16+
19 марта 2024, 09:01 #ФОТО

"МИН КҮКНЕ САЙЛЫЙМ" авиабәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ

Казанда «Мин күкне сайлыйм!» дип аталган чираттагы авиашоу узды. Башка еллардан аермалы буларак, тамашачылар быелгысында «Русь» пилотаж төркемен һәм Ту-22М3 бомбардировщигын күрделәр. Шулай ук программага вертолетлар, җиңел моторлы самолетлар чыгышы кертелгән иде. Чара кунаклары өчен ачык һавада пилотсыз очкычлар күргәзмәсе эшләде, байкерлар чыгышын карау һәм парашют җыю буенча мастер-класста катнашу мөмкинлеге дә булды. Эш көне булуга карамастан, «Казан» гаилә үзәге янында узган тамаша күпләгән тамашачыны җыйды. Аларны һәм катнашучыларны сәламләгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында: «Безнең республика авиацион. Татарстанда югары дәрәҗәдә, көчле вертолетлар эшләнә. Шушы катлаулы өлкәдә хезмәт куючыларга, бүгенге бәйрәмне безнең белән бергә уздырган тамашачыларга да рәхмәт. Чараның төп максаты – очучыларның хезмәтен хөрмәтләү, әлеге һөнәрне популярлаштыру һәм яшь буынга күрсәтү», – диде. Казанлыларны РФ Һава-космик көчләренең ерак очыш авиациясе командующие Сергей Кобылаш та тәбрикләде. «Бүген һавага күптән сезнең шәһәрдә җитештерелә торган очкычлар күтәреләчәк, безгә бу машиналар белән халыкара ярышларда чыгыш ясарга бер дә оят түгел», – диде Сергей Кобылаш, яхшы очкычлар өчен рәхмәт җиткереп. Авиашоу бәйрәмендә 17 һава судносы катнашты. Татарстанда җитештерелгән очкычларны тамашачылар кызыксынып күзәтте. «Миллениум» күпереннән Ленин дамбасына кадәр 200-800 метр биеклектә легендар хәрби машиналар ике тапкыр очып үтте. Тамаша кылучылар Ту-160, стратегик бомбага тотучы-ракета йөртүче Ту-95МС күрү бәхетенә иреште. Чарада шулай ук вертолетлар һәм җиңел моторлы очкычлар чыгыш ясады. Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Мөһим

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

2
X