16+

Җылы сүз белән дә дәвалыйлар

Театрларга да, филармониягә генә түгел, хастаханәгә дә еш барасың икән ул. Анда гел-гел барып табибларны туйдырып бетерүчеләр рәтеннән булмасам да, бер дә дәваланмый гына дөнья куучылардан да түгел икәнмен. Авыруны аяк өстендә өйдә генә үткәрим, дисәм дә, барып чыкмады. Хастаханәгә ашыгыч ярдәм машинасында алып киттеләр. Хәзер 5 нче шәһәр хастаханәсенең...

Театрларга да, филармониягә генә түгел, хастаханәгә дә еш барасың икән ул. Анда гел-гел барып табибларны туйдырып бетерүчеләр рәтеннән булмасам да, бер дә дәваланмый гына дөнья куучылардан да түгел икәнмен. Авыруны аяк өстендә өйдә генә үткәрим, дисәм дә, барып чыкмады. Хастаханәгә ашыгыч ярдәм машинасында алып киттеләр. Хәзер 5 нче шәһәр хастаханәсенең...

Театрларга да, филармониягә генә түгел, хастаханәгә дә еш барасың икән ул. Анда гел-гел барып табибларны туйдырып бетерүчеләр рәтеннән булмасам да, бер дә дәваланмый гына дөнья куучылардан да түгел икәнмен. Авыруны аяк өстендә өйдә генә үткәрим, дисәм дә, барып чыкмады. Хастаханәгә ашыгыч ярдәм машинасында алып киттеләр. Хәзер 5 нче шәһәр хастаханәсенең терапия бүлегенә үз өемә кайткандай килеп керәм. Нигә дисезме? Соңгы 5 ел эчендә бу бүлеккә өченче кат килүем инде. Мондагы табиблар мине үзләренең күптәнге танышлары кебек елмаеп каршы алалар. Аларның җылы карашын, көләч йөзләрен күрү белән үк савыга башлыйм төсле. Шулай ук шәфкать туташлары да миңа битараф түгелләр: «Нәрсә, безне сагындыгызмы әллә, тагын килергә булдыгызмы?» - дип шаярып-көлеп каршылыйлар алар мине.
Кайберәүләр: «5 нче хастаханәгә ике аягымның берсен дә атламыйм, Ходай күрергә язмасын», - диләр. Андыйларга медицина хезмәткәрләренең эше, тырышлыклары түгел, хастаханәнең күптән ремонт күрмәгән палаталары ошамый икән ләбаса. Ә миңа аның тышкы кыяфәте, төзелеше, киң баскычлары, иркен коридорлары, якты биек түшәмле, тулы һавалы палаталары ошый. Ул чор җитәкчеләре халык сәламәтлеген саклау өлкәсе төзелешләренә акчаны кызганмаганнар.
Бүлек мөдире Минһаҗетдинова Лилия Фәрит кызы терапия бүлегенең эшен шундый итеп оештыра алган ки, биредә һәркем үз эшләрен пөхтә, төгәл итеп башкара. Табиблар - Татьяна Васильева, Венера Бәйрәмова, шәфкать туташлары - Альбина, Ландыш, Гөлназ, Света, Гөлүсә, Лилия, Фәния, Катя, Наилә, Ирина, Айгөл һәм Розаларның авыруларны терелтү өчен тырышулары сокланырлык. Берүзе 3 кеше эшен башкаручы сестра-хозяйка Рәзинә Җамалиевага, санитаркалар Валя, Галя, Фәүзия, Альбина, Гүзәл һәм Энҗегә дә рәхмәтләр яусын. Буфетчы кызларның аш-суны бисмилла әйтеп өләшүләре үзе генә дә ни тора.
Язмамны тәмамлап, шуны әйтәсем килә: кызлар-йолдызлар чибәркәйләр, сылулар, һәрчак шулай шат күңелле, шаян, җор сүзле булып калыгыз. Сезнең якты йөзегез, җылы сүзегез безнең йөрәкләргә сары май кебек ягыла, безне савыктыра, авыруыбызны оныттыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading