16+

Үзенә күрә бер мәктәп

ТНВ каналындагы «Җырлыйк әле!» тапшыруының берсен дә калдырмый карап барам һәм аны оештыручыларга зур рәхмәтләр әйтәсем килә. Аны камилләштереп торалар, яңа студиягә күчтеләр булса кирәк. Алып баручылар да алмашынды.

Үзенә күрә бер мәктәп

ТНВ каналындагы «Җырлыйк әле!» тапшыруының берсен дә калдырмый карап барам һәм аны оештыручыларга зур рәхмәтләр әйтәсем килә. Аны камилләштереп торалар, яңа студиягә күчтеләр булса кирәк. Алып баручылар да алмашынды.

«Җырлыйк әле!» - халкыбыз яратып карый торган тапшыру. Анда катнашу яшь белән чикләнми. Балаларны да, яшьләрне дә, өлкәннәрне дә, төрле милләт вәкилләрен дә күрәбез. Һәрвакыт җырлап яшәгән шәхеснең тавышы да, үзе дә картаймый, яшәү дәрте бөркелеп тора. Әмма матур тавышлы һәркем сәнгать юлына кереп китә алмый шул. Үземне мисалга китерә алам. Урта мәктәпне тәмамлагач, әти-әни һөнәре буенча китәргә исәп бар иде. Ләкин язмыш авиация техникумына кертеп утыртты, кырык биш ел моторлар төзү заводында эшләп, ялга чыктым.
«Җырлыйк әле!»не консерватория, музыка, театр уку йортлары укытучылары да, сәләтле, талантлы балаларга остаз булырга теләгән сәнгать осталары да, сәхнә әһелләре дә карый торгандыр. «Җырлыйк әле!»гә катнашучылар әзерләнеп, сынаулар үтеп киләләр, шуңа күрә, ошбу тамашаны үзенә күрә бер мәктәп ул дип әйтәсе килә.
Әмма күңелгә бик ошап бетмәгән бер нәрсә дә бар. Җырчы-башкаручылар чыгып баса торган идән ауган, ташланган тәрәзә кысасына, реклама тактасына охшаган. Бер карасаң, идән дә, әйләнә-тирә мохит тә җыр эчтәлегенә, темасына туры килергә тиештер... Хәзерге электроника заманында барысын да эшләргә мөмкин, әйләнмә сәхнәгә төрле келәмнәр яки паласлар җәйгән рәвеш тә кертергә була, моннан матурлык һәм ямь генә өстәләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading