16+

Үзеңчә яшә!

Юлга чыгар алдыннан гел эч поша. Йә поездга өлгермәм, йә юлда нидер булыр кебек тоела. Шуңа күрә, вокзалга бер сәгать алдан киләм. Берничә мәртәбә билетны тикшерәм. Үзем генә булмасам, шулай нык курыкмам кебек. Поездга утыруга, борчылулар бетәчәк, әлбәттә. Бүген Хайнань утравыннан Гуанчжоу шәһәренә юл тотачакмын. Эссе жәйдән язгы салкынга сәяхәт....

Үзеңчә яшә!

Юлга чыгар алдыннан гел эч поша. Йә поездга өлгермәм, йә юлда нидер булыр кебек тоела. Шуңа күрә, вокзалга бер сәгать алдан киләм. Берничә мәртәбә билетны тикшерәм. Үзем генә булмасам, шулай нык курыкмам кебек. Поездга утыруга, борчылулар бетәчәк, әлбәттә. Бүген Хайнань утравыннан Гуанчжоу шәһәренә юл тотачакмын. Эссе жәйдән язгы салкынга сәяхәт....

Юлга чыгар алдыннан гел эч поша. Йә поездга өлгермәм, йә юлда нидер булыр кебек тоела. Шуңа күрә, вокзалга бер сәгать алдан киләм. Берничә мәртәбә билетны тикшерәм. Үзем генә булмасам, шулай нык курыкмам кебек. Поездга утыруга, борчылулар бетәчәк, әлбәттә.
Бүген Хайнань утравыннан Гуанчжоу шәһәренә юл тотачакмын. Эссе жәйдән язгы салкынга сәяхәт. Пальмалар кимиячәк...
Юл озын, рәхәтләнеп уйларга вакыт күп. Кытайлыларның тормышын күзәткәч, аларның гореф-гадәтләре белән танышкач, үзебезнең милләт турында да уйландыра. Кытайлылар рәхәтләнеп үз илләрендә үрчеп, үз телләрендә сөйләшеп яши. Туристлар күп булса да, инглиз телен күбесе белми. Бар машина салоннарыннан, кибет-кафелардан кытай жыры агыла. Бер милләт тә буйсындыра алмас бу халыкны. Шырпы, кием, табак-савыт, телевизорлар... Һәр нәрсәне үзләре булдыралар. Башка илләрдән берни китерттермиләр диярлек. Кытайда ничәмә-ничә завод-фабрика бар бит хәзер. Кытай бөтен дөнья аренасында өскә үрмәли.
Без күп милләтле дәүләттә яшибез, бар халык дус-тату. Тик менә Татарстанда (Казанда) татар теле юк дәрәҗәсендә диярлек. Яшьләр арасында татар телендә сөйләшү модада түгел. Бертөркем дуслар арасында хет берсе генә урыс булса да, шундук барысы да урысча сөйләшүгә күчә. Гадәтләнелгән-күнегелгән инде хәзер: андый кеше булмаса да, барыбер урысча сөйләшәбез.
Танышым Диана күптән түгел генә: «Не люблю татарский!» - диде. Мин аңа тыныч тавыш белән: «Алайса, син - манкорт», - дидем. Бу сүзне белми икән, интернеттан карагач, әлеге сүзләр аны үпкәләткәнен әйтте. Дөрес сүзгә үпкәлиләрмени?!.
Минемчә, Татарстанда бай кеше, һәр эштә өлгер буласың килсә, татар телен белергә кирәк. Ул - безнен милләт теле, татар теле күп ишекләрне җиңел ачарга ярдәм итә.
Тукай, Такташ һәм Еникиләрнең моңын тояр өчен дә татар теле кирәк. Телебезнең юкка чыгуын теләмим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading