16+

Үзебез сайлаган язмыш...

«Нет ничего нового, есть только хорошо забытое старое», - ди рус халкы. Мөгаен, бу сүзләр хактыр. 2011 елны Дмитрий Медведев, әле Президент булган чагында, пенитенциар система реформасы, ягъни хокук бозучыларны эшләргә мәҗбүр итү җәзасын кире кайтару турында игълан иткән иде. 2013 елдан әлеге эш гамәлгә дә аша башлаячак. Әмма әлегә...

Үзебез сайлаган язмыш...

«Нет ничего нового, есть только хорошо забытое старое», - ди рус халкы. Мөгаен, бу сүзләр хактыр. 2011 елны Дмитрий Медведев, әле Президент булган чагында, пенитенциар система реформасы, ягъни хокук бозучыларны эшләргә мәҗбүр итү җәзасын кире кайтару турында игълан иткән иде. 2013 елдан әлеге эш гамәлгә дә аша башлаячак. Әмма әлегә...

«Нет ничего нового, есть только хорошо забытое старое», - ди рус халкы. Мөгаен, бу сүзләр хактыр. 2011 елны Дмитрий Медведев, әле Президент булган чагында, пенитенциар система реформасы, ягъни хокук бозучыларны эшләргә мәҗбүр итү җәзасын кире кайтару турында игълан иткән иде. 2013 елдан әлеге эш гамәлгә дә аша башлаячак. Әмма әлегә җинаятьчеләрне эшләтү шартлары тудырылган махсус учреждение юк. Димәк, киләчәктә гастарбайтерларга көн бетәргә мөмкин. Чөнки совет чорында ирегеннән мәхрүм ителүчеләр күбрәк төзелештә һәм исәнлеккә зыянлы башка «кара эш»ләрдә хезмәт куйган. Бу, бер яктан караганда, вазгыятьтәге милли тотрыксызлыкны да киметеп куяр, шовинистларның «килмешәкләр» дип имигрантларны кимсетүләре туктатылыр төсле. Ә икенче якка күз салсак - илгә сталинчылык сәясәте әйләнеп кайтмагае дигән уй шомландыра. Һәм шомланырга җирлек тә бар кебек. Узган атнаның 12 июнендә Россиянең суверенлыгы турында декларация кабул ителүгә 22 ел тулды. Ә оппозиция вәкилләренең исә урам чаралары турындагы яңа канун үз көченә кергәннән соң бу көнне беренче мәртәбә илкүләм акциясе - «Миллионнар маршы» үтте. Хакимият әлеге акцияне уздырырга рөхсәт бирсә дә, Мәскәүдә оппозиция җитәкчелегендәге җиде кеше нәкъ шушы көнгә туры китереп, РФ тикшерү комитеты тарафыннан сорау алуга чакыртылды. Бер көн алдан, 6 майдагы урам чарасында булган тәртипсезлекләрне сәбәп итеп, аларның фатирларында тентү үткәрелгән һәм «дәүләткә каршы шигарьләр язылган күпсанлы пропаганда материаллары» табылган. Телейолдыз Ксения Собчакның фатирында төргәкләргә бүленгән миллион ярым евро акча барлыгы да мәгълүм булган. Хәзер шул акчаларның кайдан килүе ачыклана, ә Собчакка, салым түләмәгән өчен, җинаять эше дә ачарга мөмкиннәр. Нәкъ Путин хакимлек иткән дәвердә танылган һәм уңышларга ирешкән Ксения әлеге акчаларны эшләп табуы, банклар ышандырмаганлыктан өендә тотуы хакында сөйли. Сүз уңаеннан, төргәкләрнең берсендә «Казандагы чара өчен» дигән язу да булган икән. Уйландыра...

Ярлыларга мәйдан тыела!
6 май вакыйгасы яңа Россиядәге урам чараларының иң югары ноктасы һәм соңгы тамчысы булгандыр, мөгаен. Өченче срокка Президент кәнәфиенә утырган Путинның РФ Дәүләт Думасында өч укылышта каралган «Административ штрафлар» турындагы яңа канунга кичекмәстән имза куюы моңа ачык мисал. Хәзер урам чарасына алдан билгеләнгәннән күбрәк кеше килгән очракта, физик затларның кесәсе - 50 мең сумга, оештыручыларныкы 500 меңгә кадәр юкарырга мөмкин. Ниндидер провокацияләр, тәртипсезлекләр булып, кеше сәламәтлегенә яки мөлкәтенә зыян салынган очраклар булса, оештыручыларга штраф бер миллион сумга кадәр күтәрелде. Акция уздыру тәртибен бозган гади катнашучының да 10-20 мең сум акчасыннан колак кагуы ихтимал. Аңлашыла ки, андый акчаларны югалтырга әзер булган кешеләр мәйданга чыгып, канәгатьсезлек белдереп йөрмиләр дә. Чөнки мәйданга, нигездә, илдәге социаль тигезсезлектән, үзенең акчасызлыгыннан риза булмаучы, үз мәнфәгатьләрен якларга ниятләгән түбән катлау вәкилләре чыга. Димәк, алга таба мәйданнарда гаделлек өчен көрәшүчеләр түгел, ә акча янчыклары шактый калын булып, аны кая куярга белмәгән сәясәт уеннары уйнаучы затлар гына булачак. Мәсәлән, милли һәм дини мәнфәгатьләрне яклап пикетлар уздыручы «Азатлык» яшьләренең, ул-бу була калса, мондый штрафлар түләрлек акчалары юк.
Аның каравы, яңа хакимиятнең Финанс министрлыгы Россиядәге «ярлылар санын киметү» буенча яңа «рецепт» уйлап чыгарып ята. Әгәр планнары чынга аша калса, Россия чит илләр каршында халкын «бай» яшәтүче ил буларак күренә башларга мөмкин. Баксаң, Финанс министрлыгы фикеренчә, күп балалы гаиләләрнең чыгымнары азрак була икән ләбаса. Мәсәлән, зур гаиләдә һәркемгә аерым телевизор, аерым суыткыч кирәк түгел. Ә зур үскән балаларның киемнәрен кечерәкләре киеп туздыра ала. Ягъни гаилә зуррак булган саен, мөлкәтнең уртак кулланылуы гаилә әгъзаларын «ярлы түгел» дип кабул итәргә җирлек тудыра ала икән. Димәк, мәсьәләгә болай якын килгәндә, кәгазьдә «чын» ярлылар һәм социаль ярдәмгә мохтаҗлар санын киметергә мөмкин.
Ә административ штрафлар турындагы канунны тәкъдим иткән Александр Седякин Татарстаныбызның «Бердәм Россия» (!) фиркасеннән сайланган булган. Инициаторның профсоюзлар лидеры булуы аеруча гаҗәп. Чөнки ул эшчеләрнең манифестациягә хокукын кысрыклаган булып чыга. Казан хакимиятенең яңа канун нигезендә чыгарган карарына күз салсак, Хәтер көнен быел кайда үткәрергә икән, дип уйлана башлыйсың. Чөнки Ленин һәйкәле янындагы мәйдан, яңа үзгәрешләр буенча, 64 кешене генә сыйдыра. Шәһәр Ратушасы алдында - 21, Министрлар Кабинеты каршында 57 кеше генә басып тора ала. Хәтта Ирек мәйданындагы скверга да 283 кешедән ары халыкны җыярга ярамый. Бер сериал герое әйтмешли, «Полный пипец!» Нишлисең бит, үзебез сайлаган язмыш...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading