16+

«Зәңгәр шәл»не абыемнан ишеттем

«Зәңгәр шәл» музыкаль драмасы турында мин бала чакта утын кискәндә абыемнан ишеттем. Абый миннән өч яшькә олырак, сигезенчене бетереп, колхозда эшли. Ул чакта аның кебек эш атлары бик кирәк иде. Әти Бутайха урманында кыш көннәрендә икешәр ай урман кисте. Унҗиде тулмаган килеш, абыйны Ульян чигендәге Тумба урманына ат белән агач...

«Зәңгәр шәл» музыкаль драмасы турында мин бала чакта утын кискәндә абыемнан ишеттем.
Абый миннән өч яшькә олырак, сигезенчене бетереп, колхозда эшли. Ул чакта аның кебек эш атлары бик кирәк иде. Әти Бутайха урманында кыш көннәрендә икешәр ай урман кисте. Унҗиде тулмаган килеш, абыйны Ульян чигендәге Тумба урманына ат белән агач тарттыру эшенә җибәрделәр. Атның шәбен бирделәр - Сабан туендагы узышта беренче килгән иде ул.
Тумбадагы кара урманда эшләгән көннәрдә кичен абыем андагы клубта «Зәңгәр шәл» драмасын күреп кайткан. Хәтерем ялгышмаса, үзешчәннәр куйган аны. Ул елларда «Галиябану»ны һәм башка спектакльләрне һәр авылда куялар иде.
Абый өч хатынлы ишан хәзрәт турында да, Мәйсәрә белән Булат хакында да шундый итеп сөйли, мин инде аларны күргәндәй булам. Сөйләгәннәрен яхшырак ишетим, дип, утын кискәндә пычкыны юри әкренрәк тартам. Абый сөйли-сөйли дә, «тарт», дип кычкыра. Әйтерсең лә мин ул җигеп йөри торган ат! Кычкырса да, үпкәләмим, сөйләгәне өчен рәхмәт укыйм үзенә. Пычкыны тагын шәпләбрәк тарта башлыйм. Тумба урманында яшь артистларның качкыннар булып җырлап яшәүләре күз алдына килә.
Соңрак, 60 нчы елларда, мин «Зәңгәр шәл» драмасын Г.Камал исемендәге театрда карадым. Тик беренче мәртәбә - утын кискәндә ул спектакль турында абыем сөйләгәннәрне һич оныта алмыйм. 57 ел үткән югыйсә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading