16+

«Җырларым аша таныйлар»

Тормышта авырлыклар адым саен очрап тора. Аларны ерып чыккан арада арып-талып, кәефсезләнеп бетәсең. Нәкъ шул чакта Равил Салаватулла улы БУЛАТОВ сыман кешеләр булу - зур бәхет! Ул үзенең шигырьләре, моңлы җырлары белән күңел түрләрен тибрәтә, кәефне күтәрә.

«Җырларым аша таныйлар»

Тормышта авырлыклар адым саен очрап тора. Аларны ерып чыккан арада арып-талып, кәефсезләнеп бетәсең. Нәкъ шул чакта Равил Салаватулла улы БУЛАТОВ сыман кешеләр булу - зур бәхет! Ул үзенең шигырьләре, моңлы җырлары белән күңел түрләрен тибрәтә, кәефне күтәрә.

Равил абыйның дөньяга мәхәббәте шул кадәр көчле ки, ул яшәешнең бер мизгелендә - җырчы, икенчесендә - биюче, бер караганда - нәфис сүз остасы, ә беркем дә күрмәгәндә шагыйрь дә була ала. Ни өчен була ала гынамы? Чөнки ул гомер буе эчке хисләрен башкаларга сиздерүдән оялып кына түгел, хәтта куркып яшәгән, әмма язудан туктамаган. Равил абый, сиздермичә генә, «сынау кырына» үз күңел орлыкларын да сибә - үз шигырьләрен дә укый, үз сүзләренә язылган җырларын да башкара, рәхәтләнеп халык авыз иҗатын сибә - мәзәкләр сөйли. Тамашачысының шуларны ихлас кабул итүләрен күреп, шатлыгыннан сикерә-сикерә бии. Равил Булатов өчен чын яшәү мизгелләре - шушылар гына.
Язып үткәнемчә, Равил абыйның сәләтләре күпкырлы. Иҗатка тартылуы әти-әнисеннән килә икән, аларның икесе дә җырларга, биергә яраткан.
Җыр белән биюдән кала, ул шулай ук тамада осталыгына да төшенгән. Равил абый кеше күңелен күрүен сәләт түгел, ә күп еллар эшләү тәҗрибәсе, ди. Ул кешенең күңелен генә күреп калмый, ә аңа киңәш, акыл да бирә. Үзенең тамашачысын яхшылыкка өнди.
Журналистика осталыгына килгәндә, ул КФУның (элеккеге КДУ) татар журналистикасы бүлегенә укырга керә. Ләкин мәктәпне тәмамлагач ук түгел, ә соңрак. Имтиханнарны «биш»легә биреп чыга да уку процессына чума дип әйтер идем, ләкин юк, алай түгел. Артистлык һөнәре аны монда да иректә калдырмый. Журналистикадан кала, үзенең язу осталыгын ул мәҗлесләрдә дә куллана, сценарийлар яза.
Равил Булатовның җырлары радиодан да еш яңгырый. «Сезне тамашачы, тыңлаучы таныймы соң?» - дигән сорауга ул: «Җырлап күрсәтсәм, күбесе җырларым аша гына таный», - диде. Чыннан да, безнең заманда кешеләрне телевизор экраннарында күрсәләр генә таныйлар шул. Ә чын сәләтлеләрне, шәхесләрне аз кеше белә. Ә алар бит Татарстаныбызда бик күп!
Равил Булатовның җырлары тупланган диск та дөнья күрде. Шуны әйтеп китәргә кирәк: җырларына сүзләрне дә һәрчак үзе яза! Ә эчтәлеге мәхәббәт турында гына түгел, ә тормыш, якын кешеләр хакында да. Күптән түгел «Күңел кайтавазы» дигән шигырьләр китабы да басылып чыкты аның.
Менә шундый иҗатка бирелгән, якыннарын яраткан, хөрмәт иткән, тормышны, гүзәллекне күреп-тоеп, сөя белгән, алга таба да шигырь җыентыкларын бастырып чыгарырга ниятләгән шәхес ул Равил Булатов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading