16+

Вуз укытучысының хезмәт хакы 26 мең сум булачак

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында, югары уку йортларында укытучыларның хезмәт хаклары федераль үзәктәге хезмәттәшләре белән бер чамадарак булырга тиеш, дигән фикерне алга сөрә башладылар.

Вуз укытучысының хезмәт хакы 26 мең сум булачак

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында, югары уку йортларында укытучыларның хезмәт хаклары федераль үзәктәге хезмәттәшләре белән бер чамадарак булырга тиеш, дигән фикерне алга сөрә башладылар.

Шулай итеп, министрлык төбәкләрдәге университет, институт һәм академия укытучыларының хезмәт хакларын шушы һөнәр буенча бөтен илдәге уртача хезмәт хакына тигезләргә җыена. Аларның сүзенә ышансаң, бу быелның беренче сентябреннән үк башланачак. Россиядә вуз укытучыларының уртача хезмәт хакы 26 мең сум тирәсе. Беренче сентябрьдән безнекеләр дә ким дигәндә шул тирә ала башлаячак. Илнең баш мөгаллиме Андрей Фурсенко: «Хезмәт хакларын болай нык арттыру өчен, федераль бюджеттан алты миллиард сум акча бүлеп биреләчәк, чөнки алар бюджеттагы оешмалар», - дип белдергән. Димәк, бу дәүләт югары уку йортлары укытучыларына гына кагыла булып чыга.
Алты миллиард ул быелга гына җитәчәк. 2013 елда да хезмәт хакларын шулай югары тоту өчен, кирәкле акчаларның өчтән берен вузлар үзләре табарга тиеш булачак. Хезмәт хаклары күтәрелү укытуның сыйфаты да артыр дигән өмет уята. Министрлыкта бер югары уку йорты укытучысына ничә студент туры килергә тиеш икәнлеген дә исәпләп чыгарырга җыеналар, димәк, кыскартулар да көтелә. Шулай да өстәгеләр кайбер белгечлекләр буенча, мәсәлән, мәдәният-сәнгать, сәламәтлек саклау-медицина, югары технологияләр юнәлешендә кыскартулар булмас кебегрәк әйтә. Вузларда, соңгы еллардагы демографик факторны истә тотып, беренче курска алганда бюджет урыннарын киметәчәкләр. Әле закон кабул ителмәгән, кабул ителгән очракта ул, белгечлеккә һәм югары уку йортының дәрәҗәсенә карап, бюджет урыннарының санын билгеләячәк.
Менә шундый заманнар җитәргә тора: укытучыларның хезмәт хаклары арта, вузларга бушка керү авырлаша бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading