16+

Туган яктан илһам алып кайттым

Галим һәм шагыйрь Таҗетдин Ялчыгол исеме белән тарихларга кергән Имәнлебаш авылында туып үсүемә чиксез шатмын. Авылымның әкияти гүзәл табигате, шифалы чишмәләре миндә шигъри күңел тәрбияләде. Саф күңелле, җор телле, эшчән халкым миңа үрнәк булды, шуңа күрә, мин дә хезмәттә дә, иҗатта да тырышлык күрсәттем. Җырлы-моңлы авылдашларымның быел Казан телевидениесендә «Аулак...

Галим һәм шагыйрь Таҗетдин Ялчыгол исеме белән тарихларга кергән Имәнлебаш авылында туып үсүемә чиксез шатмын. Авылымның әкияти гүзәл табигате, шифалы чишмәләре миндә шигъри күңел тәрбияләде. Саф күңелле, җор телле, эшчән халкым миңа үрнәк булды, шуңа күрә, мин дә хезмәттә дә, иҗатта да тырышлык күрсәттем. Җырлы-моңлы авылдашларымның быел Казан телевидениесендә «Аулак...

Галим һәм шагыйрь Таҗетдин Ялчыгол исеме белән тарихларга кергән Имәнлебаш авылында туып үсүемә чиксез шатмын. Авылымның әкияти гүзәл табигате, шифалы чишмәләре миндә шигъри күңел тәрбияләде. Саф күңелле, җор телле, эшчән халкым миңа үрнәк булды, шуңа күрә, мин дә хезмәттә дә, иҗатта да тырышлык күрсәттем.
Җырлы-моңлы авылдашларымның быел Казан телевидениесендә «Аулак өй» тапшыруында катнашуларына сөендем. «Җәүһәр» фольклор ансамблендәге өч буын вәкилләре чыгыш ясап, нәселдән килгән талантларын күрсәттеләр. Матур итеп мөнәҗәтләр әйтүче, тиз арада шигырьләр чыгаручы Зәкия апа үзе, аның мәдәният йорты директоры булып эшләүче кызы Энҗе, җыр-биюгә оста оныгы Ләйсән шундыйлардан. Энҗе - шул ансамбльнең җитәкчесе, ул минем элекке укучым да. Биюче Нурлыбанат һәм җырчы Әлфия апаларга да берүк күз тимәсен. Сәнгать дөньясының үзәгендә кайнаган Рәзинә апа Ахунованы, оста, оператив журналист буларак, бөтен Татарстан белә. Аңа рәхмәтем аеруча зур, чөнки «Яңа гасыр» телевидениесеннән ул минем исемемне дә яңгыратты. Алай гына да түгел, махсус барып, Роберт Миңнуллинның «Китап» тапшыруында минем «Җырлы чишмә» китабым турында язылган дискларны юллап, кулыма кайтарып тапшырды Рәзинә апа. Танышларым: «Рухия, Сине, авылдашларың бик зурладылар», - диделәр.
Хөрмәтләүләрен авылдашларым тагын бер тапкыр күрсәттеләр әле. 23 августта, җомга көнне Мәдәният йортында «Җырлы чишмә» исемле кичәмне үткәрделәр. Ул әңгәмә рәвешендә җыр-моң, шигырьгә үрелеп барды.
Укучы балалар һәм китапханәче Нурфия апалары шигырьләремне яратып башкардылар. Шигырьләремне үзем дә укыдым. Сәхнәгә мине тәбрикләргә күтәрелүчеләр дә аларны яттан сөйләде. Сорауларга ихлас күңелемнән җаваплар бирдем, залдагы тамашачыларым белән рәхәтләнеп әңгәмә кордым. Мин авылдашларым белән күзгә-күз очрашудан канәгать калдым. Оештыручыларга, катнашучыларга Аллаһның рәхмәте яусын. Нәкыя апа Шаһиеваның миңа багышлап укыган шигыре әле дә колагымда яңгырап тора. Туганнарым да ерактан кайттылар.
Кыскасы, туган авылымнан һәм авылдашларымнан мин бетмәс-төкәнмәс илһам алып кайттым.
Печән өсте, каз өмәсе, орчык бәйрәме, урам бәйрәмнәре үткәреп шомарган, «Казан егетләре» спектаклен Зәй шәһәренең үзендә сәхнәдән күрсәткән, ветераннар хоры белән нефтьчеләр каласы Әлмәттә чыгыш ясап, зур уңыш яулаган «җәүһәр»леләргә киләчәктә дә биек үрләр насыйп булсын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading