16+

Тәртип юк инде бездә

Соңгы арада: «Бездә кайчан тәртип булыр икән ул?» - диючеләр бик күбәеп китте әле. Барысының да телендә шул сүз. Ә бит тәртипкә керүне үзеңнән башларга кирәктер.

Тәртип юк инде бездә

Соңгы арада: «Бездә кайчан тәртип булыр икән ул?» - диючеләр бик күбәеп китте әле. Барысының да телендә шул сүз. Ә бит тәртипкә керүне үзеңнән башларга кирәктер.

Барасы җиремә бер сәгатькә алдарак барып җиткән идем ул көнне. Кеше белән бер вакытка сөйләшкәч, алдан бәреп кереп булмый бит инде, нинди вакытлары булмас... Туктале, мин әйтәм, бер туңдырма ялап, табигать белән хозурланып утырганның зыяны булмас. Адоратский урамының 15 нче йорты янындагы бер эскәмиягә барып утырдым. Ишегалды матур, агачлык. Ерак түгел генә утыргычта ике әби сөйләшеп утыра. Менә бер бабай да күренде. Шул бабай чыкмаса, бу ишегалдында бар да матур дип кайтып та китәсе икәнмен әле. Бабай күзне ачты...
«Бу Россиядә бернинди тәртип юк инде», - дип сүз башлаган бабайны баштарак аңламый тордым. Нәрсә ярамады икән инде, дигән уй белән борылып каравыма: «Менә күрәсезме, бу электр чыбыгы өзек. Димәк, ул кирәкми дигән сүз. Алай булгач, ник эленеп тора ул баганада?» - диде бабай. Ә мин баядан бирле табигать матурлыгы белән хозурланып утырам монда. Ул арада чират шул багана төбендә үк утырган, инде тәрәзәләре коелып, төбе череп беткән автомобильгә җитте. Анысы ник тора монда урын биләп. Алып ташласалар, урыны икенче бер машинага булыр иде бит. Ә ватык машинаның шунда еллар буе торуында беркемнең дә эше юк. Әле бит ул электр чыбыгы да, машинасы да бала-чагага күпме куркыныч тудырып тора. Тагын әллә никадәр җитешсезлекләр таптык әле без 88 яшьлек Степан абый белән. Әйбәтләп карагач, күренә икән, җәмәгать. «Иң начары - хәзер шикаять белән барыр җир дә юк», - диде гомере буе мәктәптә хезмәт укытучысы булып эшләгән бабай. «Әйтәсең, күрсәтәсең - исләре дә китми. Элек, эштән алып атарлар, дип куркалар иде. Минуты-сәгате белән төзәтәләр иде җитешсезлекләрне», - ди ул. Кешеләрнең тәрәзә төпләренә терәп, балкон асларына кертеп машина кую очраклары да бихисап. Эшкә барганда-кайтканда күргәннәр генә дә дистәдән артып китә. Беркөнне бер апаның машинасын подъезд ишегенә терәп диярлек куйган хуҗа белән әйткәләшүенең шаһиты булырга туры килде. «Балалар бик шук бит хәзер. Берәрсе таш белән сызса, кем җавап бирә? Үзегез өчен әйтәм», - дия-дия акыл өйрәтте яшь кенә кызга бер апа. Аңлаштылар тагын, кыз машинасын алып куйды. Чыннан да, тәртип әллә ни түгел шул бездә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading