16+

«3 бала БДИга кертелмәячәк һәм быел аттестатсыз калачак»

Укучыларның күпчелеге «Ниһаять, каникуллар!» дип сөенсә, чыгарылыш сыйныфларга ял әле төшләренә генә керә.

«3 бала БДИга кертелмәячәк һәм быел аттестатсыз калачак»

Укучыларның күпчелеге «Ниһаять, каникуллар!» дип сөенсә, чыгарылыш сыйныфларга ял әле төшләренә генә керә.

Инде берничә көннән 9ны һәм 11не тәмамлаучылар имтихан чорына аяк басачак.

11нче сыйныфны тәмамлаучылар бигрәк тә дулкынландыргыч мизгелләр кичерә. Якындагы бер айда аларның югары уку йортына керә алу-алмавы хәл ителәчәк.  Барысы да үз кулларында – Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре һәр укучының белем дәрәҗәсен күрсәтәчәк. Математика һәм рус теленнән имтихан барысы өчен дә мәҗбүри булса, өстәмә предметларны алар үзләре сайлап алды. Моны инде 1 февральгә кадәр хәл итү кирәк иде. 

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин 2024 елда дәүләт йомгаклау  аттестациясен үткәрү үзенчәлекләре белән таныштырып китте. Белүебезчә, имтиханнарга кертелү өчен төп таләп йомгаклау иншасыннан/изложениедән зачет алу иде. 14604 укучы бу сынауны уңышлы узган. Кызганычка, биремне үти алмаучылар да бар – 3 бала шуның аркасында БДИга кертелмәячәк һәм быел аттестатсыз калачак.

БДИның төп дулкыны быел 23 майда – география, рус әдәбияты, химия һәм туган тел имтиханнарыннан башлана. Аннары мәҗбүри предметлар – рус теле (28 май) һәм математика (31 май). Имтиханнарның төп чоры 11 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Шуннан соң инде имтихан нәтиҗәләрен көтәргә генә кала. Алар сынауны тапшырганнан соң 14-16 көн эчендә билгеле булырга тиеш.

2024 елда БДИ үткәрү үзенчәлекләрнең берсе – узган еллар чыгарылышларының имтиханны имтиханның төп дулкынында тапшырулары (моңа кадәр вакытыннан алдагы чорда бирә иде). Алар сынауга 13-21 июньгә билгеләнгән резерв көннәрендә килә алачак. Шулай ук бу көннәр ике имтихан бер көнгә туры килгән яки авыру һәм башка җитди сәбәпләр аркасында килә алмаган быелгы чыгарылыш укучылары өчен дә каралган.

БДИ белән бәйле быелгы төп яңалык – теләгән һәркем Бердәм дәүләт имтиханының бер предметын яңадан тапшыру мөмкинлегенә ия. 4 һәм 5 июль көннәре нәкъ шуның өчен билгеләнгән. Әмма Илсур Һадиуллин шуны ассызыклады: беренче нәтиҗә шунда ук юк ителә, яхшырак нәтиҗәне сайлау мөмкинлеге бирелми. Шуңа күрә яхшылап уйлап эш итәргә кирәк.

Дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру өчен «Белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәге» базасында мәгълүмат эшкәртү буенча төбәк үзәге төзелгән. Укучылар БДИны 85 пунктта онлайн-видеокүзәтү астында язачак. Традиция буенча сынауларның хокук бозуларсыз узуын иҗтимагый күзәтүчеләр карап торачак. Имтихан материаллары сынаулар уздыру пунктына интернет аша юллана, алар аудиториядә бастырыла һәм сканлаштырыла, аппеляцияләрне дистанцион карау мөмкинлеге бирелә. Имтиханнар дәвамлылыгы үзгәрешсез калган.

Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның минималь баллары билгелгеләнгән. Математикадан бу – 27 балл, рус теленнән – 24 балл. Бу чикне аттестат алу өчен узарга кирәк. Әмма дәүләт вузына укырга керү өчен бу баллар җитәрлек түгел. Рус теленнән, кимендә, 40 балл, профильле математикадан 39 балл тупларга кирәк. Менә шушы очракта, бер предметтан БДИны яңадан тапшыру мөмкинлеге ярап куярга мөмкин.

Укучылар быел сайлаган предметларга килгәндә, иң зур үсеш “химия” предметы күрсәтә: 1985 катнашучы, бу, узган елгы белән чагыштырганда, 321 кешегә (2,7%) күбрәк. “География”не 191 кеше тапшыра, 55 кешегә (0,42%) күбрәк. “Инглиз теле”н 2023 укучы сайлаган, үсеш – 68 кешегә (1%). Катнашучылар исәбе кимүдә “чемпионнар” – җәмгыять белеме һәм тарих. Шөлай ук профильле математика, физика, биология, информатика тапшыручылар азайган. 

9нчы сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру тәртибендә исә, әллә ни үзгәрешләр юк. Быел имтиханнарны 43 218 укучы тапшырырга тиеш. Укучылар дүрт мәҗбүри имтихан бирә: рус теле һәм математика һәм 2 предмет сайлау буенча. Имтихан уздыру өчен 161 пункт әзерләнгән.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading