16+

Укымышлы гаилә

Биектау районының Кондырлы авылында Фәттаховлар гаиләсен һәркем хөрмәт хисләре белән телгә ала. Рифкать абый белән Резеда апа «Суыксу» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә хезмәт куялар. Әлеге хуҗалык аерым тармаклар буенча район алдынгысы. Уллары Фәрхәт белән киленнәре Диләрә - авыл интеллигенциясе вәкилләре. Гаиләдә иң абруйлы кеше - 81 яшьлек Нәгыймә әби. «Авыр сугыш...

Биектау районының Кондырлы авылында Фәттаховлар гаиләсен һәркем хөрмәт хисләре белән телгә ала. Рифкать абый белән Резеда апа «Суыксу» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә хезмәт куялар. Әлеге хуҗалык аерым тармаклар буенча район алдынгысы. Уллары Фәрхәт белән киленнәре Диләрә - авыл интеллигенциясе вәкилләре. Гаиләдә иң абруйлы кеше - 81 яшьлек Нәгыймә әби.
«Авыр сугыш һәм аннан соңгы елларны кичерергә туры килде. Фермада эш көне хисабына гына эшләдек. Хәзерге тормышның рәхәтлекләрен әйтеп бетергесез. Өйгә газ, су, ут кергән. Ирем белән мондый уңайлыклар турында хыяллана да алмадык. Дөньялар имин булсын», - ди ветеран. Әлбәттә, муллыкның нигезе - тырыш хезмәт. Фәттаховлар үз шәхси хуҗалыкларында 8 баш сыер һәм үгез асрый.
«Шәһри Казан» газетасын һәрчак яратып укыйбыз, - дип озатып калдылар Рәфкать абый белән Резеда апа.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading