16+

Туган авылымдагы бер кич

Без туган авылга кергәндә, эңгер-меңгер вакыт иде. Без дигәнем - мине моннан утыз ел элек туган авылымнан алып чыгып киткән тормыш иптәшем белән икебез.

Без туган авылга кергәндә, эңгер-меңгер вакыт иде. Без дигәнем - мине моннан утыз ел элек туган авылымнан алып чыгып киткән тормыш иптәшем белән икебез.

Ап-ак карга төренгән урамнары, инде сирәгәя барган, яшьлегемне искә төшергән элеккеге йортлары янәшәсендә кукраеп утырган өр-яңа мәһабәт йортлары белән каршы алды авыл. Туганнарымда кунак булганнан соң, быел гына эшли башлаган өр-яңа мәдәният йортына юл тоттык. Мәдәният йорты мөдире, бер тыкрыкта уйнап үскән күрше кызы Нәсиха Нәбиева, ачык йөз белән каршы алып, бина эчендәге күпсанлы бүлмәләр белән таныштырып чыкты. Авыл советы җирле үзидарәсенә, полиция хезмәткәрләре янына да элеккеге шикелле, йомыш төшкән саен, күрше Янил авылына барасы юк, медпункт та шушында урнашкан. Спорт заллары, андагы төрледән-төрле тренажерлар авыл халкын үзенә тартып тора. Авылдашларым өчен сөенеп куйдым. Шулай да үзем биш ел буе мөдир булып эшләгән иске мәдәният йортын юксынып моңсуланып та алдым. Ләкин тормыш алга бара, буыннар алышына, яшьләргә көннән-көн яңа мөмкинлекләр ачыла.
Без чакырулы булган «Авылым җәүһәрләре» дигән концерт башланганда, тамаша залында инде утырып торырга урын да калмаган иде. Авылда уздырылган барлык чараларда элек-электән актив катнашкан Фирдәүсә һәм Зөлхәбирә апалар белән иске мәдәният йортында үткәрелгән чараларны, күңелле вакытларны искә төшереп сөйләшеп алдык. «Бик күңелле иде ул заманнарда, - диде алар, шул чакларны юксынып. - Бүген Гөлнара концерты булганга гына халык шулай күп җыелды. Хәзер халык телевизор карый, клубка йөрүчеләр азайды». «Ярый әле Гөлнарабыз бар. Балаларны биергә, җырларга гына түгел, тәртипле булырга да өйрәтте ул. Үзен бик яраталар. Аның уйлап чыгармаган нәрсәсе юк, бер кешене дә кабатламый, үз юлы бар, авылыбызның иң талантлы кешесе ул», - дип сүзгә кушылды инде кырык еллап китапханә мөдире булып эшләүче, авылның олысыннан алып кечесенә хәтле яхшы белүче Лена Рәхимуллина.
Гөлнара Низамиева Кукмарадагы сәнгать мәктәбендә дә, Вахит авылы башлангыч мәктәбендә дә укыта. Ул моннан ун еллар элек, балалар җыеп, «Җәүһәр» дигән ансамбль оештырып җибәрә. Анда 3 яшьтән алып 17гә хәтле булган балалар һәм яшүсмерләр йөри. Әлеге ансамбль концертын халык тын да алмыйча карап, һәр чыгышны алкышларга күмде. Номерлар бер-берсенә бәйләнеп барып, сәйләндәй тезелеп, кабатланмас бизәкләр белән эшкәртелеп, тамашачыга җиткерелде. Монда җырлар, биюләр белән беррәттән, халкыбызның онытылып барган гореф-гадәтләре дә сәхнәләштерелгән. Мин, мәдәният хезмәткәре буларак, Гөлнараның уңганлыгына, тырышлыгына сокланып утырдым. Чөнки куелган һәр номерга бик күп көч, белем, осталык һәм вакыт сарыф ителгәне күренеп тора. «Талантлыларга бай авылыбыз, - диде Гөлнара. - Аларны вакытында күреп алып үстерә белергә генә кирәк». «Җәүһәр» ансамбле, Россия һәм республика күләмендә уздырылган чараларда катнашып, призлы урыннарны яулый. «Созвездие-Йолдызлык» дигән республика бәйгесендә татар халык җырлары белән чыгыш ясап, соло-вокал номинациясендә беренче урынны алган Кукмара егете Муса Гаяновның уңышында аның җырларын биюләре белән бизәүче «Җәүһәр» ансамбленең өлеше дә бәхәссез.
Ул көнне музыка мәктәбен тәмамлаучыларга сертификатлар тапшырылды. Мин бу кичтә үземне саф чишмә суы эчеп яшәргәндәй хис иттем.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading