11 табиб авылга китә
11 яшь табиб, шәһәрне ташлап, авылга кайтып китәргә булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

11 яшь табиб, шәһәрне ташлап, авылга кайтып китәргә булган.
Авылга кайтып эшләргә ризалык биргән яшь белгечләргә 1 миллион 100 мең сум күләмендә акча түләнәчәк, дигән иде ел башында сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов. Авылда эшләргә теләгән медицина хезмәткәрләре өчен Татарстанга федераль бюджеттан 11 млн сум күләмендә акча күчерелгән, моннан тыш, 1,1 млн сумны республика үзе бүлеп биргән. Шулай итеп, 11 яшь табиб авыл халкын дәвалаячак. 1 млн 100 мең сум күләмендә акча банк карталарына күчерелгән. Бу акчаларга йорт, җир сатып алырга, кредит түләргә була.
Бүгенге көндә республикада иң кирәкле белгечләр - гомумтабиблар, фельдшерлар, рентген лаборантлары, шәфкать туташлары. Авыл җирендә алар аеруча да җитми.
Исегезгә төшереп үтәбез: ярдәм акчасын медицина университетын тәмамлаган, 35 яшькәчә булган, 2011-2012 елларда авыл җиренә эшләргә килгән табиблар ала ала.
Айрат Фәррахов, хәзерге вакытта Татарстан авылларында эшләү өчен 80 табиб кирәк, дигән иде. Димәк, авылда эшләргә теләк белдергән яшь табибларга әле мөмкинлекләр бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Киңәш сандыгы
Кычыткан нилектән чага
-
#Җәмгыять
Бурычың 30 мең сумнан артса, чит илгә чыгу чикләнә
-
#Язмыш
Венера һәм Тәлгат Кәримовлар гаиләсе: 50 елдан артык гаиләне саклауның сере нидә?
-
#Кыскача яңалыклар
Самосыровода этләре хатын-кызга ташланган промбаза башлыгы суд каршына басачак
-
#Кыскача яңалыклар
Дәүләт Думасында оныклар тәрбияләгән өчен пенсия баллары исәпләргә тәкъдим иткәннәр
Комментарийлар