16+

“Аккош күле” танымаслык булып үзгәрә

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Аккош күле" урман паркын реновацияләү һәм төзекләндерү эшләрен тантаналы рәвештә башлап җибәрде. Президент бу эш инде бер ел элек планлаштырылган икәнен билгеләп китте.

“Аккош күле” танымаслык булып үзгәрә

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Аккош күле" урман паркын реновацияләү һәм төзекләндерү эшләрен тантаналы рәвештә башлап җибәрде. Президент бу эш инде бер ел элек планлаштырылган икәнен билгеләп китте.

- "Аккош күле" кебек кабатланмас табигать күренеше бүтән юк. Әлеге проект урман паркта булган күлләрне, киңлекләрне торгызу максатында тормышка ашырылды. Бу эшкә җиң сызганып тотынган экологларга зур рәхмәт. "ТАИФ" компанияләр төркеменә керүче "ТАИФ" ААҖ, "Казаноргсинтез" ГАҖга рәхмәтлемен, алар бу программаның төп өлешен тормышка ашырачак. Без биредәге барлык күлләрне торгызырга һәм тәртипкә салырга уйлыйбыз. Бу күп вакытны алачак. Ләкин "Аккош күле" башкала халкының һәм килгән кунакларның иң яраткан ял урыны булырга тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Аккош күле" урман-паркы 12 зур һәм кече күлләрдән тора. Биредә Зур, Кече, Ачык һәм Коры Аккош күлләре бар. Алар бер-берсенә тар ермаклар белән кушылган. Ләкин хәзерге вакытта сулык буларак бары Кече Аккош күле генә сакланып калган. Ул башка күлләрдән дамба белән аерылып тора.

- Аккош күлләре саегуына инде ун елга якын. Безнең төп максат - бу күлләрне кабат су белән тулыландыру. Якын киләчәктә торбалар урнаштырырга, күлләрнең кибү сәбәбен ачыкларга тырышачакбыз. Казанда җәй көне рәхәтләнеп йөзеп һәм ял итеп була торган урыннар аз. Тотрыклы экосистема булдырырга кирәк. Халык гаилә белән ял итә алсын, - диде Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман.

Россиянең атказанган спорт остасы, ике тапкыр Олимпия уеннары призеры, "Синтез" ватерпол клубының өлкән тренеры Ирек Зиннуровның да балачагы Аккош күлендә узган.

- Мин әле дә кечкенә вакытта биредә барган күнекмәләрне хәтерлим. Көймәдә йөздек. Тренерыбыз шушы күлләрдә аның артыннан йөзәргә мәҗбүр итә иде. Бу казанлыларның ял итә торган урыны, аны һичшиксез яңартырга кирәк, - диде ул.

Кече Аккош күле яр буе проекты инде әзер. Иң беренче эш итеп яр буен агач үсентеләреннән арындырырга, комлыкны чистартырга, ял урыннары ясарга планлаштырыла. Якын киләчәктә биредә велосипед юллары һәм чаңгы трассасы да барлыкка киләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading