16+

Тел – тынычлык сакчысы

КФУның Филология һәм сәнгать институтында рус телле студентлар өчен татар теленнән VI Республика вузара олимпиадасын уздырдылар. Оештыручыларның сүзләренә караганда, анда республикабызның төрле дәрәҗәдәге 9 югары уку йортыннан 120гә якын студент үз белемнәрен сынады.

Тел – тынычлык сакчысы

КФУның Филология һәм сәнгать институтында рус телле студентлар өчен татар теленнән VI Республика вузара олимпиадасын уздырдылар. Оештыручыларның сүзләренә караганда, анда республикабызның төрле дәрәҗәдәге 9 югары уку йортыннан 120гә якын студент үз белемнәрен сынады.

Олимпиада нигезләмәсе буенча, чарада Татарстан Республикасының барлык югары уку йортларында белем алучы рус телле студентлар катнаша ала. Катнашучыларның саны чикләнмәгән. Чараны КФУның Филология һәм сәнгать институты директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов ачып, олимпиаданың елдан-ел югары уңыш белән үтүен билгеләп үтте. «Никадәр күп тел өйрәнсәң, синең дөньяны танып белү дәрәҗәң шулкадәр үсә бара, халыкларның мәдәниятләре белән якыннан танышасың. Безнең татар теле иң матур, камил телләрнең берсе. Алга таба да татар телен киң өйрәнеп, инде югары белем алып, шул һөнәрегез буенча эшләгәндә дә сезгә биредә үзләштергәннәрегез һичшиксез ярдәм итәчәк. Уңышлар сезгә!» - дип мөрәҗәгать итте институт директоры. Олимпиадада катнашучыларны шулай ук Төркиянең Эгей университеты профессоры, социаль-гуманитар фәннәр институты директоры Мостафа Өнер дә сәламләде. Аның фикеренчә, татар телен хәзер Төркиядә дә, Европа илләрендә дә кызыксынып өйрәнәләр, фәнни эшләр язалар. «Телләр алар - тынычлык сакчысы. Телләр ызгышларга китерми, киресенчә, телләр халыкларны тагын да берләштерә, туганлаштыра. Татарстанда да бит күпме милләт һәм конфессия вәкилләре яши һәм алар һәрвакыт дустанә мөнәсәбәттә. КФУның Филология һәм сәнгать институты рус телле һәм башка милләт студентлары өчен шундый олимпиадалар оештырып, зур эш башкара. Биредә туган телләр бер гаилә кебек яши», - диде Мостафа Өнер.
Ямәннән КФУга укырга килгән Уям Әль-Шараби әле беренче курс студенты гына. Шушы кыска гына вакыт эчендә Филология һәм сәнгать институты мөгаллимнәре тырышлыгы белән, инде ул татар телендә аралашырга өйрәнергә өлгергән. «Теләгем - татар телендә иркен сөйләшергә өйрәнү һәм язу күнекмәләрен үзләштерү», - ди ул.
Олимпиада эше ике турда оештырылды. Җиңүчеләр - иң яхшы олимпиада эшләрен башкарган студентлар, Филология һәм сәнгать институтының Мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Институтның Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге мөдире, профессор Әлфия Йосыпова, олимпиадага нәтиҗә ясап, аның зур оешканлык белән үтүен, студентларның татар теле буенча күнекмәләрне камил башкаруларын, аларны әзерләгән югары уку йортлары мөгаллимнәренең эше нәтиҗәле булуын ассызыклады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading