16+

Урам авыз сөйли

Кеше сүзен тыңлап тилмерә торган гадәт юк болай. Әмма адәм арасында булгач, колагыңны каплап йөреп булмый - матур түгел. Шуңа кайбер авазлар ишетелеп кала. Регистрация палатасындагы бер тәрәзәгә чиратта әнә ике татар сөйләшеп тора: - Ишеттеңме әле, фәлән шәһәрдәге фатирларның барысын да диярлек Азиядән килгән кавем сатып ала икән... -...

Урам авыз сөйли

Кеше сүзен тыңлап тилмерә торган гадәт юк болай. Әмма адәм арасында булгач, колагыңны каплап йөреп булмый - матур түгел. Шуңа кайбер авазлар ишетелеп кала. Регистрация палатасындагы бер тәрәзәгә чиратта әнә ике татар сөйләшеп тора: - Ишеттеңме әле, фәлән шәһәрдәге фатирларның барысын да диярлек Азиядән килгән кавем сатып ала икән... -...

Кеше сүзен тыңлап тилмерә торган гадәт юк болай. Әмма адәм арасында булгач, колагыңны каплап йөреп булмый - матур түгел. Шуңа кайбер авазлар ишетелеп кала. Регистрация палатасындагы бер тәрәзәгә чиратта әнә ике татар сөйләшеп тора:

- Ишеттеңме әле, фәлән шәһәрдәге фатирларның барысын да диярлек Азиядән килгән кавем сатып ала икән...

- Булыр алардан. Бердәм халык бит.

- Безнекеләр үз илендә мескен булып яши инде. Бигрәк юаш нәрсәләрбез...

Фатир сатып алу өчен кыюлык та, батырлык та түгел, ә нибары акча гына кирәк дип уйлыйм мин, мыек астыннан елмаеп. Һәм ошаган урын. Димәк, кемнәргәдер бик ошый бездә яшәү. Шәп бит инде шулай булгач. Ә юашлык мәсьәләсе...

Кибеттәме, базардамы шунда тагын кемнәрдер сөйләшә:

- Карале, безнекеләрне базарга кертмиләр икән бит.

- Ничек инде алай?

- Шулай инде. Авылда җитештерелгән итне дә, сөтне дә кайбер базарларга китереп сатып булмый икән. Базар хуҗаларыннан рөхсәт кирәк, ди. Бик күп түләргә кирәк, ди.

- Әйтәм анда гел көньяктан килгән халык.

- Вәт, шулар басып алган инде... Кирәкле кешеләргә түләп торалар икән. Безнекеләр берәм-сәрәм килә бит, тиешенчә түли алмыйлардыр инде. Ә болар...

- Үзләренә барсаң, якын да китермәсләр иде... Без бик юаш инде.

Монысы берәр гайбәт-фәләндер инде. Тикшереп йөрергә мөмкинлек тә, теләк тә юк - минем өлкә түгел. Ә соңгы сүзләре бәләкәй чакны искә төшерә. Безнең ише малайларның әти-әниләре, үзара җыелышып алгач, бәхет эзләп азия якларында йөргән чакларын сөйләргә ярата торган иде. Минем әни Үзбәкстанда булган, мамык эшкәрткәннәр. Үзбәк телен су кебек эчә һәм бу халыкны бик мактап сөйли иде. Казахстан якларында да, Кырымда да булучылар бар иде авылда. Бик хөрмәт белән карыйлар иде ул як халыкларына.

Әмма бу хакта озаклап уйларга мөмкинлек юк, тагын кемнәрнеңдер сүзе колакка керә:

- Эш табып булмый әле малайга...

- Хәзер авыр инде. Эш юк бит.

Әлеге сүзләрдә ниндидер сәер яңгыраш булуын тоям. Тик уйланып торуны кирәксенмим. Ни пычагыма? Урамга чыгып такси тотам. Алама гына машина килеп туктый. Кирәкле адресны атыйм.
- А иты гиде? - дип сорый кайдандыр килгән абзый. - И ви низнаети? Сейчас навигатор паставим.

Таксидан чыгуга, мин керәсе йорт алдында кемдер урам себереп йөри. Безнең як кешесе түгел. Бераздан автобуска утырырга туры килә. Мин кондуктор янына атлыйм. Анысы да - шәрык гүзәле. Кирәкле тукталышның исемен әйтеп, кайчан төшәргә икәнен сорыйм. Ул белми. Автобус йөртүчегә эндәшә:

- Ахмад, объяви остановки! Зачем выкилучил?

Урамга чыккач, чәй эчеп алыргамы соң әллә дип, кафеларга күз йөгертәм. Гел шәрык исемнәре. Боларны күргәч, үземнең дә берәр кечкенә татар кафесы ачып, аның башына зур хәрефләр белән: «Өчпочмак! анасын сатыйм» дип язып куясы килә.

Һәм кайдадыр ишетелгән теге сүзләр искә төшә:

- Малайга эш табып булмый.

«Каян табасың инде аңа эш, - дип уйлыйм башта, - бөтен җирне читтән килүчеләр басып алган ич». Әмма икенче мизгелгә үк әлеге сүзнең сәер яңгырашы ачыла. «Эш табып булмый әле малайга». Эй, туктап тор... Ник аңа эшне син эзләргә тиеш әле? Ник үзе тапмаска тиеш? Һәм читтән килүче халык кабат күз алдына баса - ә аларга кем эш табып биргән икән? Ниүжәли, әти-әниләре? Һәм кайдадыр ишеткән тагы бер сүз ялтлап ала: «бигрәк юаш халык инде...»

Мин татарны юаш дип әйтә алмыйм. Аның ни дәрәҗәдә юаш икәнен белү өчен нинди дә булса уңышка ирешеп карарга кирәк. Ә менә читтән килүчеләрнең монда гомер итүчеләргә караганда яхшырак урнашуы, зуррак нәтиҗәләргә өлгәшүе беркемгә дә сер түгел.

Мин моның сәбәбен «кунак феномены» дип атадым. Һәм киләсе язмада сүз шул хакта булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading