16+

Журналлаштыру газеталарны бетермәсме?

Бүгенге укучыны, әлбәттә, китап, газета укыту кебек борынгы «гадәтләр» белән мавыктырып булмый. Ата-аналар да, укытучылар да балаларның укырга яратмавыннан зарлана. Хәер, дөнья куучы ата-аналарның кайсысы гына балаларына бүләккә китап алып, газета-журналга яздыра икән?!

Бүгенге укучыны, әлбәттә, китап, газета укыту кебек борынгы «гадәтләр» белән мавыктырып булмый. Ата-аналар да, укытучылар да балаларның укырга яратмавыннан зарлана. Хәер, дөнья куучы ата-аналарның кайсысы гына балаларына бүләккә китап алып, газета-журналга яздыра икән?!

Безне - татар теле һәм әдәбияты укучыларын бик борчый бу мәсьәлә. Шуңа күрә, сыйныфыбыз белән татар матбугатына язылабыз, татар театрларына укучылар белән экскурсияләргә барабыз һәм татар язучылары белән очрашулар уздырабыз.
Газета-журналлар аша яңалыклар белән генә танышып калмыйча, алардан без узган темаларга караган җөмләләр табып тикшерәбез, аның нигә шулай язылганлыгы, тыныш билгеләренең кайсы кагыйдәгә караганлыгы турында фикер алышабыз. Бу ике куянның койрыгын бергә тоткан кебек килеп чыга. Бердән, балалар вакытлы матбугат белән таныша, икенчедән, узган тема буенча белемен ныгыта.
Тик соңгы вакытта вакытлы матбугатта моңа кадәр газета булып яшәгән басмаларны журналга әйләндерү күренешләре күренә башлады. Мәсәлән, бу куркыныч «Сабантуй» газетасына да яный, чөнки ул журналга әвереләчәк дигән сүзләр күптән йөри. Аннан журнал ясап, инде аңа охшаш «Ялкын» журналы бар, дип, «Сабантуй»ны бөтенләй юкка чыгармаслармы соң? Бөтен дөньяда барган оптимальләштерү шаукымы «Шәһри Казан» кебек милли газеталарны да юкка чыгармасмы? «Сары» матбугат ул яшәячәк, юкка да чыкмаячак. Тик аның белән генә бүгенге яшь буыннан җәмгыять өчен кирәкле шәхесләр үстереп булырмы?! Шуңа күрә, дәүләт, газета-журналларга кул сузмыйча, аларны элеккечә калдырса, басма өчен дә, укучы өчен дә кулайрак булыр иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading