16+

Телевизор карыйм әле...

БДИга әзерләнеп арыганнан соң, язгы каникулда бераз ял итеп алмакчы булдым. Инде күптәннән телевизор карамаганлыгым исемә төште. Максатым - интеллектуаль тапшыру яки фильм карау иде. Кызганычка, минем эстетик таләпләремә җавап бирә торганнары гына табылмады. Шул ук «Беренче канал»ны гына алыйк. «Модный приговор», «Криминальная хроника», «Давай поженимся» ише тапшырулардан башка берни...

Телевизор карыйм әле...

БДИга әзерләнеп арыганнан соң, язгы каникулда бераз ял итеп алмакчы булдым. Инде күптәннән телевизор карамаганлыгым исемә төште. Максатым - интеллектуаль тапшыру яки фильм карау иде. Кызганычка, минем эстетик таләпләремә җавап бирә торганнары гына табылмады. Шул ук «Беренче канал»ны гына алыйк. «Модный приговор», «Криминальная хроника», «Давай поженимся» ише тапшырулардан башка берни...

БДИга әзерләнеп арыганнан соң, язгы каникулда бераз ял итеп алмакчы булдым. Инде күптәннән телевизор карамаганлыгым исемә төште. Максатым - интеллектуаль тапшыру яки фильм карау иде. Кызганычка, минем эстетик таләпләремә җавап бирә торганнары гына табылмады. Шул ук «Беренче канал»ны гына алыйк. «Модный приговор», «Криминальная хроника», «Давай поженимся» ише тапшырулардан башка берни дә юк. Әллә телевидениедә каникулларның кайчан буласын белмиләрме соң?!
Хәзерге вакытта җәмгыятебез рухи яктан аксый башлады. Күпләр гаилә белән мәктәпне гаеплиләр. Дөрес, гаиләнең шәхес тәрбияләүдә роле чиксез зур. «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», - дигән халык. Ләкин яшь кешегә йогынты ясаучы башка чаралар да аз түгел. Бу, әлбәттә, телевидение, газета-журналлар һәм Интернет.
Без кечкенә вакытта «Хайваннар дөньясында» дигән бик кызыклы тапшыру бар иде. Мәктәпкә килгәч, күрсәтелгән теге яки бу хайван турында фикер алыша идек. Мин - авыл баласы. Салада һәр кешедә дә 16 канал күрсәтми бит. Шуңа да инде, мәктәп балалары шул «Криминаль хроника»ны карап утырырга мәҗбүр.
Юкка гына язмам башында, телевидениедә каникуллар графигын белмиләрме әллә, дигән сорау куймадым. Рус әдәбияты дәресләрендә зур күләмле әсәрләр өйрәнәбез. Аларга бары тик ике-өч дәрес каралган. Мәсәлән, Л. Н. Толстойның «Война и Мир», М.А.Шолоховның «Тихий Дон» роман-эпопеялары. Бу әсәрләрне 2-3 дәрес эчендә генә өйрәнеп бетерү мөмкин эш түгел. Бүген яшьләрнең күпчелеге китап укымый. Күпчелек әсәрләр нигезендә фильмнар төшерелгән, спектакльләре яздырып алынган. Бәлки, каникул көннәрендә балаларга шуларны күрсәтергәдер? Мәктәп баласы үзенә кирәк булмаган «ботка»ны карап утырмас иде. Болай булганда, яшьләрдә мәрхәмәтлелек чаткылары уянып, җәмгыятебез туры атлап китәр иде. Классик әсәрләрдә күтәрелгән темалар мәңгелек. Шуны онытмасак иде: бала күңеле - ул губка кебек: нәрсә сеңдерсә, сыкканында шул булыр...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading