16+

Йөрәк җылысын тоеп яшибез

24 ноябрь - Әниләр көне. Шул уңайдан әнием турындагы истәлекләрем белән уртаклашасым килә.

24 ноябрь - Әниләр көне. Шул уңайдан әнием турындагы истәлекләрем белән уртаклашасым килә.

1941 елның кышы зәмһәрир суыклары белән килде. кайбер көннәрдә салкынлык 45 градуска кадәр җитте. Авылыбыздагы (Иске Әнәле, Апас районы) хатын-кызлар шул суык көннәрдә дә 5-6 чакрым ераклыктагы кырга окоп казырга йөрделәр. Алар арасында әнием дә бар иде. Эшкә бер генә көн бармый калсаң да төрмәгә утырту белән янадылар. Ул вакытта сеңлемә 10 ай гына иде. Өч ел дәвамында Ленинград фронтындагы хәрби инженерлык батальонында хезмәт иткәннән соң, әтиебез 1945 елның 5 августында, илебезне һәм туганнарыбызны сөендереп, сугыштан исән-сау кайтты...
Колхозда тырышып эшләп йөргән әтиебезгә нахак бәла тагып, 1949 елның июнь аенда гаиләбез белән Себергә сөргенгә озаттылар. Себердә алты елга якын торганнан соң, 1955 елны кайтырга рөхсәт бирделәр. Әтиебез Шәйхулла белән әниебез Сәкинә 50 ел тигез гомер иттеләр. Әнием һәрнәрсәне сабырлык белән кичерә иде, без аннан һәрвакыт үрнәк алдык. Күкрәгендә Ленин ордены да, дөньякүләм билгеле булган бүләкләр дә юк, фәкать олы һәм барыбызга да җылы биргән тугры йөрәге генә бар иде әниебезнең. Шуның җылысын хәзергә кадәр тоеп яшибез.
Район үзәге - Апаста хатын-кызлар батырлыгына багышланган һәйкәл ачу тантанасында катнашуым күңелемдә тирән эз калдырды. Бу һәйкәлне гыйбрәтле язмышлы газиз әниемә охшатам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading