16+

Ветераннар атлый янәшә

Зур корбаннар, күз яшьләре аша Җиңү килде туган илемә. Яулап кайтты аны каһарманнар, Каршы торып үлем җиленә. Бу көн безгә җиңел бирелмәде, Сыкрап сызлый-әрни яралар. Күңел көтә яуда калганнарны, Ерагайса да һаман аралар. Рәхмәт Сезгә, рәхмәт, ветераннар, Ватанымның кыз һәм уллары! Кабатланмый калсын тарихларда Тетрәндергеч сугыш еллары. Бәйрәм бүген! Җиңү...

Зур корбаннар, күз яшьләре аша
Җиңү килде туган илемә.
Яулап кайтты аны каһарманнар,
Каршы торып үлем җиленә.

Бу көн безгә җиңел бирелмәде,
Сыкрап сызлый-әрни яралар.
Күңел көтә яуда калганнарны,
Ерагайса да һаман аралар.

Рәхмәт Сезгә, рәхмәт, ветераннар,
Ватанымның кыз һәм уллары!
Кабатланмый калсын тарихларда
Тетрәндергеч сугыш еллары.

Бәйрәм бүген! Җиңү таңы җирдә!
Кояш, балкып, янә нур чәчә!
Чыңгылдатып орден-медальләрен
Ветераннар атлый янәшә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading