16+

Зур кубок Нократ Аланында калды

Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендәге «Электрон» стадионы Татарстан, Мари Элның танылган көрәшчеләрен җыйды.

Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендәге «Электрон» стадионы Татарстан, Мари Элның танылган көрәшчеләрен җыйды.

Шәхси команда беренчелекләренә көч сынашырга чыккан көрәшчеләрне Россия көрәш федерациясенең халыкара категорияле арбитрлары хөкем итте. Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр хәзрәт Галиуллин да килгән иде. Ул үзе дә келәмгә бил алышырга чыкмый түзә алмады. Хәзрәт бүләкләрне дә зурдан алып килгән - «Кол Шәриф» мәчете рәсеме төшерелгән көмеш медальоннар. Аларның берсенә, иң матур һәм гадел көрәш күрсәткәне өчен, Мари Элдан Рөстәм Фатыйхов лаек дип табылды. Икенче бүләге иң яшь көрәшче - Мамадыш егете Рөстәм Хановка тапшырылды.
Ачылу парадында берничә тапкыр дөнья чемпионнары исемнәрен яулаган Евгений Алипов белән Илдар Абасов чыгыш ясады. Шәһәр башлыгы Сергей Кисляков һәм төбәкнең хакимият җитәкчесе Андрей Клюкин да биредә иде. Киров татарларының төбәкара мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәүф Фәсхетдинов, бәйге оешкан төстә үтеп, дәвамлы булсын иде, дигән теләк белдерде, Нократ Аланының дәрәҗәле кунаклары арасында Россия көрәш федерациясе башкарма директоры Рафил Әхмәтханов та бар иде. Ул, Россия көрәш федерациясе исеменнән, кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
- Җәүдәт Миннәхмәтов җитәкчелегендәге Россия Федерациясе көрәш федерациясе һәм көрәш халыкара ассоциациясе соңгы берничә ел эчендә халкыбызның милли спорт төре булган көрәшне халыкара аренага чыгаруда бик күп көч куйды. Ватаныбызның 50дән артык төбәге һәм 30дан артык ил белән элемтә урнаштырдык, көрәш буенча төбәкара һәм милли федерацияләр төзедек. Болар барысы 2013 елгы Универсиада алдыннан ике ел эчендә булды, - дип белдерде күренекле галим Марсил Кадыйров.
Мари Эл командасын бу көрәштә Илдус Гарипов җитәкләгән иде. Нократ Аланында үткәрелгән көрәш бәйгесендә Илдус аганы халык алдында зурлап бүләкләделәр, аңа 70 яшь икән.
Көрәш бәйгесе гаять киеренке үтте. Команда беренчелегендә Зур кубок Нократ Аланында калса, Кече кубокны Мамадыш көрәшчеләре алып китте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading