16+

«Уф, Алла арбасы»н хәзер хатыннар сөйри

«Шәһри Казан» газетасының 4 июнь санында «Уф, Алла арбасы», тагы күпме тартасы?» исемле язма булды. Аны өлкән яшьтәге кордаш кеше Рәшит Нургали яза. Бу язма безнең - авыл балаларының үсмер елларының хатирәсе.

«Уф, Алла арбасы»н хәзер хатыннар сөйри

«Шәһри Казан» газетасының 4 июнь санында «Уф, Алла арбасы», тагы күпме тартасы?» исемле язма булды. Аны өлкән яшьтәге кордаш кеше Рәшит Нургали яза. Бу язма безнең - авыл балаларының үсмер елларының хатирәсе.

Әгерҗе, Минзәлә, Бондюг, Алабуга якларында ул арбаны «Бәләкәй арба» да, «Кул арбасы» да дия идек. Әле аны табу, ясау да бәһале иде. Бигрәк тә тәгәрмәчләрен таба алу. Тимер ат сукасы тәгәрмәчләрен «кигезә» идек. Андый арба авыр була, әмма нишлисең, атың юк, сөйрисең инде. Йөкне икеләтә азрак төйисең...
Газетада шушы язманы укыгач, «Уф, Алла арбасы» тагын күз алдыма килеп басты. Бүгенге Казаныбызда күпфатирлы йортларда чүп җыю һәм җыелган чүпне машинага төяп урынына илтү яңа пластмасс контейнерлар ярдәме белән башкарыла. Элек чүпүткәргечләрнең чүп җыю бүлмәсендә тимер контейнерлар куела иде. Чүп җыю машиналары үзләре һәр подъезд янына килеп, чүп контейнерларын эләктереп, күтәреп, үз бункерына бушаталар иде. Ә хәзер ул машиналар подъезд янына килмиләр, чөнки чүпне үзенә төяү ысулы башка: алар арт яктан гына төйи алалар. Менә шуңа хәзер чүп тулган яңа пластмасс контейнерларны ишегалдына махсус урынга - контейнер мәйданына илтеп куярга кирәк. Безнең Әмирхан урамындагы 2 нче йортның ишегалдында андый урын юк. Йортта 4 подъезддан чүп чыгарасы. Чүп арбасын йортның 4 нче подъезды янына ишегалды-урам юлына чыгу киселешенә китереп куялар. Монда әле күрше Ямашев проспектының 76 нчы йортының 4 подъездыннан да китерәләр аларны. Чүп контейнерларын бу мәйданчыкка хатын-кызлар сөйри. Кирегә илтеп куйганда, икешәр арбаны бергә тарталар... Кызганыч күренеш. Боларны күргәч, «Уф, Алла арбасы», тагын кире кайтасы», дип яздым. Мондый хәл Урта Азия җирлегендә булса, ул арбаларны тартырга ишәк җигәрләр иде, Абхазиядә - буйвол. Ә Россиядә мескен хатын-кызлар сөйри. Бу галәмәтне Казанда кем уйлап чыгарды икән?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading