16+

Тазардыңмы? Терелдеңме?

Бер үк телдә, туган телебез татар телендә аралашабыз! Тик бер-беребезне һич аңламыйбыз! Яшьләребез дә бер тирә, ләкин шулай да кайчак күзләр маңгайга менә...

Тазардыңмы? Терелдеңме?

Бер үк телдә, туган телебез татар телендә аралашабыз! Тик бер-беребезне һич аңламыйбыз! Яшьләребез дә бер тирә, ләкин шулай да кайчак күзләр маңгайга менә...

Бервакыт чирләгән идем, күршедә яшәүче төркемдәшем керде дә: «Тазардыңмы әле?» - дип ярып салмасынмы! «Юк, тазармадым», - дип, үз-үземә баштан аякка кадәр күз йөртеп чыктым. Арча якларында: «Тазардыңмы?» - дигән сүз «Сәламәтләндеңме?» дигәнне аңлата икән! Ә бездә аны үзебезчә: «Терелдеңме?» - дип сөйләшәләр. Тукайның туган ягыннан булган төркемдәшләрем моны ишетсә, аларга да шок булмый калмый, чөнки аларда үлгәннән соң гына терелеп була, ә авырганнан соң, һичшиксез, тазарырга тиешсең! Хәер, икенче ел күршедә торабыз, шулай булгач, терелүгә дә, тазаруга да әкренләп ияләшәбез бугай.
Уйлап карасаң, Арча, Әлмәт, Чаллы, Балык Бистәсе һәм Түбән Кама якларыннан булган төркемдәш кызларымның һәрберсенең сөйләмендә нинди дә булса үзенчәлек бар. Арча кызларының сөйләме бер төрле, нефтьнең туган ягыннан чыкканнарның исә бөтенләй башка, автошәһәрлеләрнең өченче төрле... Тик кайсы вакыт без гомумхалык сүзе дип кенә йөрткән сүзләрне башкалар бөтенләй аңламый һәм кулланмый да! Аны ишетсәләр, аптырашта калалар. «Нәрсә соң ул?» дигән сорауларын да көтмичә, аңлата башлыйсың инде.
Озак кына вакыт «чокыр» дигән сүземә исләре китте, аларча ул «чашка», ә чокыр ул - бары казылган урын гына. Су сала торган савытны безнең якта «чүмеч» дип атасалар, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә якларында аңа «дустыган» дип исем биргәннәр.
Бервакыт төркемдәш кыз, күршеләргә кереп, табак сораган, хуҗабикә аңа юыну бүлмәсеннән табак алып чыгып биргән, ул кыз исә аш тәлинкәсе сораган булган! Аларда табак дип тәлинкәне йөртәләр икән! Шулай инде, ә бездә табак - юыну кирәк-ярагы.
Кемдә нинди хикмәт, кем нинди диалектта сөйләшә... Әле ярый бер-беребезне аңлыйбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading