16+

Әтием – Укытучым

Үземне белә башлаганнан бирле, өстәл өсте тулы өем-өем дәфтәрләр һәм өстәл артында утыручы әтием - Карибулла Әхмәдулла улы хәтеремдә.

Әтием – Укытучым

Үземне белә башлаганнан бирле, өстәл өсте тулы өем-өем дәфтәрләр һәм өстәл артында утыручы әтием - Карибулла Әхмәдулла улы хәтеремдә.

Гүя безнең өйдә гаилә тормышы түгел, ә мәктәп тормышының дәвамы иде. Кич белән сөйләшенгән темалар - аның яраткан укучылары, аларның борчулары һәм уңышлары, мәктәпнең бетмәс-төкәнмәс проблемалары.
Әтием эшләгән чорга күп авырлыклар туры килгән шул. Сугыштан соңгы еллар, балаларның күпчелеге ач-ялангач, ятим, уку-язу әсбаплары җитми. Ә һәр баланы мәктәпкә тарту, аларга ничек булса да белем-тәрбия бирү укытучылар өстендә була ул вакытларда. Мәктәпкә ягарга утын әзерләү, яңа мәктәп төзетү артыннан да күп йөгерде әти. Авыл халкы да төрле киңәшләр сорап аның янына килә. Ул беркемне дә кире бормады, ярдәм итәргә тырышты. Безнең өчен дә вакыт таба иде әти. Җәйге ялларда болынга печән чабарга, җиләккә, чикләвеккә йөри идек, кыш өчен утын әзерләдек. Ләкин мин аның зарланганын ишетмәдем.
Бу мәшәкатьләрнең барысына да алты ел сугышта йөреп, күкрәге тулы орден-медальләр белән кайткан, сәламәтлеге какшаган әтием ничек түзде икән? Тырыш хезмәте өчен алган Мактау грамоталары, Рәхмәт кәгазьләре исәпсез булса да, ул вакытларда хезмәт хакы бик аз һәм сугыш ветераннарына бернинди дә ташламалар каралмаган иде. Ә укытучы гаиләсендә дүрт баланы тәрбияләп, терлек-туарны карап, колхоз эшенә дә өлгергән әнием Фәнзиләнең сабырлыкларына гомер буе сокланам мин. Җиңүнең 65 еллыгына ветераннарның тол хатыннарына бирелә торган фатир да бирелмәде әнигә, гәрчә ул аңа мохтаҗ булса да. Утыз ике ел иңне иңгә куеп яшәп дүрт бала үстерсәләр дә, катлы-катлы кәгазь өемнәре аша үтәргә бу гына җитмидер, күрәсең.
Укытучы әтиемнең, ул чордагы башка мөгаллимнәрнең һөнәри осталыклары, сабырлыклары, олы йөрәкле булып һәр баланың язмышына битараф булмаулары миндә дә укытучы һөнәренә мәхәббәт уяткандыр. Менә 24 ел инде сайлаган һөнәремә тугры калып эшемне яратып башкарам.
Әтием күптән безнең арабызда юк инде. Аның белән булган хатирәләрне без әнием белән гел искә төшереп, сагынып яшибез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading