Казан югары уку йортлары
Югары уку йорты, илнең иң әүвәлге югары уку йортларының берсе.
Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе
Югары профессиональ белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесе «Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе») — илебезнең иң өлкән ветеринария югары уку йортларыннан берсе. 1873 елның 31 маенда институт булып ачыла, 1994 елда «ветеринария медицинасы академиясе» дәрәҗәсен ала.
Халык хуҗалыгы, шулай ук ветеринария, биология һәм а.х. фәннәре өчен ветеринария табиблары һәм галим-зоотехниклар әзерли, ветеринария институтларын фәнни-педагогик кадрлар белән тәэмин итүдә үзеннән зур өлеш кертте һәм кертә.
Тарих
Ветеринария факультетыннан тыш, академиядә 1930 елдан бирле зооинженерлык факультеты эшләп килә, 1925 елдан 1933 елга кадәр хәрби ветеринария бүлеге була. 1966 елда вуз һәм техникумнарның ветеринария табиблары һәм укытучыларының квалификациясен күтәрү факультеты оештырыла. 1965 елда читтән торып уку факультеты, 1980 елда әзерлек бүлеге ачыла.
1959—1984 елларда академия комплекслы фәнни-тикшеренү һәм уку учреждениесе буларак эшли. Аннары аның фәнни секторы Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү ветеринария институты (ВНИВИ) булып үзгәртелә.
Академиядә революциягә кадәр чорда (1878— 1917) 2317 белгеч, 1918 елдан 1992 елга кадәр 12095 ветеринария табибы, 4467 зоотехник әзерләнә, квалификацияне күтәрү факультетында ел саен 600 ләп кеше укый.
1917 елга кадәр гыйльми советта фән магистры дәрәҗәсенә 16 диссертация якланса, 1923 елдан 1992 елгача аларның саны 1340 ка җитә (туларның 250 се докторлык һәм 1090 ы кандидатлык диссертацияләре), шул исәптән институт хезмәткәрләре 762 кандидатлык һәм 112 докторлык диссертацияләре яклый.
Ветеринария академиясен һәм уку, һәм фәнни үзәк итеп формалаштыруда аның Казан университеты белән булган педагогик һәм фәнни элемтәләре зур роль уйный. Бирегә университеттан И. М. Догель, И.Г.Навалихин, Н.О.Ковальский, Б.А. Арбузов һәм академик белемле, киң эрудицияле, югары культуралы башка күпләгән профессорлар эшкә килә, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә (КДВМА) безнең илдә һәм чит илләрдә киң танылган ветеринария фәнни мәктәпләре һәм юнәлешләре барлыкка килә. Ветеринария патанатомнары мәктәбен профессор К.Г.Боль терапевт һәм диагностикларныкын профессорлар К.М.Гольцман, Н.П.Рухлядев, Г.В.Домрачев хирургларныкын профессорлар Г. П. Кириллов Л. С. Сапожников, Б. М. Оливков; анатом-физиологларныкын профессорлар Л.А. Третьяков Н.А.Викторов, Е.Н.Павловский; микробиологларныкын академик М.П. Тушнов, профессорлар Х.Х.Абдуллин, А. Н. Сошественский и П. И. Попов; эпизоотологларныкын профессорлар М.Н. Верещагин, X. Г. Гыйззәтуллин; акушерлар мәктәбен профессор А.П. Студенцов һ. б. җитәкли. Алар барысы да — ветеринария һәм биология фәннәрен үстерү тарихына яңа сәхифәләр язган галимнәр. Академияне тәмамлаган кешеләр арасында 17 Дәүләт премиясе лауреаты, 7 Социалистик Хезмәт Герое, 100 дән артык Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, төрле фән академияләренең 11 академигы һәм мөхбир әгъзасы бар.
Академия галимнәренең гистолизатлар турындагы (М.П. Тушнов), гематология буенча (Г.В.Домрачев), ялкынсыну турындагы (К.Г.Боль), хирургия буенча (Б.М.Оливков) хезмәтләре билгеле. И.Н.Ланге себер түләмәсенә каршы вакциналар әзерләү методикасын эшләде. Академиядә ветеринария фәненең күпләгән проблемалары буенча җитди тикшеренүләр алып барыла.
Белгечләр әзерләүгә, фәнне үстерүгә һәм производствога булышлык итүгә керткән зур өлеше өчен академия 1973 елда Ленин ордены белән бүләкләнә.
Казан дәүләт мәдәният институты — Татарстанның Казан шәһәрендә урнашкан югары белем бирүче уку йорты. Н.К. Крупская исемендәге Ленинград дәүләт мәдәният институты(рус.)татар. филиалы буларак 1969 елда ачыла.
Тарихы
1974 елда Казан дәүләт мәдәният институты итеп үзгәртелә. 1991 елда Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният институты исеме бирелә. 1995 елның маенда академия статусын, 2002 елның 4 июленнән 2015 елның 25 июненә кадәр Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты дип йөртелә[2].
1999 һәм 2000 елларда мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә уңышлы рәвештә белгечләр әзерләү, укыту, фән һәм иҗат эшендәге уңышлары өчен Университет белем бирүче уку йортлары һәм оешмаларының “Культура: Окно в Россию” Бөтенрусия конкурсының Лауреаты исеменә лаек булды һәм 2000нче елда ЮНЕСКОның “Памятная ветвь мира” дигән алтын медале белән бүләкләнде.
2006нчы елда Университетның бер төркем укытучылары “Урта Иделнең иҗитимагый-мәдәни һәм сәнгать өлкәсендә өзлексез һөнәри белем бирү системасының методологиясен һәм технологиясен тормышка ашыру” дигән хезмәтләре өчен Россия Федерациясе хөкүмәтенең мәгариф өлкәсендәге премиясенә лаек булдылар.
2011нче елда Урта Идел республикаларының 20дән артык мәдәният һәм сәнгать уку йортларын берләштергән Региональ университет белем бирү округы оештырыла, аның методик һәм фәнни үзәге булып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты билгеләнә.
Университетның региондагы динамик үсешендә үзәк урын булып Санкт-Петербург мәдәният һәм сәнгать университеты мирасы санала, шул ук вакытта, төп игътибар региондагы халык иҗаты һәм классик сәнгатьнең узара бәйләнешенә, бер-берсенә тәэсирен өйрәнүгә дә юнәлдерелә.
Төзелеше
Факультет, кафедра һәм программалары
Институт 9 факультет һәм 30 кафедрадан тора. Төп белем бирү программалары тормышка ашыралар: 14-е бакалавриат дәрәҗесендә, 29-ы специалитет дәрәҗесендә, 3-е магистрлар әзерләү программасы буенча; 7 аспирантура, 1 докторантура, 3 докторлык диссертациясе яклау буенча; өстәмә белем бирү программасын тормышка ашыручы белем тапшыру (трансфер) Институты (төп профессиональ белем бирү программасы буенча квалификацияне күтәрү; югары уку йортына керергә әзерлек; өстәмә профессиональ белем).
|
Халыкара исем |
Kazan State Institute of Culture |
|---|---|
|
Элеккеге исем |
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты |
| Эшләү еллары | 1969 |
| Ректор | Роза Әхмәдиева |
| Адрес | 420059, Казан, Ырынбур тракты, 3 |
| Сайт |
|
Казан дәүләт финанс-икътисад институты (КДФИИ) (рус. Казанский государственный финансово-экономический институт, ингл. Kazan State Finance and Economics Institute) - Россиянең халыкара дәрәҗәдәге белгечләр әзерләү белән бергә, илнең икътисади һәм финанс өлкәләрендә авыр мәсьәләләрне хәл итүдә даими катнашырга омтылып, икътисади фән өлкәсендә үзәк булып тора торган алдынгы дәүләт икътисадый югары уку йортларының берсе.
![]()
2011 елның көзеннән Казан (Идел буе) федераль университетының бер өлеше булып тора.
КДФИИ 7 факультетны һәм 21 кафедраны үз эченә ала. КДФИИДА 4 меңнән артык студент белем ала. Институтның профессор-укытучылар составы 308 кеше тәшкил итә. Институтта барлыгы 195 кеше гыйльми дәрәҗәләр һәм исемнәр белән эшли, шуларның 25 фән докторы. Хәзерге вакытта аспирантурада 90 кеше белем ала, шул исәптән көндезге уку формасы буенча — 34 кеше. 2007 елдан КДФИИ ректоры булып Вахитов Шамил Мәхмүт улы тора.
Тарихы
Казан дәүләт финанс-икътисад институты 1931 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының икътисад факультеты базасында оештырыла, соңрак КДФИИ В. В. Куйбышев исемен йөртә башлый.
1992 елда КДФИИ Россиядә беренчеләрдән булып, «Менеджмент» һәм «Икътисад» юнәлешләре буенча күп дәрәҗәле югары белем бирү системасы буенча әзерләүгә күчә. 1997 елда КДФИИ үсеше тарихы музее оештырыла. 2000 елда Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының конкурс комиссиясе карары нигезендә, КДФИИ да Россиянең 33 әйдәп баручы югары уку йорты арасында югары дәрәҗәдәге «Эшлекле идарә итү остасы» әзерләү программасы ачыла. Программаны тормышка ашыруда Франция һәм Санкт-Петербургтан килгән коллегалар катнаша. Идарәче-дженералист дипломы МВА Европа стандарты принципларына туры килә. 2004 елдан вузда «Һөнәри коммуникацияләр өлкәсендә тәрҗемәче» дигән өстәмә квалификация алу өчен программа эшли. 2008 елда Eduniversal Халыкара фәнни комитеты вузның югары төбәк әһәмиятен һәм аның киң халыкара контактларын раслаучы «Ике хөрмә агачы» премиясен бирә.
2009 ел - КДФИИның Казан дәүләт университеты һәм Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты белән бергә Идел буе федераль университеты составына керүе турында игълан ителә.
76 ел эчендә Казан дәүләт финанс-икътисад институты финанс, кредит, бухгалтер исәбе, анализ һәм аудит, җитештерү икътисады, хезмәт икътисады, менеджмент, маркетинг, персонал белән идарә итү, кризиска каршы идарә буенча 43 меңнән артык югары квалификацияле белгеч әзерләгән.
Бина
Институтның шәһәрнең үзәгендә - Тукай мәйданында Сталин архитектурасының үзенчәлекле бинасында урнашкан.
Уку процессын гамәлгә ашыру өчен бинада заманча техника белән җиһазландырылган аудиторияләр, 7 компьютер залы, бай китапханә (400 меңнән артык китап һәм 200 вакытлы матбугат басмасы) бар. Институтта монографияләр, методик кулланмалар һәм укытучыларның башка хезмәтләре, шулай ук «Экономист» газетасы һәм «Вестник КГФЭИ» кварталлык фәнни журналы чыгарыла.
Институт ике спорт залы, су-чаңгы базасы, теннис кортлары белән җиһазландырылган. Җәй көне студентлар спорт белән актив шөгыльләнә һәм «Экономист»спорт-сәламәтләндерү лагерендә сәламәтлекләрен ныгыта алалар. Институтның хатын-кызлар волейбол командасы югары лигада уйный. Институтта студентлар һәм укытучыларның сәламәтлеген күзәтеп торучы медиклар эшли, уңайлы ашханә, кафе һәм 4 буфет бар. КДФИИның төзекләндерелгән тулай торагы бар (Бутлеров ур., 6).
Казан танк университеты яки Казан хәрби башлыклар әзерләүче югары училищесы (tat.lat. Qazan tank universitetı(үле сылтама)) — Россиянең хәрби көчләренең Казанда урнашкан югары хәрби уку йорты. Укучылар саны — 4000 тирәсендә кеше, уку йортының урыны — Ырынбур тракты, 6.
Тарих
Рәсми рәвештә 1919 елның 22 февралендә нигезләнгән. Бу көндә Казанда беренче мөселман җәяүле башлык курслары оештырылган.
1923 елда җәяүле башлык курслары урынында татар-башкорт башлык мәктәбе оештырыла.
Кама танк үзәге
Төп мәкалә Кама танк үзәге
1922 елда Генуя конференциянең имзаланган Раппал килешүе буенча Россия һәм Веймар Җөмһүрияте арасында хезмәттәшлеге оештырыла.1926 елның 3 октябрендә Мәскәүдә Казан янындагы танк үзәген нигезләү карарын расланган. Алман танк мәктәбе, хәрби шәһәрчеге, полигоны Казанның Каргопол полкы территориясендә нигезләнгән. Шулай итеп Кама танк үзәге нигезләнгән. 1933 елның 5 сентябрендә Кама танк үзәгенең эшчәнлеге тәмамланган. Соңгы алман транспорты 1933 елда Казаннан киткән. Алман танкы милеге 220 мең сумнан алман ягыннан сатыл алынган һәм Казан җәяүле — соңрак Казан танк училищесынә тапшырылган.
Сугыш чоры
1937 елның 16 мартында Татар-башкорт башлык мәктәбенә Казан җәяүле училищесы исеме бирелгән.
1941 елның 12 апрелендә Казан җәяүле училищесы Казан танк училищесынә үзгәртелгән.
1943 елда танк башлыклары хәзерләгән өчен Сугышчан Кызыл Байрагы белән бүләк ителгән, 1944 елда сугыш уңышлары өчен Сугышчан Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән.
Бөек Ватан сугышы вакытында Казан танк училищесындә 5000 танк экипажларын хәзерләнгән.
Үзгәртүләр һәм берләштерү
1966 елда Казан танк училищесынә Югары статусы бирелгән.
2004 елдан Казан югары танк училищесынә Казан югары башлык училищесы исеме бирелә.
2007 елдан Чиләбе танк училищесы берләштергәннән соң, Казан хәрби башлыклар әзерләүче югары училищесы яки Казан танк университеты — Россиянең бердәнбер танкчы-офицерларны хәрби белем бирүче йорты.
2009 елда Казан хәрби башлыклар әзерләүче югары училищесынә Казан югары артиллерия башлыклар әзерләүче югары училищесы кушыла.
Казан танк университеты хәзер Ырынбур трактында урнашкан. Аның танк полигоны Каенлык (Березовая роща) янында урнаша.
| Адрес | Оренбургский тракт, 6 |
|---|---|
| Йорт номеры | 6 |
| Рәсми веб-сайт |
|
Татар дәүләт гуманитар институты – Татарстан республикасының беренче милли югары уку йорты. 1995-2005 елларда эшли.
1992 елда Татарстанның Министрлар Кабинеты Татарстан республикасының милли мәгариф программасын үтәү максатыннан боерык чыгара. Милли мәктәпләрне кадрлар белән тәэмин итү өчен Татар дәүләт гуманитар институты төзелә, ә Казан, Минзәлә, Арча һәм Чаллы педагогия училищеларында татар теле һәм чит телләр укытучылары әзерли торган көллият төркемнәре ачыла. 1995 елда уку йортына дәүләт укыту лицензиясе бирелә.
Сыйфатлама
Беренче һәм алыштыргысыз ректоры — В.Г. Гайфуллин. Институт 3 факультет, 7 кафедра һәм 1 үзәктән тора.
Институт кадрлар әзерләүдә чит республикалардагы һәм өлкәләрдәге туганнарыбызга да булышкан. Студентлар Башкортстан, Чувашия, Удмуртия, Мордовия һәм Мари Эл республикаларыннан. Якындагы бәйсез дәүләтләр – Әзәрбайҗан, Казахстан һәм Украинадан, Русиянең Киров, Пермь, Чиләбе, Омск, Свердловск, Төмән, Курган, Ульяновск, Самара, Красноярск, Кемерово һ.б. өлкәләреннән килгән студентлар да укыганнар.
Белгечләр әзерләү өчен уку планнары югары профессиональ белем стандарты нигезендә, милли-төбәк үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелә. Башка уку йортларыннан аермалы буларак, гуманитар институт студентлары фәнгә тартылды. ТДГИны тәмамлаучыларның 15 проценты ел саен аспирантурага укырга керде.
2005 елда Татар-Америка төбәк институты (Мирза Мәхмүтов институты) белән бергә бетерү турында карар чыгарыла. Студентларны укыларын тәмамларга пединститутка күчерәләр. Укытучыларның да бер өлеше ТДГПУга эшкә күчә. Татарстан хөкүмәте карарын ул чактагы премьер-министр Миңлеханов имзалый.
| Адрес | 420066 Казан, Ибраһимов проспекты, 85а |
|---|---|
| Сайт | tggi.narod.ru |
А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты — Казандагы техник юнәлешле танылган югары уку йорты.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Казан дәүләт авиация институты 1932 елның 5 мартында авиация сәнәгатенең төп Идарәсе карары нигезендә Казан дәүләт университетының аэродинамика бүлеге базасында оешкан. Иң элек институт аэродинамика һәм самолет төзелеше дип аталган ике бүлектән торган. 1934 елда рәсми рәвештә самолет төзелеше факультеты ачылган.
Институт белән Николай Четаев җитәкчелек иткән. Ул шул елларда гомуми механика мәктәбендә фәнни-тикшеренү эшен җитәкләгән. 1933 елдан институт авиация югары уку йортлары арасында беренчеләрдән булып «КАИ хезмәтләре» дип аталган фәнни мәкаләләр җыентыгы чыгара башлаган. Шул ук елны кандидатлык диссертацияләре яклана башлаган. 1937 елда институтта докторлык диссертацияләре яклана башлаган. 1939 елда моторлар төзү факультеты ачылган. 1945 елда илдә беренчеләрдән булып реактив двигательләр кафедрасы ачылган. Кафедра мөдире итеп ракета двигательләре төзелешенә нигез салган В.П.Глушко чакырылган. Бу кафедрада Айның бер кратерына исеме бирелгән Г.С.Жирицкий, илнең ракета-космик системалары баш конструкторы булган С.П.Королевлар эшләгән.
1951 елда авиация приборлары төзелеше, 1952 елда авиация радиотехникасы факультетлары ачылган. 1956 елда докторлык диссертацияләре яклау Советы эшли башлаган. 1973 елда институтка күренекле авиаконструктор А.Н.Туполев исеме бирелгән. 1982 елда институт Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнә. 1987 елда ректор итеп Г.Л.Дегтярев сайланган. 1991 елда икътисад, финанс һәм эшмәкәрлек факультеты ачылган. 1992 елда Казан авиация институты Казан дәүләт техника университеты итеп үзгәртелгән. Шул елдан университет юнәлешләр һәм белгечлекләр спекторын киңәйтеп җибәргән. Шуның нәтиҗәсе булып, бер-бер артлы гуманитар (1995), физика-математика (2000), икътисади теория һәм хокук, психология (2003) факультетлары ачылган.
Бүгенге көндә А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм эзләнү техник университеты (КДТУ, КАИ) — Россия Федерациясенең техник уку йортлары арасында ышанычлы урын тоткан күптармаклы инновацион фәнни-укыту комплексы. Аның 11 филиалы Волжск, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Алабуга, Чаллы, Чистай, Түбән Кама, Лениногорск, Нократ Аланы шәһәрләрендә эшли. Бүген КДТУда якынча 15000 студент укый.
2009 елның 7 октябрендә конкурста җиңеп, илкүләм эзләнү университеты статусын алган.
| Адрес | 420111, Россия, Татарстан, Казан, К.Маркс урамы, 10 йорт |
|---|---|
| Рәсми веб-сайт | kai.ru |
Идел буе спорт һәм туризм академиясе – спорт-туризм профилен үстерүче югары уку йорты. Оештыручысы — Россия Федерациясенең спорт министрлыгы.
Тарихи белешмә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1974 елда Волгоград физик культура институтының Казан филиалы буларак ачыла.
- 1986 елда уку йорты РСФСР Спорткомитеты боерыгы нигезендә Казаннан Брежнев (Чаллы) шәһәренә күчерелә.
- 1997 елда мөстәкыйль уку йорты — институт булып китә, үзенең белем бирү программаларын үстерә. Аннары институт академия статусын ала. Академиядә шул вакытта физкультура спорт һәм туристлык юнәлешләре, педагогик һәм психологик белгечлекләр ачыла. Физик культура һәм спорт колледжында урта махсус белем алу мөмкинлеге булдырыла. Диссертация советы спорт фәне буенча эшли башлый. Медика-биологик тикшеренүләр игътибар көчәя. Болар барсы да ил өчен төзелеш чорына туры килә, бу вакытта белем бирү өлкәсендә финанслау азая, базар реформалары белем бирү системасында кризиска китерә.
- 2010 елга көндезге бүлектә якынча 1 мең, читтән торып уку бүлегендә якынча 500 студент, шул исәптән 400 кеше түләүле формада укый; укытучылар коллективында — 75 кеше, аларның утызы фән кандидаты һәм 5 се фән докторры (ике эштә эшләүчеләр беләнн бергә).
- 2011 елда вуз Казанга күчерелә һәм хәзерге исеменә ия була.
- Өченче этап 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уены үткәрелү белән бәйле. Чирек гасыр узуга, академия, иң яхшы традицияләрне саклап, яңа материаль-техник база һәм югары статус булдырып, Казанга кире кайта – монда академиянең яңа тормышы, миссиясе башлана: милләтара студентлар берләшмәсе файдасына спорт фәнен үстерү, яңа белем бирү технологияләре булдыру.
| Адрес | 420010, ТР, Казан ш., Универсиада авылы, 35 йорт |
|---|---|
| Рәсми веб-сайт | unifirst.ru |
Казан дәүләт аграр университеты — Казандагы югары уку йорты.
Тарихи белешмә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1918 елның 25 ноябрендә Мәскәүдә югары уку йортлар бүлеге коллегиясенең утырышында Казан университеты каршында урман факультетына нигез салу турында карар кабул ителгән. 1922 елның 22 маенда университетның урман факультетын һәм политехник институтының авыл хуҗалыгы факультетын бергә кушып, авыл хуҗалыгы һәм урманчылык бүлекләреннән мөстәкыйль Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институтын булдыру турында РСФСР Главпрофобрның карары басылып чыга.
1926 елның маенда институт бүлекләре:
а) үсемлекчелек, терлекчелек һәм авыл хуҗалыгын оештыру секцияләре белән авыл хуҗалыгы факультетына;
б) урман факультетына әйләнә.
1927 елның җәендә институтның авыл хуҗалыгын механикалаштыру кафедрасы каршында машина сынау станциясе булдырыла.
Шушы полигон базасында 1929 елда Татарстанда беренче машина сынау станциясе оеша.
1927 елның 11 октябрендә институтка татар яшьләренә “яшел ут” ачкан төрки-татар рабфагы кушыла. Шуңа бәйле рәвештә 1927 елдан алып 1929 елның январенә кадәр татар студентларының саны 4,6 дан 11,4% ка арта.
1930 елда институт 2 вузга бүленә: урман-техник (Йошкар-Ола шәһәре) һәм авыл хуҗалыгы институты (Казан шәһәре). Шулай итеп, 1930 елда институт составына бары тик бер генә – агрономия факультеты гына керә.
1933 елның көзендә Казан авыл хуҗалыгы институтына зоотехника факультеты дип үзгәртеп сөт хуҗалыгы институты кушыла. Соңрак бу факультет Казан ветеринар институтына бирелә.
1941 елда 52 студент һәм ректор Анисимов җитәкчелегендә укытучылар фронтка китә.
Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда җиләк-җимеш – яшелчә (1943–1948), агроурманмелиорация факультетларында (1949–1955) студентлар әзерләү эше алып барыла.
1950 елда авыл хуҗалыгын механикалаштыру дигән яңа факультет ачыла.
1961 елда икътисад факультеты ачыла. Озак еллар дәвамында (1965–1992) җитәкче кадрлар авыл хуҗалыгы белгечләренең квалификациясен күтәрү факультеты эшләп килә.
Мәгариф һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары карары нигезендә 1995 елда Казан авыл хуҗалыгы институтына авыл хуҗалыгы өлкәсендә эре уку-фәнни үзәк буларак академия статусы бирелде.
Хәзерге вакытта академия структурасына Норлат шәһәрендәге филиал, Баулы, Буа, Минзәлә, Бөгелмә шәһәрләрендәге вәкиллекләр керә.
Шулай ук монда вузга керү өчен әзерлек факультеты, аспирантура, диссертация советы, уку-тәҗрибә хуҗалыгы, тәҗрибә кыры, уку-фәнни җитештерү үзәге, китапханә, музей, информацион технологияләр үзәге бар.
2006 елның 27 августында академия университет статусын алды.
| Адрес | 420015, Россия, Татарстан, Казан, К.Маркс урамы, 65 йорт |
|---|---|
| Рәсми веб-сайт | kazgau.ru |