16+

Юл чаты

Юл чаты... Юллар очрашкан, аерылган урын. Юллар очрашкан кебек нинди генә кеше язмышлары очрашмый да, аерылышмый юллар чатында.

Юл чаты

Юл чаты... Юллар очрашкан, аерылган урын. Юллар очрашкан кебек нинди генә кеше язмышлары очрашмый да, аерылышмый юллар чатында.

Әле күптән түгел Лаештан авылга кайтышлый Казан-Оренбург трассасы белән Лаеш юлы кисешкән урында машинадан төшеп калып әкрен генә тукталышка юнәлдем. Тукталышның тимер утыргычында бер юлчы утыруына бик сөенеп, аңа: «Кая кайтасыз?» - дип сүз каттым. Күзләрен моң-сагыш баскан олы яшьтәге бу ханымның Бөгелмәгә кайтып баруын белгәч, аны кочып алырдай булып, янына ук утырып бер-бер артлы сорау яудыра башладым. Мин үзем дә шул яктан бит. Нинди язмышлар ялгыз башын олы яшендә шушы юл чатына китереп бастырды икән? Шикләнеп кенә биргән сорауларыма бик теләп, яратып җавап бирде. Баксаң, чыгышы белән Бөгелмәдән түгел, Лаештан икән ул. Пединститутны тәмамлагач, аны юллама белән Бөгелмәгә эшкә җибәргәннәр. Тормышка чыгып, шунда яшәп үк калырга туры килә аңа. Иптәшен һәрвакыт үз якларына алып кайту теләге белән яшәсә дә, максатына ирешә алмый. Менә инде 54 ел Лаеш белән Бөгелмә арасын таптый икән. Ул сөйли, ул сөйләгән саен тәнем чемердәп-чемердәп китә. Бу минем язмыш түгелме соң? «Бөгелмә» дигән язу күтәреп, узгынчы автобусларны туктатып, ашкынып туган якларга кайтуларым нәкъ шушы тукталыштан бит. «Соңгы килүемдер инде, юлны бик авыр кичерәм хәзер»,- дип елап та җибәргәч, мин үземне дә 75 яшьлек итеп күз алдына китердем, уйга баттым. Кунакка килүе түгел икән шул апаның. Лаешта бер туганы калмаган аның. Әти-әнисенең каберләрен карап-чистартып кайтып барышы икән. Ирексездән, күңелемнән генә җыр юлларын сузам:
Туган яктан киткән сандугачлар,
Чит җирләрдә сайрый алмыйлар...
Бик теләсәң дә, сайрап булмый шул чит якларда. «Килмешәк» булып гомерең уза. «Яхшы сыерны авылдан чыгармыйлар», - дип әйткәләп тә торсалар...
Минем дә Бөгелмәдән килеп Лаешта гомер уздыруымны белгәч: «Әле син яшь, бөтен авырлыгын белеп бетермисең, картайгач, тагын да авыррак әле ул, кызым», - дип, аркамнан какты якташым.
Аны Казаннан килгән микроавтобус утыртып алып киткәч тә, утыргычтан кузгалмыйча, бераз уйга чумып утырдым. Нәрсә булыр иде инде ул үз Лаешында, мин үз Бөгелмәмдә гомер кичерсәк?! Сыкраулар, сагыш-моңнар азрак булыр иде күңелләрдә. Кисәк кенә юл чатына чыгып басып: «Әй кешеләр, өч көнлек дөньяда туган ягыгыздан аерылмыйча гына яшәгез!» - дип кычкырасым килде... Ишетмәсләр шул...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading