Күңел ачу, ял итү урыннары, Казан театрлары
Гаилә белән бергә ял итү аның «рухын» гына түгел, «сәламәтлеген» дә ныгытырга ярдәм итә. Казанда вакытны күңелле уздыру өчен башка кызыклы җирләр дә бар.
Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры (рус. Татарский государственный академический театр имени Галиаскара Камала) — Казанда урнашкан, татарларның беренче һөнәри театр коллективы Сәйяр нигезендә оештырылган, татар театрлары арасында әйдәп баручы театр.
1906 елның 22 декабрендә Казанда беренче публик татар спектакле күрсәтелде. Бу дата татарча театрның барлыкка килү датасы булып санала.
1907 елның язында Ырынбурда әле 1905 елда ук уйналырга тиеш булып та реакцион көчләр каршылыгы аркасында тыелган «Галимлек вә наданлык» (А. Островский буенча) һәм «Морад Сәлимов» (Фатих Халиди) спектакльләре уйнала. Казанда Татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган күренекле шәхес, талантлы музыкант һәм җырчы Ильяс Кудашев-Ашказарский тарафыннан оештырылган алдынгы фикерле татар егетләреннән торган әлеге төркем шул ук елны Идел буйлап беренче гастрольгә чыга. Бу — соңрак «Сәйяр» исемен алган беренче профессиональ татар театр труппасы.
Соңрак Нижгарда труппага «беренче татар артисткасы» булып танылачак Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һәм «Сәйяр» труппасының булачак җитәкчесе 21 яшьлек приказчик Миңлебай Хәйруллин кабул ителә. «Сәйяр» — 1908 елда труппага Габдулла Тукай кушкан исеме (күчеп йөрүче йолдыз мәгънәсендә). Татар театры үзенең беренче исеменә гасыр буе тугрылыклы калып ил гизә; ул Мәскәү, Петербург, Баку, Уфа, Идел буе, Урал, Себер, Казакстан, Урта Азия шәһәрләре һәм Балтик буе республикаларында, ерак чит илләрдә гастрольләрдә булып, үзенең милли-мәдәни вазифасын зур фидакарьлек белән башкарып килә.
1918 ел ахырына кадәр «Сәйяр» исемен йөрткән татар театр труппасы артистлары, барлык авырлыкларны җиңеп, чор каршылыклары һәм фәкыйрьлек белән көрәшә-көрәшә нибары 10—12 ел эчендә тормышчан, халыкчан, рухи тәрбия чыганагы булып җитешкән милли театр барлыкка китерәләр һәм аны чын сәнгать югарылыгына күтәрәләр. Драматурглар Галиәсгар Камал, Гаяз Исхакый, Шәриф Камал, Мирхәйдәр Фәйзи, Фәтхи Бурнаш, Кәрим Тинчурин, Мольер, Фридрих Шиллер, Уильям Шекспир, Николай Гоголь, Антон Чехов, Максим Горький, Александр Островский әсәрләрендә Г. Кариев, С. Гыйззәтуллина-Волжская, Н. Сакаев, В. Мортазин-Иманский, Г. Болгарская (Өммегөлсем Мостафина), Ф. Сәмитова, Б. Болгарский (Габделбарый Фәйзуллин), Ф. Ильская, К. Шамил, З. Солтанов, Н. Таҗдарова, Н. Арапова, Ә. Кулалаев, Г. Мангушев, Камал I (Габдулла Камалетдинов), Камал II (Габдрахман Камалетдинов), С. Байкина, Ш. Шамильский (Шакир Вахитов), Ә. Синяева, С. Айдаров кебек яшьләр, күбесенең махсус театр белемнәре булмаса да, талантлы җитәкчеләр һәм рус театрының тормышчан мәктәбе үрнәгендә (монда «Сәйяр» труппасының эшчәнлегендә катнашкан Н. Зимовой, А. Михайленко, А. Загорский, М. Громов һ. б. рус режиссерлары, артистларының да өлеше бар) иҗади яктан үсәләр, профессиональ зур артистлар булып өлгерәләр.
1912 елда С. Гыйззәтуллина-Волжская «Сәйяр» төркеменнән китеп, Уфада «Нур» исемле — икенче татар театры труппасы оештыра. Ырынбур шәһәрендә 1915 елда В.Мортазин-Иманский җитәкчелегендә татарча өченче театр — «Ширкәт» труппасы эшли башлый. Шулай итеп, 1917 елгы Октябрь революциясенә кадәр татар театры ил күләмендә танылып өлгерә һәм аның белән кызыксынучылар арта.
1917 елгы революциягә Г. Кариев җитәкчелегендәге «Сәйяр» артистлары Россия күләмендә даны таралган, театр белгечләре, тәнкыйтьчеләр күзлегеннән дә иҗади җитлеккән, иң мөһиме, тамашачыларның мәхәббәтен казанып, матди яктан да иркен сулыш алган труппа булып килеп керә. Бу вакытта театрга махсус бина булдыру чаралары да күрелә башлый. Октябрь революциясе театр тормышына яңа борылыш, яңа сынаулар алып килә. Кыска гына арада берничә исем алыштырып, театр үзгәрешләр чорында үзенең актив эшчәнлеген дәвам итә.
Гражданнар сугышы елларында артистлар төрле фронт бригадаларында кырыс, күчмә шартларда хезмәт күрсәтәләр; Урта Азиядәге тугандаш республикаларның милли театрларына беренче юл күрсәтүчеләр дә, бөтен ил буйлап дистәләгән татар театрлары тууга сәбәпче һәм аларга ярдәм итүчеләр дә татар артистлары була.
Дәүләт театры
1922 елда асылда «Сәйяр» труппасы нигезендә һәм аңа төрле яклардан, төрле труппалардан (мәсәлән, «Аң» труппасыннан) артистлар, драматурглар, музыкантлар җыелу нәтиҗәсендә дәүләт театры төзелә. Ул «Кызыл Октябрь исемендәге беренче татар дәүләт үрнәк драма театры» дип атала, аның җитәкчесе итеп Г. Кариевның шәкерте — артист, режиссер, драматург К. Тинчурин билгеләнә. 1926 елда театр Академия исеменә лаек була, ә 1939 елда Галиәсгар Камалның 60 еллык юбилее уңае белән театрга аның исеме бирелә.
1920—1930 еллар театр эшчәнлегендә төрле эзләнүләр, тәҗрибәләр чоры. Драматург Ф. Сәйфи-Казанлы сүзләре белән әйткәндә: «Безнең театрда ... романтизм да, футуризм да бар, ләкин театрның 99 проценты — реалистик». Халык тормышыннан алып язылган мелодрамалар, чит ил классикасыннан У.Шекспир әсәрләре, чор кадагына кагылышлы милли һәм тәрҗемә пьесалар репертуарның тотрыклы булуына ярдәм итә.
1923 елда Казанда театр техникумы ачыла һәм татар театрына артистлар хәзерләүне башлап җибәрә. 1926 елда труппа техникум тәмамлаган беренче артистлар Галия Булатова, Галия Нигъмәтуллина, Галия Кайбицкая, Хәким Сәлимҗанов кебек яшь талантлар белән тулылана. 1926 елның декабрендә К.Тинчурин язган «Зәңгәр шәл» музыкаль драма премьерасы була.
1930 елда театр Мәскәүдә ССРБ халыклары театрлары Олимпиадасында катнаша. Шуның нәтиҗәсе буларак, режиссурага яңа таләпләр куела һәм махсус югары белемле режиссерлар әзерләү өчен талантлы яшьләр Мәскәүгә укырга җибәрелә. 1928 елда татар театры махсус җиһазландырылган, уңайлыклары булган бинага күчә (Горький урамы, 13-нче йорт).
1937 елда театрның сәнгать җитәкчесе Кәрим Тинчурин, драматург Фәтхи Бурнаш репрессияләнәләр, алар язган әсәрләр репертуардан алына. Баш режиссер Гомәр Исмәгыйлев театрдан куыла. Актерлардан Мөхтәр Мутин кулга алына.
1939 елда татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камалның 60 еллыгы уңаеннан театрга аның исеме кушыла.
Сугыштан соңгы чор
1956 елның июнендә сәхнәгә кабат «Зәңгәр шәл» кайта. Тагын бер елдан, 1957 елда Театр Татар әдәбияты һәм сәнгате ункөнлеге сәбәпле Мәскәүдә гаять зур уңыш белән гастрольләр ясый. Театр илнең югары бүләге — Ленин орденыны белән бүләкләнә. Х.Әбҗәлиловка ССРБ халык артисты шәрәфле исеме бирелә.
1958 елның апрелендә К.Тинчурин пьесасы буенча куелган «Җилкәнсезләр» өчен театрга яңа оешкан Г.Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясе тапшырыла.
Хәзерге чор
1986ның 5 ноябрендә театрның яңа бинасы тантаналы рәвештә ачыла.[1]
Театр директорлары
1923—1924 Зәки Баязитский (Вәлиев) (1889—1959), Хезмәт Каһарманы (1926).
1927—1928 Фәтхи Бурнаш (1898—1942)
1928—1929 М. Зәетов
1930—1931 З. Галиев
1934 Рамазанов
1936—1938 М. Йосыпов, Я. Рыжакин, Заборский, Дәминов
1938 Дәүләтшин
1938—1945 Х. Алханов
1948—1951 Г. Контюков
1951—1958 Кәрим Гыйльманов (1913—1964), ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1957).
1958—1963 Нәҗип Гайнуллин (1912—1969), РСФСР атказанган (1957), ТАССР халык (1950) артисты.
1963—1964 И. Сабитов
1964—1975 Рәшидә Җиһаншина (1917—2013), РСФСР (1981), ТАССР (1966) халык артисты.
1976—1982 Әзһәр Хөсәенов (1941—2019), ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.
1982—1983 Н. Хәйруллин
1983—1984 Роберт Әбелмәмбәтов (1942), ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1986).
1985—2012 Шамил Закиров (1945—2012), РФ һәм ТССР (1991) атказанган мәдәният хезмәткәре.
2012―2024 ― Илфир Якупов (25.05.1982)[2][3]
2024 елның 28 декабреннән Илгиз Зәйниев[4]
Бина
Камал театры 1987 ел башына кадәр М. Горький урамы, 13нче йорт адресы буенча урнашкан бинада эшли. 1850 елда торак йорт буларак салынган, архитектор Ксаверий Алоизиевич Скаржинский (ru). 1912 елда «Новый театр» бинасы итеп үзгәртеп корылган (архитектор Ф. Р. Амлонг). 1987 елдан ― Тинчурин театры урнашкан бина.
1987 елның гыйнварында «Зәңгәр шәл» спектакле белән театрның Кабан күле буендагы яңа бинасы (Татарстан урамы, 1) ачыла. Проект авторы ― Мөнир Агишев, Казанның баш архитекторы, автордаш ― Георгий Горлышков (Мәскәү). Казан театры проекты берничә Бөтенсоюз премиясе ала. Бина уникаль, бернәрсәгә дә охшамаган. Аны борынгы күлнең якты сулары өстендә йөзә торган кораб белән чагыштыралар. Театр бинасында зур һәм кече тамашачы залы, репетицияләр бүлмәләре һәм иркен фойе урнашкан[5].
1986 елда төзелеп беткән бина 2021 елда «хәзерге театр бинасы заманча таләпләргә туры килми», дип табыла. Июль аенда театрның яңа бинасын төзү өчен урын сайлап алына. Яңа бина проектын сайлау өчен Халыкара архитектура конкурсы үткәрелә.[6]
Театрның Һади Такташ һәм Назарбаев урамнары чатында урнашкан яңа бинасының мәйданы 48,8 мең кв. метр тәшкил итә, ул 1370 урынга исәпләнгән. Театр территориясе 3,15 га. 5-8 катлы бинада дүрт зал була: зурысы 788 урынлы, көнчыгышы (түгәрәге) 242 урынлы, универсаль залда урыннар саны сайланган сценографиягә карап (300гә кадәр урын) үзгәрергә мөмкин һәм камера залына 40 тамашачы сыячак. Анда 544 театр хезмәткәре эшләячәк[7]. Яңа бинада беренче чаралар 2025 елның беренче өч аенда үткәрелә башлый. Җәйгә исә театр тулы көчкә эшли башлаячак[8].
Бүләкләре
2012 — Стәрлебаш районының Мифтахетдин Акмулла премиясе — «41- ел хатыннары» спектакле өчен[9]
«Тантана» премиясе.
2017 Фёдор Волков исемендәге РФ хөкүмәте премиясе[10][11].
2024 ― «Алтын битлек» премиясе ― «иң яхшы драма спектакле» номинациясендә җиңүче ― Мәхмүт Галәү әсәренә нигезләнеп куелган «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле (режиссеры Фәрит Бикчәнтәев)[12].
2024 ― «Алтын битлек» премиясе ― «драма театрының костюмнар буенча иң яхшы рәссамы эше» номинациясендә җиңүче ― Мәхмүт Галәү әсәренә нигезләнеп куелган «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле (костюмнар буенча рәссам Марина Марьянич)[12].
Телефон +7 (843) 293-03-74, +7 (843) 293-08-29, +7 (843) 293-06-38, +7 (843) 293-14-24, 12:00–18:00 сәгатькә кадәр
![]()
| Адрес | 420021 Татарстан ур., 1 Казан, Татарстан |
|---|---|
| Нигезләнгән | 22 декабрь 1906 |
| Директор | Илгиз Зәйниев |
| kamalteatr.ru | |
Татар дәүләт драма һәм комедия театры
Нигезләнү елы 1933
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры (рус. Татарский государственный театр драмы и комедии имени Карима Тинчурина) — Казандагы татар театры. 1988 елга кадәр Күчмә театры буларак билгеле.
![]()
Театр тарихы
Төп мәкалә: Республика татар күчмә театры
Беренче спектакль 1933 елның 6 ноябрендә Питрәч районының Шәле авылында уйнала (Кәрим Тинчурин һәм Кави Нәҗминең «Булат бабай семьясы» комедиясе). Шул көннән башлап коллективның өзлексез гастроль юлы башлана. Бу вакытта Академия театрының күренекле артистлары З. Закиров, Г. Болгарская, Х. Исмәгыйлов, А. Яһүдин, М. Рәхмәтуллина, Г. Гыйматов һ.б. кебек татар сәнгатендә матур эз калдырган шәхесләр эшли башлый. Әлеге чорның репертуарына күз салсак түбәндәге спектакльләрне күрәбез: Ф. Сәйфи-Казанлы «Зәңгәр алан» (Реж. Г. Ильясов), К. Тинчурин, К. Нәҗми «Булат бабай семьясы» (Реж. Г. Ильясов), А. Зөлкәрнай — «Дала йөрәге» (Реж. М. Илдар), М. Илдар — «Ике система».
Бөек Ватан сугышы елларында (1942 елның октябреннән 1944 елның октябренә кадәр) Буа шәһәрендә Татар академия театры филиалы буларак эшли. Соңыннан Республика татар күчмә театры статусы ала. Театрның сәнгать җитәкчесе — Ә.Г. Мәҗитов, труппада артистлар — А. Әхмәтҗанова, Б.Д. Галиуллина, Г.М. Гыйматов, Х. Исмәгыйлов, З.Г. Камалова, С. Сәгыйтова, М. Рәхмәтуллина, С. Хөснетдинова һ.б. эшли. 1944 елда Күчмә театр Казанга күчерелә[1]. Казан Кирмәнендә Спас манарасында урнаша.
1986 елда Камал театры яңа бинага күченгәч, аңардан калган Горький урамындагы бинага хуҗа була. 2005-2010 елларда озакка сузылган ремонт эшләре аркасында тагын бинасыз кала. 2010 елның 14 май көнне театр бинасы реставрациясеннән соң театр үз йортына кайтты[2].
1988 елда театрга Кәрим Тинчурин исеме бирелә.
Режиссерлар
1933-1937 елларда — Г. Ильясов,
1937-1946 — Ә. Мәҗитов
1946-1948 — Г. Йосыпов
1948-1949 — С. Вәлиев
1950-1956 — С. Вәлиев-Сульва
1956-1962 — К. Тумашева
1963-1985 — Р. Тумашев
1971-1975 — Рәфкать Бикчәнтәев
1985-1988 — Рабит Батулла
1988-1991 — Дамир Сираҗиев
1991-2019 — Рәшит Заһидуллин[3][4]
2019 елдан — ике ел театр баш режиссерсыз эшли[5]
2021 елдан ― Туфан Имаметдинов[5]
Бүләкләре
«Тантана» премиясе лауреаты.
Телефоннары +7 (843) 236-66-96, +7 (843) 238-56-17, +7 (843) 264-35-18, +7 (843) 236-69-96, +7 (843) 238-59-56, +7 (843) 236-53-43 Эш сәгате һәр көнне 10:00–19:00
Казан дәүләт академия рус Зур драма театры
Василий Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театры (рус. Казанский государственный академический русский Большой драматический театр имени В.И. Качалова) — Казан шәһәрендә урнашкан рус театры, Русиянең иң иске театрларының берсе.
Беренче тапкыр 1791 елда Казанда сәнгать сөючеләре труппага җыела. 1803 елда махсус төзелгән бинада профессиональ төркем чыгыш ясый башлый. Хәзерге бинада театр 1914 елдан бирле урнаша. Тамашачылар залы 505 кешене сыйдыра.
Кем хөрмәтенә аталган Василий Иванович Качалов[d]
Арт-директор Александр Славутский
Бүләкләр
Татарстан Республикасының халык артисты РСФСР халык артисты
Рәсми ачылу датасы 1914[1]
Рәсми веб-сайт teatrkachalov.ru
Нинди веб-биттә тасвирланган theatre-museum.ru/theater/18866
Телефоннары +7 (843) 292-32-00, +7 (843) 292-34-83, +7 (843) 292-36-52, +7 (843) 292-54-76, +7 (843) 292-54-81 Һәр көнне эшлиләр, 10:00–19:00
Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры (рус. Татарский академический государственный театр оперы и балета имени Мусы Джалиля) — Казанның иң зур театрларының берсе. Ирек мәйданы каршында урнашкан.
Тарих
Татар дәүләт опера театры труппасының беренче сезоны 1939 елның 17 июнендә Татар дәүләт театры бинасында Нәҗип Җиһановның Әхмәт Фәйзи либреттосына язган «Качкын» операсы белән ачыла.
1956 елда яңа бина Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсы (Муса Җәлил либреттосы) белән ачыла. Шул елда театрга Муса Җәлил исеме бирелә.
Бинасы
Опера бинасы 1939-1956 елларда төзелгән. Архитекторлары: Н. Скворцов Һәм И. Гайнетдинов. Фойе бизәлеше (дивар һәм түшәм паннолары) — Ч. Әхмәров.
Бинаның ян-якларында ике шагыйрь сыны тора. Пушкин урамына карап торганы — А.С. Пушкин, Театральная урамына карап торган — Габдулла Тукай сыны.
Җитәкче Рәүфәл Мөхәммәтҗанов
Дирижёр Ренат Салаватов
Адрес 420015, Республика Татарстан,г. Казань, площадь Свободы, д. 2
Рәсми веб-сайт kazan-opera.ru(рус.)
Нинди веб-биттә тасвирланган theatre-museum.ru/theater/18838
Сәнгать җитәкчесе Владимир Яковлев[d]
Телефон +7 (843) 231-57-10, +7 (843) 231-57-05, +7 (843) 231-57-06, +7 (843) 231-57-02, 10:00–19:00
Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры — Казанда урнашкан татар театры.
Касыйм Шамил — Казан Татар яшьләр театрын нигезләүче.
Габдулла Кариев
1918-1919 елларда Казанның Алафузов театрында балалар труппасы оештырыла. Җитәкчесе — актер, режиссер, педагог Касыйм Шамил (1892-1981). Балалар, яшүсмерләр өчен «Корымчы бабай», «Шүрәле» спектакльләре куела.
1932 елда ВЛКСМ өлкә комитеты каршындагы Балалар Үзәк мәдәният йортында Татар яшь тамашачы театры ачыла. Оештыручысы — Касыйм Шамил, ТАССР халык артисты (1940). Актерлардан Ибраһим Шаһгалиев, Исхак Илялов, Фуат Халитов һ. б. хезмәт куя. Театр 1934 елда ябыла.
1949 елда Татар яшь тамашачы театры янәдән оеша. Режиссер Кәшифә Тумашева (1903-1977) Мәскәү дәүләт театр сәнгате институтын (ГИТИС) тәмамлап кайткан актерларны туплый: Асия Галиева, Дэллюс Ильясов, Рәфкать Бикчәнтәев, Рауза Әхмәрова, Шахсәнәм Әсфәндиярова, Гали Хөсәенов, Асия Харисова, Шакир Харисов. Куйган спектакльләре: «Кузый Күрпәч белән Баян сылу» (Габит Мөсрәпов), «Васса Железнова» (Максим Горький), «Болан-Патша» (Карло Гоцци). Бер сезон эшләгәч, 1950 елда театр ябыла. Актерларны Камал театрына күчерәләр.
1987 ел Мәгариф министрлыгы каршында Татар театр-студиясе оештырыла. Аңа Фәрит Хәбибуллин нигез сала. Шуның белән Татар дәүләт яшь тамашачы театры тарихы башлана. Театр-студиянең беренче премьерасы – Диас Вәлиевнең «Намус хөкеме» спектакле (реж. – Ф. Хәбибуллин), 1988 елның 25 февралендә куела.
Беренче постановкада Нуриәхмәт Сафин,Зәйтүн Яркәев, Әлфинур Хисами, Әлфинур Фатихова, Гасыйман Ширгазин, Кәримә Нуруллина, Мәдинә Сәхипгәрәева, Фәрит Хәбибуллин, Земфира Хәсәнова, Рөстәм Фатыйхов, Алмаз Хәмзин катнаша. Соңрак аларга Илдус Фәиз кушыла.[1]
1991 елда студия дәүләт статусын ала, аңа «Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры» дигән исем бирелә[2]. Аның үз сәхнәсе, үз тамаша залы булмау сәбәпле, спектакльләр мәктәпләрдә, гимназияләрдә, авыл мәдәният сарайларында, интернат-мәктәпләрдә, балалар йортларында күрсәтелә.
1996 елда аңа Казанның Казанның Киров районында урнашкан Җитен комбинаты мәдәният сарае — элеккеге фабрикант Алафузов йорты булган «Эшчеләр театры» бинасы бирелә. Аны төзекләндергәннән соң, 2002 елда, коллектив үз сәхнәсендә спектакльләр куя башлый. 2012 елның сентябреннән Петербург урамындагы «Победа» кинотеатры бинасына ия булды.
2007 елның 16 февралендә Казан Татар Дәүләт яшь тамашачы театрына татар театрына нигез салучы артист һәм режиссер Габдулла Кариев исеме бирелә[3].
Җитәкчелек
Директор
Роберт Мортазин (2013 елга кадәр)
Мансур Ярмиев (2013—2018)[4]
Гүзәл Сәгыйтова (2018—2021)[5]
Луиза Янсуар (2021[6]―2024[7])
директор в.б. Искәндәр Вәлиев, директор урынбасары
Илнур Гайниев (2024 елның 25 августыннан)[8]
Баш режиссер
Ренат Әюпов
Бина
1996 елда театрга Казанның Киров районында урнашкан Җитен комбинатының Мәдәният йорты (элекке Алафузов театры, Эшчеләр театры) бинасын бирәләр. 2012 елда бина «авария хәлендә» дип табыла.
2018 елның апреленнән театр реконструкция уздырылган элекке Җиңү (рус. Победа) кинотеатры бинасында (алдарак Офицерлар йорты булган) урнаша. Яңартылган бинаны тантаналы ачуда ТР президенты Р. Н. Миңнеханов катнаша[9].
Бинада 213 урынга исәпләнгән, классик типтагы 12 х 12 метрлы сәхнәсе булган тамаша залы, икенче катта 120 урынга исәпләнгән, интерактив сәхнәле икенче тамаша залы бар.
Бүләкләре
2018 — «Тантана» премиясе — «Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясендә — «Куян Эдвард маҗаралары» (Кейт Ди Камелло әсәре буенча) спектакле өчен.
2020 — «Тантана» премиясе — «Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясендә — «Хикмәт әкиятләре» спектакле өчен[10].
2024 ― «Алтын битлек» премиясе ― жюриның «Ил язмышына катнашлык һәм милли герой эзләү өчен» махсус премиясе ― Гадел Кутуй әсәренә нигезләнеп куелган «Рөстәм маҗаралары» спектакле (режиссеры Тимур Кулов)[11].
Телефон +7 (843) 237-62-51, +7 (843) 237-53-96, +7 (843) 237-93-52, +7 (843) 237-93-12, 10:00–19:00