикеренчә, ел саен нәкъ менә Әзәрбайҗан башкаласында оештырылучы әлеге чарада дөнья берлегенең сәяси, фәнни һәм мәдәни элитасы, танылган дәүләт җитәкчеләренең, төрле өлкәләр буенча Нобель премиясе лауреатларының, халыкара оешма җитәкчеләренең катнашуы һәм, икътисади үсеш белән беррәттән, гуманитар тармак, аеруча телләрнең саклап калынышы проблемалары хакында фикер алышулары бик мөһим. Форумның рәистәшләре булып Россия Президенты Владимир Путин һәм Әзәрбайҗан Республикасы Президенты Илһам Алиевның торуы да күп нәрсә турында сөйли. «Әлеге халыкара масштабтагы җыенда яшәешебезнең төрле аспектлары буенча фикер алышына. Без хәзер глобаль үзгәрешләр эпохасында яшибез һәм шушы шартларда һәр өлкә буенча фәннең, заманча технологияләрнең тиз арада алга китеше зарур. Бүгенге технологияләрнең дөнья сәясәтен, җәмгыятьне, милли мәдәниятне генә түгел, ә тулаем кешеләрнең феноменын тамырдан үзгәртергә сәләтле икәнлеген аңлыйбыз һәм шуңа да безгә - галимнәргә үз өлкәбез буенча яңадан-яңа ачышлар ясарга, иң алга киткән технологияләрне гамәлдә кулланырга, үз өлкәбез буенча тәҗрибәбезне дөнья масштабына чыгарырга кирәк», - ди Рәдиф Җамалетдинов. Ул, Баку Халыкара гуманитар форумында оештырылган түгәрәк өстәлләрдә катнашып, «Татар лингвокультурологиясе өлкәсендәге тикшеренүләр тәҗрибәсе» темасы буенча чыгыш ясады һәм шушы өлкәдә Татарстан югары уку йортында берничә ел рәттән алып барылган фәнни эшчәнлекне яктыртты.
Әзәрбайҗан башкаласындагы Халыкара гуманитар форум кысаларында, Баку славян университеты һәм Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты арасында үзара хезмәттәшлек турындагы Шартнамәгә дә кул куелды. Үзара фәнни-тикшеренүләр алып бару, семинарлар, конференция-симпозиумнар уздыру, төрле укыту программалары буенча мөгаллимнәр, галимнәр, студентлар һәм хезмәткәрләр алмашуны, мәгълүмати эшчәнлекне киң җәелдерүне күздә тоткан әлеге документны Баку славян университеты ректоры Камал Абдуллаев һәм КФУның Филология һәм сәнгать институты директоры Рәдиф Җамалетдинов имзалады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading