16+

«Абзый, ничә баш сыерың бар?»

Бүген Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу башланды. Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең авыл хуҗалыгы һәм әйләнә-тирә мохит статистикасы бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, 1 июльдән 15 августка кадәр барлыгы 483,4 меңләп объектның исәбен алу планлаштырыла.

«Абзый, ничә баш сыерың бар?»

Бүген Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу башланды. Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең авыл хуҗалыгы һәм әйләнә-тирә мохит статистикасы бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, 1 июльдән 15 августка кадәр барлыгы 483,4 меңләп объектның исәбен алу планлаштырыла.

Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу - республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен тирәнтен ревизияләү. Аның төп максаты - агросәнәгать комплексының куәтен бәяләү өчен кирәкле мәгълүмати ресурс булдыру. Мондый төр исәп алу соңгы тапкыр ун ел элек - 2006 елда уздырылган иде.

Исәпкә алу кампаниясе вакытында исәпкә алучыларның берничә соравына җавап бирергә туры килер. Кайбер сорау­ларга әзерләнеп торырга кирәк булганлыктан, алдан белеп тору зыян итмәс.
- Җир биләмәләренең гомуми мәйданы (йорт алды, кыр кишәрлекләре, җир өлешләре);
- авыл хуҗалыгы культуралары төрләре буенча чәчү мәйданнары;
- җимеш бирә торган агачлар, куаклар саны, җиләклек, виноградлык һ.б. күпьеллык үсентеләрнең мәйданнары;
- мөгезле эре терлек, кош-корт, йорт куяны һ.б. йорт хайваннарының баш саны, умарта корты гаиләләренең исәбе.

Моннан тыш, Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу программасы һәм исәпкә алучыларның хезмәт күрсәтүе буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәте халыктан кабул ителгән сорау­ларга җавап бирү эшен башлап җибәрде. Барлык сорауларыгыз­ны да 8-800-707-2016 «кайнар элемтә» телефоны аша җиткерә аласыз. Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан буенча территориаль органында исә шалтыратуларны иртәнге 8.00дән 18.00гә кадәр (843) 292-86-02 телефоны буенча кабул итәләр.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading