16+

Украина. Күршеләр белән ызан бүлеш

«Күрше хакы - Тәңре хакы», - дип кабатларга яратабыз үзебез, әмма кайвакыт юктан гына да бәхәс чыккалап тора инде. Йә күршеңнең тавыгы синең ишегалдында йөри, йә синең кәҗәң аның бакчасында «кунак» булып чыга, ызан ярганда да кайвакыт күрше ягына «ялгыш кына» авышып китеп, кара тавыш чыгарга мөмкин. Әтәче яхшы булса,...

Украина. Күршеләр белән ызан бүлеш

«Күрше хакы - Тәңре хакы», - дип кабатларга яратабыз үзебез, әмма кайвакыт юктан гына да бәхәс чыккалап тора инде. Йә күршеңнең тавыгы синең ишегалдында йөри, йә синең кәҗәң аның бакчасында «кунак» булып чыга, ызан ярганда да кайвакыт күрше ягына «ялгыш кына» авышып китеп, кара тавыш чыгарга мөмкин. Әтәче яхшы булса,...

Россиянең Казахстан белән Финляндиядән кала иң зур уртак чиге булган күршесе Украина якын киләчәктә үзенең берникадәр территориясен югалтырга мөмкин. Кайбер сәясәтчеләр моны 2015 елда булыр дип фаразлый. Сәясәтче В.Карасев фаразлавынча, әлеге хәлнең Украинада киләсе президент сайлаулары вакытында беренче һәм икенче турлар аралыгында килеп чыгуы ихтимал. Үзәк хакимият көчсезләнү сәбәпле, кайбер күрше дәүләтләр - беренче чиратта Румыния белән Россия - бу мөмкинлектән файдалана ала. «Румыния белән мөнәсәбәт яхшырса да, проблема ахыргача хәл ителмәгән. Шулай ук Кырым ярымутравы белән дә кайбер мәшәкатьләр килеп чыгарга мөмкин. Украинаның үзәк хакимияте белән Кырым татарлары мәҗлесе арасында тарткалашу бара. Моңа өстәп, тагын Россиянең Кара диңгездәге флотын да санап китәргә була, президент сайлаулары вакытында дәүләт таркалырга мөмкин», - ди белгеч.
Куркыныч һәрьяклап яный
Депутат О.Ляшко фикеренчә, Украина армиясе илнең куркынычсызлыгын һәм бөтенлеген сакларлык хәлдә түгел. «Безне хәрби чуалышлардан Аллаһы Тәгалә саклый, иртәгә сугыш башланса, Украина картадан юкка чыгачак. Әгәр син көчсез икән, билгеле, көчле күршеләр синең нәрсәңне дә булса тартып алалар. Украинага төрле яклап куркыныч яный. Карпат арты һәм Чернигов өлкәләрендә яшәүчеләргә румын паспортлары бирелгән. Россиядә дә Украинаны үзләренә кушарга теләүче сәясәтчеләр юк түгел», - ди депутат.
Элегрәк оборона министры П.Лебедев, Украинага бернинди куркыныч янамый, әмма территориаль бүленеш буенча күршеләр белән мәшәкатьләр килеп туарга мөмкин, дип белдергән иде.
Курыкканга куш күренәдер, Украина сәясәтчеләре бу илгә һәрьяклап куркыныч яный дип ышандырмакчы. Регионнар партиясе депутаты В.Колесников фикеренчә, Дунай буе төбәкләрендә хәл катлаулы. «Биредә СССР вакытында эшләгән заводлар консервацияләнгән, безнең кораблар тутыгып ята. Румыния ягында 30 батальон тора, ә безнең якта - бары тик өчәү генә. Безнең Венгрия һәм Молдова белән территориаль проблемалар бар. Сепаратизм тарафдарлары Кырымда түгел, Көнбатыш Украинада күбрәк мәшәкать тудырды. Телләр турында закон кабул итү һәм венгр белән румын халкына кагылышлы мәсьәләләрне чишү моны җайга салды. Шулай ук чик буе районнарында яшәүчеләрнең румын, венгр һәм башка ил паспортларын алуы да аерым мәшәкать тудыра», - ди В.Колесников.
Үзбаш булсаң, көчле бул
Украина парламентында илнең хәрби блокта булмау статусын юкка чыгаручы һәм НАТОга керү ихтималын күздә тотучы закон проекты теркәлгән. «Батьковщна» депутаты Г.Москаль фикеренчә, парламентның бу закон проектын кабул итү ихтималы бик аз. «Киев НАТОга яки башка блокка кушылырга тиеш, кушылмаган очракта илгә үзенең көчле армиясен булдырырга кирәк. Әгәр безгә читтән куркыныч яный башласа, без саклана алмаячакбыз, Приднестровьедагы хәрби чуалыш вакытындагы төсле, көрәкләр белән коралландырып, эшче-крестьяннарны, милицияне җыярга туры киләчәк. Бер блокка да кушылмыйча һәм үз армиясен булдырмыйча, Украинаның киләчәге томанлы. Безнең бүген тышкы дошманнар юк, ә иртәгә алар пәйда булмас дип кем ышандыра ала?» - ди Москаль.
Әгәр башкаларга иярергә теләмисең икән, бары тик үз көчеңә генә ышанырга кала. Ә Украинаның хәле бик үк шәптән түгел, бер якта - НАТО, икенче якта - БДБ илләре, ә дуңгыз мае яратучыларның бер тапкыр да очмаган самолетлар, йөрмәгән танклар, атмаган пушкалардан торган армиясе генә бар. «Кызгылт-сары» революцияләргә күбрәк вакыт сарыф иттеләр бугай шул...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading