16+

Тынычлык бистәсе хастаханәсенә күз тимәсен

Казанның Идел буе районы биләмәсендәге Мирный - Тынычлык бистәсенә нигез салынуга инде ярты гасырдан артык вакыт үтеп китте.

Тынычлык бистәсе хастаханәсенә күз тимәсен

Казанның Идел буе районы биләмәсендәге Мирный - Тынычлык бистәсенә нигез салынуга инде ярты гасырдан артык вакыт үтеп китте.

Биредә яшәүчеләргә көнкүреш өчен бик тә мөһим булган берничә корылма төзеп бирелде. Болар - ике азык-төлек кибете, бер мәктәп һәм элемтә бүлеге. Халык сорый торгач, буш торган урыннарында медпунктлар ачтылар. Бистәдә йортлар җылы яңгырдан соң чыккан гөмбәләр сыман күбәя торды. Халык санының ничек тиз артуын 129 нчы урта мәктәптә укучы балалар саны буенча да чамалап була. Ул кайбер елларда 2 меңгә якынлаша.
Заманында Идел буе районының райком секретаре Ольга Ермакова: «Мирныйда Арча һәм Әтнә районнарында яшәүчеләр кадәрле халык яши», - дип әйтә торган иде. Шушы хәтле халыкка медпунктлар гына тиешле медицина ярдәме күрсәтә алмыйлар иде, билгеле.
Халык, җае чыккан саен, депутатлар хисап тоткан вакытларда сырхауханә төзүләрен сорады. Бик зур авырлыклар белән барган, шактый озакка сузылган төзелеш эшләрен төгәлләгәч, ниһаять, 2003 елны Тынычлык бистәсендә 3 нче хастаханә эшли башлады.
Тынычлык бистәсендәге хастаханәгә җитәкче итеп Кукмара районы үзәк хастаханәсендә баш табиб булып эшләгән, 2001-2005 елларда Идел буе районы хакимиятендә сәламәтлек саклау бүлеген җитәкләгән Наил Саматов билгеләнде. Ярдәм өмет итеп килгән һәр кешегә игътибар бирелә безнең бистә сырхауханәсендә. Елена Филатова, Зөлфия Гыйззәтуллина, Татьяна Масанкина, Гөлнур Гыймадиева, Галина Аргудеева,Ольга Дольник, Гөлзада Мирхиева һәм башкаларның хезмәте мактауга лаек.
Биредә авыруларга квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Хастаханәнең көндезге стационар бүлеге бистә халкы өчен аеруча кулай. Шәфкать туташы Оксана Кунафина һәм Илфира Камалиева һәр авыруны җылы сүз белән дә дәвалыйлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading