16+

Замана зәхмәте

Замана алга бара, фән-техника казанышлары арта, тормыш нык кызулады хәзер. Кичәге яңалык бүген инде гадәти хәл, бүген санаган акча иртәгәгә җитми. Халык кинәт кенә байлар һәм ярлыларга бүленде. Чын-чынлап яшәргә вакыт җитми, акча саныйбыз, керем эзлибез, алданудан куркабыз. Нәтиҗәсе - күз алдында. Үз-­үзенә кул салучылар саны буенча Россия дөнья буенча...

Замана зәхмәте

Замана алга бара, фән-техника казанышлары арта, тормыш нык кызулады хәзер. Кичәге яңалык бүген инде гадәти хәл, бүген санаган акча иртәгәгә җитми. Халык кинәт кенә байлар һәм ярлыларга бүленде. Чын-чынлап яшәргә вакыт җитми, акча саныйбыз, керем эзлибез, алданудан куркабыз. Нәтиҗәсе - күз алдында. Үз-­үзенә кул салучылар саны буенча Россия дөнья буенча...

Замана алга бара, фән-техника казанышлары арта, тормыш нык кызулады хәзер. Кичәге яңалык бүген инде гадәти хәл, бүген санаган акча иртәгәгә җитми. Халык кинәт кенә байлар һәм ярлыларга бүленде. Чын-чынлап яшәргә вакыт җитми, акча саныйбыз, керем эзлибез, алданудан куркабыз. Нәтиҗәсе - күз алдында. Үз-­үзенә кул салучылар саны буенча Россия дөнья буенча иң алдынгы урыннарны били, психик авырулар саны көннән-көн үрчи, гаиләләр таркала. Урамда йөргән халыкка күз саласың - бар да борчулы кыяфәтле, каядыр ашыга, юк кына сәбәптән дә котырып китәргә әзер. Өлкәннәр: «Элек тә эчә идек, ну запойга китүчеләр бик сирәк иде, әллә хәзерге аракыга берәр нәрсә өстиләрме соң?» - ди. Төрле авырулар күбәйде - адым саен яман шеш, шикәр чире, ирләрдә җенси көчсезлек. Нишлисең, табигатьнең законы шундый - һәр нәрсә өчен түләргә кирәк. Табиблар бүгенге яшәү рәвешенең стресс­ларга китерүен, стрессның исә депрессиягә, ә анысының шул ук - тән авыруларына һәм эчкечелеккә китерүен искәртәләр. Бездә шулай бит: күрше яңа машина һәм хатынына яңа тун ала. «Син гомергә җебегән инде, әнә күршегә кара», - дип, хатыны ирен сүгә. Аптыраган һәм күршесе кадәр урлый алмаган ир эчә башлый, ә күршесенең яңа тунына кызыккан хатында депрессия башлана - бераздан берсе - эчкече, ә икенчесе - авыру... Бетте гаилә, таркалды тормыш. Хатыны ирен озаграк һәм катырак «игәүләсә», ир әле үзенә кул салырга да мөмкин. Шул стресс һәм депрессиядән котылу өчен, кешеләр дару эчә, уколлар кадата, дәвалана, ә ул дәвалар һәм дарулар организмның башка җиренә китереп суга.

Элек рәхәт иде - бар да бертигез, тигез булмаганнар төрмәдә утыра, стресска сәбәп юк, күрше - күршегә дус, иптәш һәм туган... Нишлисең, кешегә матур яшәргә, тәмле ашарга, затлы киенергә омтылу хас. Ләкин бу омтылыш безне чын, кешечә, табигать кушканча яшәүдән мәхрүм итмиме икән?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading