16+

Яңа базар хәлләре

Транспортта, яңа базар («Казан» агросәнәгать паркы) хәлләрен сөйләп, бер бабай кайтып килә. Мин дә, аның сөйләгәнен тыңлагач, базарны барып күргәндәй булдым.

Яңа базар хәлләре

Транспортта, яңа базар («Казан» агросәнәгать паркы) хәлләрен сөйләп, бер бабай кайтып килә. Мин дә, аның сөйләгәнен тыңлагач, базарны барып күргәндәй булдым.

- Яңа базар яңа ипподромнан ерак түгел. Аграр дигән тукталышта төшәсе, утырасы. Авыл базарының шул ягыннан кәҗә-мәҗә дә, ипподром атлары да, сыер да сыя. Җәүдәт Фәйзи урамы ягыннан транспорт белән дә керергә була. Яңа чакта Казанда базар иркен була бит. Тора-бара гына, шурум-бурум дигәндәй, Тура-бурага, утынга әйләнә.
Төзүчеләргә рәхмәт анысы. Түбәсен дә шәп корганнар. Артыграк та тырышканнар бугай. Кояш төшми. Бер яктан - саба җиле, икенче яктан котып җилләре исә. Шуңа күрә биеп тора инде сатучы авыл кызлары.
Кыйммәт түгел әлегә авыл товары: борчак - алты, бодай - сигез, бәрәңге - ун, кәбестә унбиш сум тора. Товарны, азык-төлекне күп китергәннәр. Биектау, Арча, Теләче, Саба, «Вамин», «Татплодоовощпром», Балык Бистәсе, Әлки һәм Лаешларның сәүдә рәтләре тезелеп киткән.
Авыл, фермалар бетә, диләр. Ә фермалар ишәеп тора. Бетә генә күрмәсен берсе дә. Җиребез үзебезнекеләрдә булганда, базарлар һәрчак шулай гөрләп торыр, Ходай бирсә. Инвестор дигәннәренең исемнәре үзебезчә - татарча булса, авыл кешесе һаман шулай китереп торыр әле товарны. Читтән китерсәләр, акчаны да читкә олактырырлар. Ит, сөт, май, эремчек, каймакны күбрәк Әлки, Балтач кешеләре ташый. Шуларныкы арзанрак та. Итне бөтенесе 220дән сата. Ә Балтачлар аны 200дән җибәрде. Балтач, Әтнә якларында колхозлар сакланса, Әлкидәге җирләргә әти-бабалары шул җирдә тир тамызып эшләгән кеше хуҗа булганга, якташларына да җирдә эшләргә мөмкинлек калдыра. Ул яктан килгән фермаларның сөте зәңгәр төстә түгел әле. Хикмәт ашый торган азыкларның исемендә дә, төсендә дә. Безнең кебек карт-корыга иң кирәге сөт бит. Аны яңа базарда унсигез сумнан саттылар. Рәхмәт Әлкидәге, Яңа Салмандагы туганнарга. Андагы Солтанияләр, Исламияләр, Рушанияләр булганда, без дә киләчәктә чын сөт күрербез, Ходай бирсә!
Шуларны сөйләп бетергәч, бабай Җиңү проспектында транспорттан төшеп калды һәм «Чулпан» кинотеатры артындагы йортларга таба юл алды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading