16+

Яшьлегем җырларын тыңладым

Атна саен шимбә көнен көтеп алабыз. Бу кичтә күңелләргә үтеп керә торган тапшыру «Җырлыйк әле» була. 28 гыйнвар кичендә телевизордан бу тапшыруны карап, яшьлегемә әйләнеп кайттым. Сибгат Хәким иҗаты буенча әзерләнгән җырлар күпләрнең күңеленә хуш килгәндер. «Туган ил», «Уракчы кыз», «Сагыну», «Юксыну», «Әй язмыш, язмыш», «Ишкәкче җыры», «Ага чишмә» җырларын...

Атна саен шимбә көнен көтеп алабыз. Бу кичтә күңелләргә үтеп керә торган тапшыру «Җырлыйк әле» була. 28 гыйнвар кичендә телевизордан бу тапшыруны карап, яшьлегемә әйләнеп кайттым. Сибгат Хәким иҗаты буенча әзерләнгән җырлар күпләрнең күңеленә хуш килгәндер. «Туган ил», «Уракчы кыз», «Сагыну», «Юксыну», «Әй язмыш, язмыш», «Ишкәкче җыры», «Ага чишмә» җырларын башкаручыларга кушылып рәхәтләнеп җырлап утырдым, мәктәптә эшләгән чаклар искә төште.
Сибгат Хәкимнең югары сыйныфта «Фазыл чишмәсе» һәм тагын берничә шигыре өйрәнелә. Аның 200дән артык шигыренә көй язылып, җырга әверелгән. Укучыларга: «Җырлар» китабыннан С.Хәким сүзләренә язылган җырларны сайлап язып килегез», - дип, өй эшләре бирә идем. Аннары аларны җырлап карый, бик ошаганнарны өйрәнә идек.
Хәзерге «Музыкаль каймак», «Татар җыры» дигән тапшыруларда яңгыраган җырларның ни сүзләре, ни музыкасы истә калмый, чөнки алар йөрәккә үтеп керә торган түгелләр.
«Йолдызлар» шушы тапшырудан соң үз репертуарларына С.Хәким сүзләренә язылган җырларны кертсә, тагын да яктырак балкырлар иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading