16+

Яңа пьесалар көтәләр

ТР Мәдәният министрлыгы, Язучылар берлеге, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе, «Казан утлары» журналы һәм «Татарстан яшьләре» газетасы яңадан «Татар пьесасы» конкурсын игълан итә.

Яңа пьесалар көтәләр

ТР Мәдәният министрлыгы, Язучылар берлеге, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе, «Казан утлары» журналы һәм «Татарстан яшьләре» газетасы яңадан «Татар пьесасы» конкурсын игълан итә.

Авторлар конкурска моңа кадәр матбугатта басылмаган, сәхнәдә куелмаган пьесалар тәкъдим итә алалар. Конкурста элек катнашкан әсәрләр кабул ителми. Конкурс ябык. Тәхәллүс белән имзаланган әсәрләр ике данәдә тапшырыла. Автор турындагы белешмә аерым конвертта бирелә. Конкурс шартлары үтәлмәгән очракта, автор бәйгедән төшеп калырга мөмкин. Пьесалар 2012 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләргә беренче, икенче, өченче урыннар өчен акчалата бүләк каралган. Конкурс кысаларында тагын өч номинация игълан ителә. Алар: «Балалар һәм яшүсмерләр өчен пьеса», татар әдәби әсәрләренә нигезләнеп язылган инсценировка, «җәмгыять һәм яшьләр» темасына пьеса. Болардан тыш, Мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус бүләк тә билгеләнгән. Әсәрләрнең сыйфатына карап, беренче урын бирелмәскә дә мөмкин. Җиңүчеләрнең исемнәре 2012 елның 22 декабрендә игълан ителәчәк. Жюри рәисе - Фәндәс Сафиуллин.
Җиңеп чыккан пьесалар махсус җыентыкта бастырыла, шулай ук театрларга сәхнәләштерү өчен дә тәкъдим ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading