Шәһри Казан

Акча түлим, Кыш бабай, атлап түгел, чабып кил

Яңа ел бәйрәменә дә күп калмады. Урамнарда, төрле сәүдә үзәкләре каршындагы мәйданнарда чыршыларны инде ике-өч атна элек үк бизәп куйдылар. Базарларда да чыршылар сатыла башлаган икән. Бәйрәм якынлашуын чыршылар гына түгел, төрле газета-журнал битләрендәге һәм интернет-сайтлардагы Кыш бабай белән Кар кызы хезмәтләре күрсәтелү турындагы игъланнар да сиздерә. Андагы хәбәрләргә караганда,...

Яңа ел бәйрәменә дә күп калмады. Урамнарда, төрле сәүдә үзәкләре каршындагы мәйданнарда чыршыларны инде ике-өч атна элек үк бизәп куйдылар. Базарларда да чыршылар сатыла башлаган икән. Бәйрәм якынлашуын чыршылар гына түгел, төрле газета-журнал битләрендәге һәм интернет-сайтлардагы Кыш бабай белән Кар кызы хезмәтләре күрсәтелү турындагы игъланнар да сиздерә. Андагы хәбәрләргә караганда, быел Кыш бабай һәм Кар кызы белән 10-30 минут аралашу уртача 1,5-2,5 меңгә төшәчәк икән. Бу исә 30 декабрьгә кадәрге арада. 30 һәм 31 декабрьдә аларның бәяләре тагын да күтәрелеп, моның өчен кесәгездән 2,5 меңнән алып 5 мең сумга кадәр чыгарып бирергә туры килмәгәе. Монысы - ата-аналар өчен. Ә менә эштәге корпоративка чакырылган Кыш бабай белән Кар кызы 2,5-3 мең сораячак. Бәйрәм көннәрендә исә бу сумма 10 меңгә кадәр җитәчәк. Бәяләр тамашаның айның кайсы көннәрендә үтүенә генә түгел, ә чараның программасына, аудиториягә, кайсы сәгатьтә булуына һәм әкият персонажларының осталыгына да бәйле ди.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: